Кузгалырга дип арбага менеп утырган һәм дилбегәсен кулына алган ат тотучы да, ниһаять, үсмер егетнең сүзләренә колак салды, ә арба чыбылдыгы аша яшь мәргәнне күзәткән туташ исә тәмам әсәрләнде, алар икесе дә ишләреннән калган азатка карап тора башладылар. Үз акылындамы бу егет, ни булды кичәле-бүгенле мәргән аты алган үсмергә? Мәргән икәнен киемнәреннән күрделәр, ә менә җор вә кыю сөйләшүе туташны гаҗәпләндерә калды. Башта аны санга сукмаган иде, мәргән үсмер, бераз ирәергә дә була, имеш. Әмма теге әрсезләнә башлагач, туташта да кызыксыну артты.
– Ат тотучыгызга, арбачыгызга, диюем, мин кылычымны бүләк итәм, туташ. Ни өчен дип сорамагыз. Әйтмим. Сер. Кылыч минеке. Бу – бердән. Икенчедән, ошбу ат тотучыгыз булмаса, мин сезне очратмаган булыр идем. Димәк, нәтиҗәгә килергә була: ат тотучыгыз изге җан. Изгеләргә кылычың гына түгел, җаның бирерсең…
Менә сиңа мә! Ничек сөйләшә яңа мыек тибә башлаган үсмер азат. Балигъ егетләрчә кылана. Күр инде моны, чынлап та, кылычын ычкындырып, ат тотучыга бирде. Тегесе дә ала бит әле. Йөзбаш ни әйтер, каеш белән каезласа үсмер азатны?..
– Ташбулат агай, ярамас алай. Күр әнә, баһадирлары борылды, монда килә!
– Кылыч минеке, туташ, телим – бүләк итәм, телим – болгап елгага атам. Баһадирым килсә дә, бер сүз дә әйтмәс, әйтергә хакы юк.
Йа Хода, ничеккенәләр тәкәббер сөйләшә үзе тагын! Ходаем, ул-бу гына булмасын инде тагын үзенә…
– Гали олан, – дип килеп туктады йөзбаш. – Баян баһадир сезнең арттан җибәрде. Калмасын, ди. Әнә үзе дә килә инде.
Тузан туздырып, җан-фәрман чаба-чаба, Баян баһадир килеп җитте. Килеп җитте дә, атын тыеп, арба янына туктады, Гали оланны ачуланырга дип авызын гына ачкан иде, арбадан башын чыгарып, мөлаем елмая-елмая хан оныгы белән сөйләшепме, үртәшепме торган туташны күрде дә, иреннәре елмаюга җәелде. Гүзәл иде туташ, фәрештәләрдән матурлыкны алган кебек иде.
– Ат тотучының колагын борырга кирәк, – диде баһадир. – Шундый туташны су уртасында калдырган өчен… Без булмасак, кем чыгарыр иде үзен…
– Мин аңа рәхмәтләр яудырып торам әле, баһадирым. Хәтта әнә үзенә кылычым бүләк иттем. Ни өчен дип сорамагыз. Кайчан очратыр идем бу алиһәне, ошбу арбачы елга уртасында туктап калмаган булса?.. Димәк, арбачы изге вә игелекле адәмдер. Рәхмәт әйтик аңа!
– Азатыгыз шулхәтле телгә оста, баһадир, – диде ат тотучы арбачы. – Ни, ярамаса, мин аңа кылычын кире кайтарам.
– Кылычын кире алса, мин аны үзем үк мактамас идем, агай кеше. – Шулай диде дә Баян баһадир, туташка мөрәҗәгать итте: – Барыр юлыгыз, торыр илегез кай тарафта инде, туташ?..
«Никадәр гүзәллек үзендә, хан оныгы белә кемгә гашыйк булырга. Хәер, үтәсе, үтәсе әле ул гашыйк булулар, Гали олан. Мин дә синең кебек чакларда күргән бер гүзәлгә, һәрберсен алиһәгә санап, үлепләр гашыйк була торган идем. Күзләрен генә күр әле син аның, гүя бау белән тартып китерә үзеңне. Нур, нур балкый, кояш чыктымыни, елмаюы кояшка тиңмени!»
– Баһадир, сезнең тутый кошны күргәнегез бармы? – дип сорады Гали олан.
– Юк, батырым, күргәнем булмады. Ә менә бу туташны күргәч, тутый кошны күрдем дип әйтәчәкмен.
– Мин дә, баһадир.
– Баһадир, – диде ат тотучы арбачы. – Туташның аты Зөләйхадыр, кайтыр юлыбыз Ибраһим каласыдыр. Әйтсәм әйтим инде, баһадир, Зөләйханы сез түгел, менә бу батыр кызыксындыра.
– Алаймы? – диде Баян баһадир һәм атын камчылый-камчылый ничек чаптырып килгән булса, шулай чаба-чаба китеп тә барды.
– Ә яшь мәргән нигә калды? – диде Зөләйха туташ һәм янә нәзакәтле итеп елмайды.
– Атагыз-анагыз исемен ишетмичә, яшь мәргән беркая да китмәскә булды, Зөләйха туташ, – диде Гали олан.
– Аннан сорама аны, яшь мәргән. Кызлар кылтайчык булалар, гәрчә минем туташым андый булмаса да. Әйе, атасы туташның, яшь мәргәнем, кала бие Ягъкубтыр. Калганын үзең табарсың.
– Алай булгач, мине дә белеп калсын инде Зөләйха туташ. Атым Галидер, йортым Бөек каладыр, баруым яңа кала нигезенкүрергәдер. Кем белә, бәлкем, бүген сезнең алда торган яшь мәргән шул каланың әмире булыр.
– Бирсен Ходай, әмирләр дә пәйгамбәрләр түгел, бирсен Ходай, – диде ат тотучы агай.
– Ә мин бабаларымнан, Чирмешәннән утырмадан кайтып киләм, – диде кыз, ирәя төшеп.
Кыз янә нәзакәтле итеп елмайды, һәм Гали олан өчен гүя күк капусы ачылды. Гел шулай каршысында елмаеп торсын иде, кадер кичәсендә күк капусы ачыла, диләр, әгәр дә мәгәр шул мәлдә теләгең әйтеп өлгерсәң, Хода сиңа барысын да бирә икән, бар булган теләгенә ирештерә. Ат тотучы агай әкрен генә кузгалып китте, Гали олан арба читенә тотынып бара башлады. Кызның кыйгач кашлары өскә сикерде, озын керфекләре җилпенеп алды, елмаюыннан шулхәтле якты булып китте ки, Гали олан ни кылырга белми атына камчы белән сукты, берара чаптырып барып, кире әйләнеп килде.