Выбрать главу

– Казый, – диде Гали олан, остазының кулын үбәргә үрелде. – Ташлама мине. Иртәгә синең хакта бабама әйтермен, ул риза булыр, фатихасын бирер.

– Хуш, хан оныгы, син дигәнчә булсын. Аллага тапшырыйк, – диде күпне күргән казый һәм сарайга таба кузгалды.

Икенче көнне иртән иртүк Гали олан бабасы Сәлим хан янына юнәлде һәм үзе белән казый Нисбахны да алып керде. Сәлим ханның кәефе юк иде. Гали оныгы йомыш белән мөрәҗәгать итүгә, ул, Нисбахка күтәрелеп карамыйча гына:

– Итә күр, – диде. – Тагын ни йомышың бар?

– Башка йомышым юктыр, бабам.

Сәлим хан, алай булгач, ничек кердең, шулай китә бир, дип кул селтәде. Гали олан белән Нисбах чыгып киткәч, бусагабаш Камайга берәүне дә тәхет бүлмәсенә кертмәскә кушты. Сәлим хан сәер халәттә иде һәм гасабилану аңа оныгын күргәч килде. Чәчкә бәйрәмендә булган хәл күңел түрендә янә өр-яңадан калыкты. Олан гаепле түгел, моны Сәлим хан белә иде, гаеп үзендә булды. Оланның андагы кыланышы итагать билгесеннән узмады, тәхетне оныгына вәгъдә иткәч, кара халык котырынды, Сәлим ханның кәефен шул бозган иде. Кем котырта кара халыкны? Әүвәл шуны беләсе иде! Ага Базар сәүдәгәрләреме, йә булмаса, һөнәр ияләреме? Кемгә начар Төрки Болгарында?.. Әйе, һөнәр ияләре булуы да бик мөмкин, соңгы вакытта Бөек калада бу халык аерата ишәеп китте. Узынды, симерде халык. Ә эт, симерсә, иясен талый. Бер-бер хәл кылмасаң, баш күтәрергә дә күп сорамаслар. Албагучы Таймас баһадир азатлары ни карый, акча алырга яраталар, ә ханнарына йодрык янаганда, халык артына посалар. Алай дисәң, аларны да гелән гаепләп бетереп булмый, зинданнар качкыннар белән тулды, барысы да угры, барысы да канун боза. Ага Базарда җиде илдән җиде төрле халык сәүдә итә, һәрберсе үз догасы, үз әфтияге белән килгән. Бар, белеп бетер кем ни сөйләгәнне һәм дә гаепләп кара. Ай түгел, көн үтмәс, Болгар ханының гайбәте бөтен дөньяга таралыр. Җитмәсә, «Сәлим хан чит ил сәүдәгәрләрен рәнҗетә!» дисәләр, керер урын тапмассың. Юк инде, ничек булган, шулай кала бирсен. Ханбикә дөрес тойган, уеннан уймак чыкмагае дигән иде, тәгаен хак булды әнә. Мәхәллә саен «Хан тәхетен Гали оныгына калдырырга ниятли икән» дигән сүзләр йөри. Чыннан да, уеннан уймак чыга язды шул. Язса гына бер хәл, кайда гына күренмәсен, халык аннан нидер көтә, тагын ни әйтер дип өмет итә. «Кайчан тәхетеңне оныгыңа бирәсең инде?» дип сорамыйлар гына. Кичә Ага Базарга чыккан иде, ханны уратып алдылар, нидер әйтүен көттеләр. Ярый әле җансакчылары аерып алып киттеләр. Шулкадәр тәкәллефсез кыландылар, әйтерсең олуг ханнары да түгел, ә күршеләре белән очрашулары. Сәлим хан халыкка сәламен юллады, үз күңелен үзе күтәрергә теләп, шәех мөридләрен дә сораган булды. Әмма халык – аны, ул халыкны тыңламады. Шау-шу, ыгы-зыгы китте, җансакчылары аралап алмаган булсалар, белмәссең, ни белән беткән булыр иде бу хәл. Чынлап та тәхеттән төшереп куюлары бар иде… Гомәр хәлиф көненә калу бик тиз икән бит!..

Сәлим хан күзләрен түшәмгә текәп уйга калды. Тәхет ягында тыныч, кәтиб Хафиз кыштыр-кыштыр нидер яза. Яза да яза, яза да яза. Менә, ичмасам, бер кайгысыз кешедер, язганда яза, ә инде язмаганда китап укый, бернәрсәдә гаме юктыр. Картлар әйтмешли, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын.

Әллә савабы бик күп иде инде, Аллаһы Тәгалә аңа тәхетне бик иртә тапшырды. Бу хәл Болгар ханы Солтан Морат үлгәч булды. Солтан Морат Ибраһим хан тәрбиясендә үскән кеше, әлбәттә инде, Сәлим хан да. Сәлим хан әле булса әти-әнисенең кем булуларын белми, аларның икесен дә Ибраһим хан тәрбияләп үстерде. Солтан Морат ушлырак, зирәгрәк иде, үләр алдыннан Ибраһим хан тәхетен аңа васыять итте. Сәлим исә Сувар каласына күчәргә мәҗбүр булды. Ике тәкә башы бер казанга сыймады. Моны ул Ибраһим хан үлгәч тә сизде. Мәгәр Солтан Морат кыска гомерле булды, тәхеткә утыруның икенче елында ук дөнья куйды. Сарай куштаннары Бөек Калага Сәлимне чакырып алдылар һәм хан иттеләр. Ибраһим хан Багдад хәлифеннән фатиха алган кеше иде, мәгәр ни отты? Күрше урыс кенәзе Юрий Долгорук белән орышты – бер каласын югалтты, мукшы илтабары һәм аның җирләреннән ваз кичәргә мәҗбүр булды. Сәлим хан тәхеткә утыруга, Ага Базар сәүдәгәрләре җыелып сарайга килделәр, наибларның җыем алуына зарландылар. Сәлим хан аларга: «Уйлап карармын», – диде. Һәм, күп тә үтми, «Ага Базарда сәүдә иткән сәүдәгәрдән, чит ил кешесеме ул, болгармы, ошбу көннән җыем алу бермә-бер киметеләчәк» дигән фәрман чыгарды. Шул хәлдән соң Ага Базар сәүдәгәрләре аны һәрчак якладылар, кирәк чакта акчасын да бирделәр, «юмарт хан» дип, исемен дә дөньяга тараттылар. Кичәле-бүгенле исә Ага Базар сәүдәгәрләре дә кисәк кенә үзгәрделәр. Аларның хәйләләре ханга аңлашыла иде: яшь хан янә яңалык китерер, Ага Базар сәүдәгәрләреннән ясак җыюны янә киметер. Килгән ханнар аларга һәрчак изгелек кылдылар бит, нигә, әйтик, шул ук олан Гали моны эшләмәс икән? Тәхеткә генә утырсын, эшләр. Ә менә Сәлим ханның тәхетне ни сәбәпледер бирәсе килми, гәрчә картлыгы җитеп килсә дә…