Выбрать главу

Болгарда иң куәтле, иң акыллы хан Бөек Болгарга нигез салучы Кубрат хан буладыр, әлбәттә. Хәзәрләр белән орышта һәлак булса да, аның исеме еракларга яңгырап тора. Хәзәрләрнең басымына чыдый алмыйча, Кубрат ханның беренче угланы Батбай хәзәр каганына баш иеп бара; икенче угланы Кодрак Иделнең өске якларына күчеп китәргә мәҗбүр була; өченче угланы Аспарух үз ыруы белән Дунай буйларына юнәлә. Үз ыруы белән Иделнең өске ягына күчеп килгәнКодрак хан, мондагы төрки кардәшләр белән кушылып һәм ису, вису, угыр халыклары белән тыгыз элемтәгә кереп, яңа дәүләткә нигез сала. Ахыр ул да дөнья куя. Аны Ишкул хан алыштыра, ниһаять, тәхеткә Болгар атлы хан утыра. Нәкъ менә ушлы вә куәтле хан илен дә шул исем белән тарихта калдыра. Нәкъменә Болгар хан күрше-тирә илләр белән тыгыз элемтәгә керә һәм ерак чит илләргә үз илчеләрен җибәрә, иленә сәүдәгәрләр чакыра, күрсәтү өчен илендә булган затлы товарларын җибәрә. Шулай ук Болгар хан Дунай буена ыру-кардәшен алып киткән туганнары белән элемтәгә керә. Болгар хан вафат булгач, тәхеткә Түки хан менә, Түки ханны ислам динен кабул иткәнАйдар хан алыштыра. Айдар хан тәхетне кызын дәвалаган гарәб табибы һәм миссионеры кияве булып алган Хәндҗәлгә калдыра. Әмма Хәндҗәл озак яшәми, тәхеткә аның угланы Зәбирутыра. Аннары, Мөхәммәтәмин, бире килеп, Шилке хан тәхеткә ия була. Шилке хан үлгәч, Болгар дәүләте тәхетенә Багдад хәлифәтеннән килгән Ибне Фадланны кабул иткән Алмыш хан утыра. Аны – Микаил хан, Микаил ханны – Нәсер хан, Нәсер ханны Талиб хан алыштыра. Ары китеп, Болгар тәхетенә Мәэмүн хан, Шәмсун хан, Хәйдәр хан, Мөхәммәт хан, Сәгыйть хан, Бараҗ хан, ахыр килеп, калалар төзүче, Болгар дәүләтен олы юлга алып чыккан, урыс кенәзе Юрий Долгорукның замандашы Ибраһим хан утыра, аны тәрбиягә алган угланы (Ибраһим ханның балалары булмый, угланнары булса кирәктер) Солтан Морат алыштыра, ниһаять, Болгар тәхетенә Ибраһим хан тәрбиягә алган икенче угланы Сәлим хан менә…

Сәлим ханнан соң Болгар дәүләте тәхетенә кем утырыр? Монысын бер Ходай үзе белә иде. Сәлим ханның угланнары тәхеткә утырмадылар, анысы хәл ителде – икесе ике калада әмирләрдер. Димәк, каладыр ике оныкның берсе. Оныкларның берсе яңа кала нигезендә ятып калыр. Кыргыйлыктыр бу хәл. Бик ихтимал, бик мөмкин. Әйе, киләчәк буын безнең бу гафиллектән көләр, мәгәр замана хикмәтләре дип кичерер. Ләкин вәзир Исхакның ахмак Сәлим ханга ярамаган киңәш бирүен берәү дә белмәс. Сәлим хан, суга батып барган заттай, саламга тотынып котылырга теләп, аның киңәшенә ябышты. Ни кыла ала иде шуннан соң вәзир Исхак?! Бердәнбер юанычы: бу чараны бер ул гына уйлап тапмаган, ата-бабалардан ук шулай килгән. Яңа салынасы кала мәңге калсын, озын гомерле, куәтле, нык булсын, тәхеттә шул нәсел-ыру утырсын өчен, борын-борын заманнан ук кешеләр кала нигезенә затлы нәселдән ир бала күмгәннәр. Иң хәтәре шул иде: бу йоланы хәзер күп халык тотмый, ә менә Сәлим хан моңа ике куллап ябышты.

Ахмак, тиле, җүләр беткән!

Тукта, җүләр-җүләр, дим дә, Сәлим хан моны юри эшләгән булса? Әйтик, вәзиреннән котылу өчен?! Бик тә җайлы ич! Вәзир Исхак оныкларның берсен кала нигезенә корбан итә, ә хан аны гафиллектә гаепләп башын кистерә! Чөнки… Әйе, чөнкиме? Чөнки шәригать кушмаган эш кылган. Гафиллек бу, томаналык!..

Менә сиңа мә, менә сиңа ахмак хан!.. Хәйләкәр, хәйләкәр Сәлим хан. Әйтәм аны, җүләр янында җүләр, акыллы янында акыллы булып кылана, гәрчә тегесен дә, монысын да бик үк яшереп бетерә алмаса да. Һай бу дөньяны! Һай бу адәм баласын, нинди мәкер йөртә үзендә, нинди явызлыкка бара!

Вәзир Исхак артына борылып карады, олан Гали бик ерак калган иде, Булаты исә күздән язып бара – алдан чаба. Үз үлеменәме шулай ашкына бу бала?..

– Йөзбаш, алып кил Гали оланны! – дип боерды вәзир, катгый иттереп. Һәм кинәт кенә үзендә тәүге куәте кузгалуын тойды. Әйе, ул Сәлим ханга тик юкка гына бирелмәс, алышып карар, кем кемне алдырыр, кайткач күз күрер.

Йөзбаш әче итеп сызгырып җибәрде, бу сызгыруга оланның аты арба яныннан шундаен итеп элдереп алып китте ки, Гали олан чак кына иярдән очып төшмәде. Өйрәтелгән тулпар Гали оланны күз ачып йомганчы төп төркемгә китереп тә җиткерде.