Сәлим җыелган халыкка кул изәде. Баян баһадир капкага таба борды, аңа оланнар иярде. Ә капканы чыгар алдыннан аларны казый Саксин, кәтиб Хафиз куып җиттеләр. Гали олан мөгаллимен күреп кычкырып ук җибәрде.
Менә эчке кирмәннең авыр имән капкалары ачылды, асма күпер төшерелде, һәм сәфәрчеләр хан кирмәненнән чыгып киттеләр. Баян баһадир Сәлим хан боерыгы белән сәфәрчеләрне озатырга йөз азат алды. Капканы чыккач, баһадир йөзбашка туктарга боерды. Алар вәзир Исхакны көтеп алдылар. Вәзир Исхак асма күпердән чаптырып чыкты, әмма шундук борылды да кире кирмәнгә кереп китте. Беравык вакыт узгач кына вәзир яңадан чаптырып килеп җитте һәм көтеп торган Баян баһадирга:
– Кузгалдык! – дип кычкырды.
Басу капкасын чыккач, алдан барган Баян баһадир атын җилле генә юырттырып алып китте. Аңа оланнар, кәтиб Хафиз, Саксин казый, вәзир Исхак һәм йөзбаш карамагындагы азатлар иярде.
– Казый агай, безнең белән тигезләш, атың сикертеп чаптырма, эчең төшәр! – дип кычкырды, артына әйләнеп, Гали олан.
Олан шулай диюгә, Баян баһадир да артына әйләнеп карады һәм, көлемсерәп:
– Тавышы көр чыга бу оланның, әллә сәфәр арасында йөзбаш итәсе инде үзен? – диде янәшәсендә барган вәзиргә.
Вәзир баһадирга бер сүз дә әйтмәде, нигәдер аның кәефе юк иде.
Чокыр-чакырлар, инешләр аша салынган күперләр үтелде, ул арада кояш та күтәрелде, арканы кыздыра башлады, өстәге хәрби киемнәр авырайды, билгә таккан кылыч бертуктаусыз ботны каезлады. Кече Чирмешән елгасына җиткәч, атларны эчерделәр, бераз ял итеп алдылар. Бөек каладан чыккач, авыз япмый сөйләшеп барган оланнар да тынып калдылар. Кече Чирмешән елгасын кичкәч, Баян баһадир дүрт азатны алдан җибәрде. Алар хан сәфәрчеләре үтәсе юлның иминлеген тикшереп килергә тиешләр иде. Бу юлдан бер тапкыр гына үтмәгән Баян баһадир кичкә кадәр Ибраһим каласына җитәргә тиешлекләрен искәреп куйды. Берәү дә аңа каршы әйтмәде, хәер, хаклары да юк иде. Баһадир кулында юл иминлеген, сәфәр чыккан хан вәкилләренең иминлеген саклау иде. Янә бер елгага җиттеләр, кичәргә кирәк иде, ә елга, кечкенә булса да, текә ярлы һәм тирән булып чыкты – бердәнбер күпер җимерек иде.
– Кем җире, Ибраһим каласының бие ни карый? – дип, хәтәр итеп орышып алды вәзир Исхак. Багучы дүрт азат, кичү эзләп, түбән таба чапты. Күп тә үтми, алар борылып та килделәр, ерак та түгел җайлы кичү бар икән! Ашыгарак төшеп, яр буйлап җилле генә юырттырып түбән төшә башладылар, бераз баргач, чынлап та, кичү күренде – җигүле ат белән берәү елгадан чыгып ята иде.
Кичүгә алдан якынлашкан азатлар, су чәчрәтә-чәчрәтә, җигүле ат янына чаптырып керделәр. Арбалы кешенең аты елга уртасында туктап калган, иясе исә атын камчы белән чыбыркылый иде, ә бахбай, мәхлук, ары сугыла, бире сугыла, тик арбаны кузгата алмый интегә иде.
Азатлар арба янына җитте, ике як тәртәдән алып, аны җилле генә кичүдән алып чыктылар. Ат тотучы озын мыеклы агай арбадан төште, баш ия-ия, әсирлегеннән коткарган азатларга рәхмәт укыды. Шуннан соң ул атның ыңгырчак бауларын төзәтте, аркалыгын күтәрә төште, камыт чөелдереген сүтеп кысты, төрле бизәкләр төшерелгән кыңгыраулы бөгәлҗәне каккалап-суккалап җайлагандай итте. Гали олан дикъкать белән ат тотучы арбачыга карап тора иде, чыбылдык ачылды, һәм арбада бер туташ күренде. Гали олан туташны күрде дә тәмам телсез калды. Туташ мөлаем гына:
– Мең-мең рәхмәт сезгә, азатлар! – диде.
– Туганкай, яшь азат, атыңны читкәрәк ал, тәгәрмәч астында калуың бар. Туганкай, яшь мәргән, дим! – диде ат тотучы арбачы.
Мәгәр Гали олан арбачыны күрми иде инде, ул, сихерләнгән берәүдәй, һаман кызга карап, теле аңкавына ябышкандай, сүз әйтә алмый тора иде. Кыз тәмам мөкиббән киткән яшь азатка тыенкы гына елмая, ул үсмер егеттә балаларга хас кызыксыну да, шул ук вакытта ир-егетләргә хас гашыйк булу галәмәтләре дә күрә иде.
– Туташ, юл башыгыз кайдан? – дип сорады, ниһаять, үсмер, мәгәр шул соравы белән кинәт күз алдында үсеп-исәеп киткәндәй булды.
– Ишләреңнән каласың ич инде, мәргән, – диде кыз, кайгыртучанлык күрсәтеп. Кызның тавышы Гали олан йөрәгенә сары май булып төште. Аның кызны тагын-тагын сөйләштерәсе килде.
– Рәхмәт сезне юлга чыгаручыга, рәхмәт кичү күрсәтүчегә, мең-мең рәхмәт ат тотучы арбачыга. Нигә дип сорамагыз. Ул елга уртасында туктап калмаса, мин сезне күрмәгән булыр идем. Бик ихтимал ич!