Арбачы агай атын атлатып кына бара, хан оныгы бүләк иткән кылыч тез өстендә ята, ул сул кулы белән дилбегәсен тоткан, уң кулы белән кылычны сыйпый, авыз эченнән генә нидер укый иде.
– Зөләйха туташ, күзләрегез сезнең кояштыр, йөзләрегез тулган айдыр. Керфекләрегездән нурлар тамадыр, иреннәрегездән баллар агадыр… Әй, нурлы йөзең төшләремдә күрсә идем, сәнең исмең әйтә-әйтә үлсә идем…
– Абау, ни сөйлисең, мәргән, шигырь бит бу!
– Гүзәллегең күреп, гакылым җуйдым, һуштан язып, егылып төшсәм, алырсыңмы, сылуым, арбаңа…
– Җыру бит бу! Менә инде, нигә алай? – диде кыз һәм ефәк яулыгы белән күзләрен генә калдырып каплаган җирдән нурлы йөзен ачып җибәрде, сусыл иреннәрен җәеп елмайды, ул да түгел, башыннан яулыгын сыдырып төшерде, сыңар толымын күкрәгенә алды. Чәч толымына тезгән көмеш тәңкәләр зеңләп куйды. Туташның бу хәрәкәтендә мин сине кабул иттем дигән кебегрәк хәрәкәт ята иде. Һәрхәлдә «мин синнән ятсынмыйм, әйтер сүзең булса әйтеп кал» дигән шикеллерәк килеп чыкты.
Алга китеп барган сәфәрчеләре арасында Гали олан өчен, аның өчен генә түгел, Булат өчен дә әүвәл кәтиб Хафиз борчыла башлады:
– Вәзир, нигә баһадир угланнарга ирек бирә? Гали олан калды, Булат олан алдан китте. Вәзир Исхак, дим, нигә дәшмисез?
– Кыланып калсыннар, кәтиб. Кыланыр чаклары. Аннары Баян баһадир әнә үзе дә ашыкмый кебек миңа. Әллә туташка гашыйк булды инде Гали олан?.. Яшьлек, яшьлек, кәтиб…
«Бәлкем, аның соңгы тапкыр кызлар белән очрашуы булыр. Адәм баласы дөньядан якты истәлек белән китәргә тиеш», – дип уйлады вәзир Исхак. Ни каты бәгырьле булса да, вәзир хан оныкларын кызгана иде. Ул әле жирәбәнең кайсы оланга чыгасын белми, иллә бер нәрсә ачык: ике оланның берсе Бөек калага әйләнеп кайтмас, берсе яңа кала нигезендә ятып калыр. Вәзир Исхак хан боерыгын карусыз үтәр. Шунсыз аңа Бөек калага әйләнеп кайтасы түгел. Кем белә, бәлкем, аның үзеннән котылу өчен корылгандыр бу тозак? Сәлим ханны аңлавы кыен. Тикмәгә генә Саксин казыйны җибәрмәгәндер. Казый Саксин, кирәк дип таба икән, вәзир Исхактан да, хан оныгыннан да бик тиз котылу җаен табар. Йә агулы җылан чагар, йә аттан егылыр Сәлим хан тарафыннан үлемгә хөкем ителгән корбаннар. Кыскасы, хан боерган икән, казый Саксин белер ничек котылырга артык кешеләрдән, казый кулыннан нинди язмышлар гына үтмәгәндер. Алай да вәзир Исхакны тиз генә юк итә алмас казый Саксин, Кара пулат казые белән ул көрәшеп карар. Барысы да Хода кулындадыр. Без юлда, юлда исә урман – колак, кыр – күз. Алай да сак бул, вәзир Исхак, Ахмак Сәлим ханга ахмак тәкъдим бирдең, инде чарасыздан кылынган хатадан чыгу җаен кара. Алай да оланнар кызганыч. Яңа күзләре ачылып килгән чаклары, кызлар күрү белән, күзләре яна торган мәлләре. Баян баһадирга ни ул, чит-ят кеше, аннары азатлар арасында хан шымчылары бар да бар инде ул. Шиге төшкән кешегә өчәр катлы сак куя белә Сәлим хан. Хәер, кемне гаепли ала вәзир Исхак: үзе үк шулай тикшерергә дип ханга киңәш бирде. Хәзер әнә үз киңәше үзенә уктай кире кайтыр, үзенә үк кайтып төшәр. Вәзир Исхак кирмәннән чыкканда ук сизенде, аны дүрт-биш кеше күзәтә. Белмәсә, бу хәлне бер кәтиб Хафиз белмидер. Әйе, биредә булса бер шул Алла бәндәсе кәтиб Хафиз шик-шөбһәдән азаттыр. Хәер, аңа элек тә ике дөнья бер морҗа иде. Әйе, алай ук булмаса да, һәрхәлдә, хан кылган явызлыкларга һәрчак битараф булды. Гәрчә ханнан күп тапкыр акыллырак адәм булса да. Кодрәтеннән килсә, әнә кемне утыртыр иде вәзир Исхак хан тәхетенә. Юк, берәү дә алай итә алмый, ханнар Алла тарафыннан тәхеткә утыртылалар, моны шәех Игәнәй шулай ди, мәгәр вәзир Исхак белә: шәех Игәнәй тарафыннан сайлана ханнар һәм аның тарафдарлары яклаганнан соң гына тәхеткә утыртылалар. Төрки Болгарына бу гадәт Айдар хан заманыннан ук керә, ислам дине белән килә. Бу гадәтне бозарга яки сүтәргә һичкемнең хакы юктыр. Имеш, хан Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелә. Йа Хода, никадәр томаналык бу халыкта! Ханнар Алла тарафыннан җибәрелә буламы?! Халык моның асылын беләме?.. Белүчеләр дә бардыр ла ул, иллә дәшмиләр. Әйе, шәех Игәнәй җүләр түгел, хәер, епископ Габбас та шул ук җырны җырлый – ханнар, кенәзләр Алла тарафыннан җибәрелә. Хак анысы, Аллаһы Тәгалә җибәргән ханнар вә кенәзләр арасында гайре табигый акыллылары да буладыр, әмма күпме яши инде ошбу дөньяда вәзир Исхак, андый ханны да, кенәзне дә күргәне булмады. Хәерле булсын, күрми китеп тә баруы ихтимал. Сәлим хан оныкларының берсеннән ничек котылырга белми иде, вәзир Исхак коткарды. Киләсе ханнарны кем коткарыр? Шәех Игәнәйме?.. Аның максаты бердер – карусыз буйсындыру, Алла исеме белән ул теләсә кемне алдына тезләндерә ала. Менә кемдә куәт, менә кемдә кешелек язмышы— Болгар дәүләте язмышы! Әйе, кемнәр генә утырмый Болгар тәхетендә. Берәүләре дәүләтне ныгыта, икенчеләре тарката, өченчеләре ата-бабалары гомер буйларына җыйган байлыкны чит-ятларга өләшә, дүртенчеләре күрше-күлән белән тынышмый, бишенчеләре хатын-кыз артыннан куа – хатыннары күп, димәк, дәрәҗәсе дә зурдыр. Олуг Мөхәммәт, әйтик, бер көтү хатын тота, дип әйтәләр. Бер көтү хатын тоткан кешедә нинди дәүләт кайгысы калсын ди инде!