Выбрать главу

Ага Базарда булган хәлне күз алдына китерәсе килмәде Сәлим ханның. Хәтерендә: базарга ул аудан кайтышлый керде, укка алган җәнлекләре белән мактанмакчы иткән иде, киресенчә килеп чыкты – аларга караучы да булмады, әйтерсең ат биле аша аскан ике бүре, җиде төлке, унлап куян киек, җәнлек тә түгел иде.

Кәефе юклыгы Сәлим ханның янә шуннан иде. Халкы аңа игътибар итми башлады. Гүя хан юк та, фәкать аның шәүләсе йөри. Теге вакытта Андрей Боголюб кенәз теләнә-үтенә Бөек каланың меңгә якын ташчысын алып китте. Күрше хакы – Тәңре хакы, Сәлим хан каршы килмәде. Кенәз «чиркәү салдырам да кайтарып җибәрәм» дип ышандырды. Әйе, хәерле булсын, мәчетләр салдыруда анысы Сәлим хан да кимен куймый, мәхәллә саен таш мәчет торгызды. Ә менә кенәз ничә ел инде Болгар сәүдәгәрләреннән кирәгеннән артык ясак җыя, элек бер дә алай итми торган иде, уртак базар каласы булгангамы, урыслар да, болгарлар да җыемсыз сәүдә итә торганнар иде.

Сәлим хан тәхетеннән купты, ишекле-түрле йөренергә тотынды. Йөри торгач, хәзер үк вәзирне чакырырга дигән фикергә килде. Бусагабаш Камайга вәзир Исхакны чакырырга кушкач, Сәлим хан янә тәхетенә утырды. Ниһаять, ул катгый карарга килде: кала салуны ашыктырырга, кала төбәген карарга оныкларын да җибәрергә. Кала төбәген сайлагач, хатны ачып укырга дип вәзир Исхакка баглап, Баян баһадирга хат язып бирергә булды. Оныкларның берсеннән кан коймыйча да котыла ала икән ич! Һәм бу хәлдә аңа вәзире ярдәм итте. Соңыннан әлеге хәлдә кемне гаепләргә җаен табар…

Вәзир Исхак килеп кергәч, Сәлим хан аңа уйлаган фикерен әйтте һәм вәзиренә иртәгә үк юлга кузгалырга боерды.

– Барысын да сез дигәнчә итәрбез, шөһрәтлем, – диде вәзир Исхак.

Ул чыгып киткәч, Сәлим хан бусагабаш Камайны чакырды, ләкин авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, хезмәтчесе:

– Ханиям, угланың әмир Хаҗи килгән, йомышым бар, – ди.

– Дәш, керсен, – диде Сәлим хан.

Дөресен әйтергә кирәк, аның бер дә угланы әмир Хаҗи белән очрашасы килмәгән иде. Үзсүзле, тәкәббер, атасыннан аерылып чыгарга җыенгандай, һәрчак мөстәкыйльлеккә омтыла, бер Шайтан каласында гына меңнән артык азат тота. Казан кирмәнендә баһадир Бачман азатларын ашатып яткыра. Кыскасы, углан атасына буйсынмый башлады. Ясакны вакытында китерми, мең төрле сылтау таба. Бәхәссез, илче Садакны да аның кешеләре үтергәндер әле. Җитмәсә, Шайтан каласында дөньяда булмаган чуен коя, йөзләгән тимерче тота, Кашан каласы тулы һөнәрче, тире иләүче, чүлмәк вә савыт-саба ясаучы. Кемдер сызгыра торган утчагыр, ягъни туплар да ясый икән дигән гайбәт йөри! Ярый гайбәт кенә булып калса!.. Ә Күчтем бай сәүдәгәрнең энесе Апанай нишли икән Кашан каласында? Тимерчелеккә генә өйрәнә микән?.. Әйе, чуен кою серен белергә теләүчеләр дә ишәеп китте.

Алай да ни йомыш китерде икән угланны Бөек калага? «Бәлкем, ул илче Садакны кем үтерүен әйтергә килгәндер?»– дип уйлады Сәлим хан, ишектән килеп керүче угланы әмир Хаҗидан күзен дә алмыйча.

– Әссәламегаләйкем, атам!

– Вәгаләйкемәссәлам, углан. Әйдә, түрдән уз, түмәрдән утыр. Ишеттерделәр, углан, атаң әмеренә колак салмыйча, Күчтем сәүдәгәр товар ишләренә ук-сөңгеләр сатып ятасың икән?

– Атам, Күчтем сәүдәгәр товар ишләре Бөек калада бер урам, Кашанда ике урам тоталар. Аннары Күчтем сәүдәгәр оланнары Владимир кенәзе белән бәхәстә. Аларның бу юнәлештә безгә ярдәме тиеп куюы бар, диюем.

– Хуш, шулай да булсын ди, углан. Әйе, гәрчә без кенәз белән солыхта булсак та, аның оясында ни булганны белеп торуың, бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуың мине куандырды. Мәгәр мине бүген ул нәрсә кызыксындырмый, углан. Мине борчыганы – илче Садак. Кем үтерде илчене? Шуны беләсем килә минем. Илче үлеме аркасында Олуг Мәхәммәткә табибым Хәсәнне биреп җибәрергә мәҗбүр булдым. Табибым табиб кына идеме, җибәрәсем килмәде, йөрәгемнән кан сауды. Хәзер әнә, ят яван булса да, сарайга рум Антонийны алдым. Болай әйбәт табиб шикелле, тик әллә нигә күңелем ятып бетми үзенә.

– Илче Садакның үлеме миңа да билгеле түгелдер, атам.

– Менә монысы үтә дә сәер, углан. Олуг Мөхәммәт илчесе Шайтан каласына керергә ярлык ала. Илче калага керә һәм, аны икенче көнне елгадан табып алалар!

– Илчене озата барган шәех мөриде исән калган ич. Ничек соң ул исән калган икән, атам? Шайтан каласына бергә керәләр, һәрчак бергә булалар. Бу хакта миңа азатларым әйтте, атам! Илче Садак турында Бөек калада имеш-мимешләр йөри. Ул Олуг Мөхәммәт тарафыннан чуен коючы Әхмәт углы Бәкерне урларга килгән икән, диләр. Илчене кем үтерсә дә, сезгә барыбер түгелмени, атам? Күренеп тора, илче безгә изге максат белән килмәгән. Чуен кою серен белергә! Миңа калса, бу хакта Олуг Мөхәммәткә кемдер хәбәр иткән. Кем? Менә шуны белергә кирәк безгә, атам!