Выбрать главу

– Казый, дәү әнием хакында яман сөйләмәсәң иде.

– Менә анысы булмастыр, хан оныгы. Әбекәең Зөбәрҗәт азгын хатын-кызны үлемгә хөкем иттермәскә дип бара, ә мин аның белән килешмим, азгын икән – дар агачы аңа.

Гали олан сүзен шигырь белән әйтте:

Ак сарайда балчымын, Ана Иделдә салчымын,Әчтерханда тупчымын, кыр-калада укчымын;Анам – сорсаң – никахсыз, атам – сорсаң – билгесез,Илем сорап нә дисең, артык бала туган соң…

– Йа Аллам, Гали олан! Гайсә улы Әмәттәндер бу юллар! – Казый Нисбах олан алдына тезләнде. – Ал, олан, мине, яндашың итеп ала күр! Зөбәрҗәт ханбикә мине тиреслеккә чыгарып ташлады, битемә юынтык су сипте. Бабаң Сәлим хан, чарасыз калып, кулларын җәйде. Җитдилек җитми ханга. Оныкларына бөтен җыен алдында тәхетен вәгъдә итте, соңыннан уен белән бетерде. Мин бик күп гафилләрне күрдем… Борынгылар «Адәм баласы акыллы янында – акыллы, җүләр янында— җүләр, исәр янында – исәр, дивана янында дивана булыр» ди. Минем акыллы кеше янында буласым килә, олан. Мин сиңа төннәр буена китаплар укырмын. Көчле берне тапса, белекле меңне табар, ди. Аллага шөкер, бабаң китапханәсендә юк китап юктыр. Анда Болгар шагыйрьләренең әсәрләре дә, Болгар галимнәренең хезмәтләре дә… Болгар минем җаным да, тәнем дә, иманым да. Иң изге иманым гаделлек булды, табынганым— акыл ияседер. Бабаң Сәлим хан дәү әниең аяк астында олтандыр, ул ни әйтсә, шуны тыңлар. Ә гомер дигәнең хәрәкәттә— үтә, үзгәрә тора. Эшләр болай дәвам итсә, көннәрдән бер көнне Болгарны ятлар яуларлар, акыл ияләрен дар агачларына асарлар, җүләрләрдән бау иштереп, бер елгадан икенчесенә су ташытырлар, гүзәл хатын-кызларыбызны үзләре белән алып китәрләр, алар тапкан балаларны тәүге халыкларына баш итәрләр. Сагынырга изге зат, сокланырга гүзәл калмас, бары тик рәнҗүле вә ямансу җырлары гына яңгырар…

Гали олан ни кылырга белми аптырап калды: олы кешенең әйткәннәрен аңлады да, аңламады да. Акайчарак күзле, карчыга борынлы, озынча юка-чандыр чырайлы, изүенә ябышсаң җаны очып чыгып китәргә торган кешенең теле телгә йокмый, ул гынамы, колак торырлык сүзләр сөйли иде. Кашанда яшәгән чакны Гали олан еш кына ат абзарының чормасына менәр иде, шунда күрер иде бу кешегә охшаган төн кошы байгышны. Казый Нисбахны байгышка охшатты да Гали олан көлеп җибәрде.

– Көлмә, олан, – диде казый. – Бабаң өч хакыйкатьне онытып яши: һавада уклар сызгырганда гына илең тыныч калыр; эчкән суыңа дошман каны кушылганда гына татлы булыр; итне дошман угына кидереп кыздырганда гына тәмле булыр. Аты-исеме гайрәтледер бабаңның, иллә кылган эше аздыр. Табгачлар утчагыр тапканнар, ди, әнә. Китәсе иде шунда, алып кайтасы иде шул шартлагыч-утчагырны ясау серен, дошман дигәннәре ил чигенә якын килергә куркып торсын иде. Борынгылар ир-егетләренә «Орышмаган – оттырыр, орышканы – мул торыр» дигән. Бабаң Владимир кенәзенә олау-олау ашлык озата, ташчыларыннан чиркәү салдыра, атаң әмир исә шуңа олау-олау тимер сата, ук-сөңге озата. Ул уклар көннәрдән бер көнне Болгарга әйләнеп кайтмаслар микән, ясаган осталарның йөрәкләренә кадалмаслар микән?.. Аннары, син ул чиркәү салырга киткән осталарны кире әйләнеп кайтырлар дисеңме?! Булмас ул, олан. Кенәз аларга җир бирер, өй салыр, иллә дә иленнән җибәрмәс. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Һөнәрчеләре арткан саен, куәте дә арта барыр Владимир кенәзенең. Кенәз анда Күчтем бай ырулары беләм ызгыша. Кем белә, бәлкем, аларны җиңеп тә куяр, йә булмаса, илләреннән куар. Инде булачак яндашыңның чыгышын беләсең килсә, хан оныгы, белеп тор: атам Саксин каласында бер сәүдәгәр иде. Мөгаллимем – шәех Сөләйман ибне Давыт Саксин-Суваридыр. Бөек калага Сәлим хан карамагына бахырыңны ул җибәрде.

– Кичер мине, казый Нисбах! – диде Гали олан һәм тәрбияче-яндашының алдына тезләнде. – Кичер мин гафилне!..

– Чү-чү, тор, хан оныгы! Килешми сиңа минем алда тезләнүләр. Синдәй ирләр бары тик ике җирдә, ике очракта тезләнергә тиеш: ил әләме алдында һәм чишмәдән су эчкәндә.