– Тәүбә диген, углан. Ни сөйлисең? – Сәлим хан кәтибе Хафизга күз төшереп алды. – Инде кит. Кит-кит, юлыңда бул!
– Атам, минем янә бер гозерем бар иде.
– Әйт гозерең, ни тагын?
– Кече угланымны сарай мәктәбенә укырга алмый торсагыз иде. Бу хәбәрне ишеткәч, киленең Акбикә кайгыга калды. Өйдә хәзер җан иясе дә калмыймыни инде, дип җылый.
– Җыласын. Хатын-кызга күз яше ни ул? Ирме син! Хан оныклары барысы да сарай мәктәбендә укырга тиешләр. Киләсе атнадан да калмый Җаббар оныгым сарай мәктәбендә булсын! Миңа ана куеныннан чыкмаган меңбашлар кирәкми. Орыш кырына имчәк кабып кермиләр. Юлыңда бул! Әйткәнне тыңла!
– Яхшы, атам, барысын да сез дигәнчә итәрмен.
Әмир Хаҗи атасы яныннан әйтер сүзен әйтә алмый чыгып китте. Сәлим ата угланының бөкрәя төшкән аркасына карап калды. «Төз гәүдә, саллы сын иде угланда, моны да дөнья йөге бөгә башлаган», – дип уйлап калды Сәлим хан. Кырыгынчы язын тутырып килә, әле булса бер хатын белән гомер итә. Өйләнер идең тагын берәүгә, шуннан угланнарың өчен ул хәтле эчең өзелмәс иде. Ә кече оныгым Җаббар миңа Гали олан югала-нитә калса кирәк, әмир Хаҗи.
Угланы чыгып китүгә, Сәлим хан кәтибе Хафизга дәште:
– Кәгазь-каләмең калдыр да, Хафиз, бар әле һавага чыгып кер. Тукта, әүвәл яз. Һиҗри белән 562, милади белән 1167 елның җәендә Казан дәрьясы Олуг Иделгә койган төбәктә Болгар ханы Сәлим моңа кадәр ише булмаган Кирмән-кала салырга фәрман бирде. Кала сарае торгызырга урынны сайлауны вәзире Исхакка йөкләде. Яздыңмы? Инде бар, йөреп кер.
Кәтиб Хафиз чыгып киткәч, Сәлим хан бусагабаш Камайга табибы Антонийны чакырырга кушты. Табибы килгәч, алар икәүдән-икәү генә бик озак сөйләшеп утырдылар. Ул чыгып киткәч, хан янә бусагабаш Камайны дәште, тегесе озын-озак керми торгач, аңа ябырылды:
– Кая йөрисең, апара тәпәне? Иртәгә үк куам мин сине. Ат караучы итеп куям. Юк, Җаек буена җибәрәм, кирмән торгызырга, җаның чыксын балчык ташып!..
– Гаеп миндә, шөһрәтлем. Ат караучы туры айгырны чыгарган иде, йөгәнен ычкындырган, тота алмый изалана.
– Син тоттыңмы?
– Тоттым, ханиям! Әнә карагыз, җиләнем ертты, мәнсез җан.
– Сөйрәп бардымы? – дип, Сәлим хан кет-кет көлә башлады. Чынлап та көлмәслек түгел иде: бусагабаш Камайның бите сыдырылган, затлы җиләне иңеннән алып чабуына кадәр ертылып чыккан. Ханга ияреп, үз кыяфәтеннән Камай үзе дә көлә башлады. Көлгәндә, аның дәү корсагы койка кебек дерелдәде, тавышы ишетелмәсә дә, бит-чырае бүртенеп чыкты. Тавышы беткән, әмма бөтен гәүдәсе калтырап торган бусагабашны күрде дә Сәлим хан аптырый калды. Бу ни хәл, нигә моның тавышы чыкмый? Элек гелән игътибар итмәгән икән ич!
– Карале, Камалетдин, – диде хан, беренче тапкыр тегенең тулы исемен атап. – Нигә синең көлгәндә тавышың чыкмый?
– Белмим, ханиям, – диде Камай, көлүдән кисәк туктап. – Эчемә китәдер…
– Эчеңә? – дип гаҗәпләнде Сәлим хан, янәдән көлә-көлә.
Камай да көлә башлады, әмма тавышы янә чыкмады.
– Мин сине, бозау ялаган нәмәстә, ат караучым итәм, ә ат караучы Субайны бусагабашым итеп куям…
Камай шундук көлүдән туктады, гәрчә тавышы чыкмаса да, Сәлим хан моны тегенең җитдиләнеп киткән чыраеннан чамалады.
– Гаеп миндә, шөһрәтлем.
– Гаеп? Нинди гаеп тагын?! Карале, Камалетдин, нигә сине хатыннар яратмый?.. Яшь бит әле син. Ник димә, әйтик, сине күрсә, ханбикә Зөбәрҗәтнең дә йөзе чытыла?
– Алай дип әйтмәс идем мин, ханиям. Хатын-кыз эт белән бер бит ул, итсез сөяккә эт ташланамы?
– Һе-е, ни дидең… Менә сиңа мә!
– Йөзен чытып җирәнеп карамый ул миңа, ханиям, моны ашап карасаң иде, дип карый.
Сәлим хан шаркылдап көлеп җибәрде, эчен тотып, тәхетеннән үк шуып төште. Ахыр ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә, аһ-уһ килә-килә, көч-хәл белән тәхетенә утырды һәм:
– Юк, мин сине беркемгә дә бирмим, бусагабаш Камай. Син— миңа, мин сиңа кирәк. Теге оста Дәүран һаман зиндандамы әле?
– Зинданда утыра, ханиям.
Сәлим хан беравык уйланып утырды.
– Ярый, утыра бирсен. Кирәге булгач чыгарырбыз.
Иртән иртүк ике оланны да сарайга китерделәр. Сарай каршында аларны үзләренә җайлаштырып тегелгән хәрби киемнәр белән өзәңгеләре кыскартылган иярле атлар көтә иде инде. Оланнар тиз генә киенеп алдылар, бәйрәмчә булмаса да, әйбәт, җайлы утыра иде өсләрендә киемнәр. Ул арада сарай йортына меңбаш баһадир Баян килеп керде. Ул оланнарның атка атланганын көтеп торды да үз янына дәшеп алды. Шулчак Сәлим хан болдырга чыкты һәм оныкларын хәрби киемнән ат өстендә, җитмәсә, Баян баһадир янәшәсендә күреп, йөрәге кысылып куйды. Оланнарның берсе сарайга әйләнеп кайтмаска тиеш булачак лабаса… Хат инде Баян баһадир кулында, аны кире сорап алу кыен. Бу хан тарафыннан йомшаклык күрсәтү булыр иде. Ике туган арасында кан киләчәктә коелганчы, хәзер…