– Илче Садакны озата киткән һәм аның белән Шайтан каласына кергән мөрид Бөек калага кайта, әмма икенче көнне үк юкка чыга.
– Шәех Игәнәйгә бар булган хәлне сөйләп биргәч юкка чыга, атам. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була, атам: чуен коючыны урлауны шәех Игәнәй оештырган. Тик аңа кемдер комачаулаган. Илче Садакны үтерәләр, шуннан шәех Игәнәй бердәнбер булган шаһитны юк итәргә мәҗбүр була.
Сәлим хан як-якка каранды, аннары чебен куган кебек селтәнергә тотынды.
– Сөйләмә булмаганны, углан. Чуен кою серен сатарга шәех Игәнәйнең башына тай типмәгән…
– Типкән, атам. Шәех Игәнәй туры Пәһлеван Мәхмүткә буйсына, Пәһлеван Мәхмүт – Олуг Мөхәммәткә, сезгә дә, миңа да түгел.
– Куеп тор, куеп тор бу хакта. Гөнаһка кермә.
– Атам, чуен кою сере Болгарда туды, Болгарда калыр да.
– Бирсен Ходай диясе кала, углан. Әйе, бирсен Ходай.
– Нигә алай дисең, атам?
«Менә, углан, атаң белән «син» дип тә сөйләшә башладың» дип эчтән көрсенеп куйды Сәлим хан.
– Углан, моңа кадәр бер генә дәүләтнең дә теге яки бу серне еллар буена саклап тора алганы булмаган, шуңа әйтүем.
– Ә без сакларбыз, атам. Сакларбыз!
– Үзең үк сатып җибәрмәсәң… Кһм, кһм… Бүртенмә әле ул тамаша, углан. Синдә әнә урыс осталары эшли, алар тик яталар дип беләсеңме? Һе, нигә дәшмәс булдың? Дөнья ул, углан, дөнья диләр аны… Инде хәзер мине тыңла. Ибраһим хан атабызның җиңел кулы белән, белгәнеңчә, Идел түрендәге базар каласы Андрей кенәз кулына күчте. Хәзер ул Болгар сәүдәгәрләреннән җыем ала башлаган. Безгә, углан, түбән табарак, шулай ук Идел базарлы кала салырга кирәк. Югарыдагы базарлы каланы күмеп китсен. Без биредә уйлаштык-уйлаштык та, ул каланы Казан елгасы Олуг Иделгә койган төбәккәрәк салырга дигән фикергә килдек. Анда Чияле тау дигән калку урын бар икән. Аста Кабан күле диме…
– Атам, ул тирәләрдә җылан мыжлап тора, күл буе тулы кабан дуңгызы. Анда көн күрүче төрки кардәшләр, чирмешләр, Чияле тауда җыланнар патшасы Аждаһа яши, диләр! Ул тирәгә кала салу түгел, якын барырга курка халык.
– Беләсеңме җыланнар хакында вәзир Исхак ни диде? Ул төбәкләргә кала салдырмас өчен камнар уйлап тапкан хәйлә генә ул, диде.
– Бирсен Ходай, шулай була күрсен. Җир минеке, мин кала салу ягында, атам.
– Кала-кирмән булыр ул, углан. Кала салынгач, Казан кирмәнен шунда күчерерсең. Казан кирмәнең уңай урында түгел, ни зур елгадан ерак, ни олы юлдан дигәндәй. Шуның белән килеш, углан. Безгә урыс кенәзе кулына күчкән базарлы каладан күп тапкыр кулайрак, зуррак вә кәттәрәк кала салырга кирәк. Кирмәне дә дәү булсын. Илнең тынычлыгы – кирмәндә. Килешик шулай, җир – синеке, оста – минеке!
– Яхшы, атам. Мин уйлап карармын.
– Син, углан, әлегә борчылма, башта вәзир Исхак барып кайтсын, күз салсын, сайласын, аннары җыелып бер сөйләшербез. Базар каланы салуда Илһам углан да читтә калмас дип уйлыйм. Ничек анда хәлләр, килен исән-саумы, кече онык ни хәлдә?.. Теге Бачман баһадир сеңлесе, аты коргыры, ничек кенә соң әле? Әй, Зәйтүнә бит әле, кияүгә чыкмадымы? Юкмы? Килгән бер яучыны куып җибәрә икән дип ишеттем. Хакмы шул?
– Атам, Зәйтүнә – белекле, акыллы кыз. Күңеленә ошаган кеше килгәч чыгар ул, чыкмый калмас.
– Чыгар анысы, бал искерми, кыз картаймый, диләр. Ишеткәнсеңдер, шәт, сарай мәктәбен тәмамлап, бездән мәргән аты алган Тубыкбайның энесе Җик Мәргән, агасы белән дәгъвалашып, казаклыкка чыгып киткән икән. Тубыкбай үзе дә эзләми, миңа да килгәне булмады. Җик Мәргәнне синең урманнарыңда качаклык кыла дип сөйлиләр, хакмы шул?
– Юк сүздер, атам. Бер ишетмәсәм, бер ишетер идем, гөнаһлы буласым килми. Җик Мәргәнгә хөрмәтем зур иде, иллә аның бу тапкырлыгын мактамас идем.
– Акыллы әйттең, углан. Ата кеше, абый кеше энесе белән ызгыша башласа, илдән иминлек китүе бар. Кала салыр алдыннан безгә иминлек кирәк, углан. Шәех Игәнәй әнә епископ Габбаска теш кайрый, кара халыкны котырта, ди. Кяфер, имеш. Әйе, кяфер, мәгәр ил кяфере. Болгарга Юрий Долгорук яу килгәч, мөселманы-христианы иңгә-иң килеп дошманга каршы сугыштылар. Һәм илне саклап калдылар. Үз күзем белән күрдем мин ул хәлне, орышларга да катнашырга туры килде, булган хәл. Шәех Игәнәй бик алай итә башласа, белмим ни кылырмын.
– Атам, миңа бу хакта фикер йөртергә кыендыр. Мин епископ Габбасны да, шәех Игәнәйне дә яратмыйм. Минем сиңа үтенечем бар, атам. Пәһлеван Мәхмүткә хат яз, Кашанга шәех җибәрсен, гәрчә миңа камнар якынрак булса да, ислам – дәүләт динебездер. Ислам дине кеше өметен күккә юнәлтә, камнар җирдән эзли. Ә җирдә ул юк та юк. Җирдә мин изгелек тапмадым, күктән бары тик бер изгелек көтәм – яңгыр. Калганы адәмнең үз кулындадыр.