– Дулаттың бик атыңны, олан. Тартма тезгенен, иркенгә җибәр, тик чапсын, туктар бер! Олан! – дип кычкыручылар, киңәш бирүчеләр табылды, күбесе эчләрен тотып көлә иде. Мәзәк иде ат өстендә туып, ат өстендә үләргә җыенган азатларга хан оныгының чарасыз калуын күрү.
Аты дулап киткәч, Гали олан чынлап та курка калды, әмма азатларның киңәшләрен тотып, тезгенне бушатуга, тулпары бертын чабып барды да төркемгә таба борылды.
– Дуласа да тыйдым үзен, – дигән булды, йөзе ап-ак булса да, куркуын сиздермәскә тырышты хан оныгы.
– Татлыдыр туташның телләре, юкса атың дуламас иде, көнләде ул сине кыздан, – диде артыннан килеп җиткән йөзбаш.
– Баһадир, – диде Гали олан, куркуы үтүгә. – Тагын бер әйләнеп килим әле… Килим инде, мин сезне күздән яздырмам…
– Бар инде, бар, – диде Баян баһадир, үзалдына көлемсерәп, туташның гүзәл йөзе, нурлы карашы аның да күз алдында иде.
Гали олан атын камчылый-камчылый кире чапты. Шулчак Чулман күренде. Азатларның берсе җыр башлады:
Ибраһим каласына җитәрәк, хан сәфәрчеләре юлын кара халык урамына кайтып килүче көтү бүлде. Сыерларның имчәкләре тулышкан, атлаган саен сөт сибелә. Көнозын эссе кояш астында әлсерәгән көтүчеләр җыландай озын чыбыркыларын яман итеп шартлатып алалар. Иллә атланган атлары бер дә өшәнгән кебек түгел иде.
– Алышабызмы атларны, көтүче? – дип шаяртып алды бер азат, мәгәр көтүче аңа әйләнеп тә карамады.
Кала читендәге урам башына килеп керүгә, вәзир Исхак юлчыларга туктарга боерды. Эчке кала капкалары ябык, асма күпер күтәрелгән иде. Ахшам намазы вакыты, намаз бетмичә, капкаларны ачмаслар – тәртип шундый.
Кәтиб Хафиз еш кына Гали олан ягына күз төшергәләде. Ул әлегә ни өчен кала нигезен карарга баруын тәгаен белми иде. Хан кушты, димәк, шулай кирәк. Вәзир Исхак та еш кына Гали олан ягына карап ала, шул ук вакытта Булат оланны да күздән яздырмый. Нигә булыр? Булат олан гел Баян баһадир янында, гәпләшәләр, көлешәләр. Ә менә Гали олан бер читтә, берәү белән дә сөйләшми дә, аралашмый да, борчулы, боек, йомылып калган. Әллә соң бер-бер нәрсә сизенәме? Хан аны булган хәлне тарихка язып калдырырга дип җибәрде. Хактыр. Һәр елны кала салмыйлар. Ә менә оланнар нигә?.. Әйдә, хан аларны да җибәрсен ди, кайсыдыр, кайчандыр булачак калада әмир торып калуы бар. Әйдә, шулай да булсын ди. Тик нигә вәзир Исхак нәкъ менә Гали оланга сәер итеп карап-карап куя? Күр әле бу Кара пулат козгыны Саксин казыйны, гел минем янда. Ни кирәк икән үзенә? Юк инде, кәтиб Хафиз сиңа, Кара пулат козгыны, авыз ачып сүз катмастыр. Синең белән сөйләшкәнче, кычкырып җырлыйм. Булат олан туганыннан көнләдеме, Гали ягына карап-карап ала. Гүзәл туташ белән танышты туганы, көнли, әлбәттә. Аннары Чәчкә бәйрәмендәге көрәштә дә Гали олан батыр чыкты, ә бабалары Сәлим хан аңа Болгар тәхетен вәгъдә итте һәм андый-мондый җирдә түгел, бөтен халык алдында. Көнләшмәслек тә түгелдер шул. Билгеле, Булат оланда тәхет өчен көрәш ялкыны. Моны сукыр булмаган һәр кеше күрә булса кирәк, бар да оланнарны күзәтәләр, дип уйлады кәтиб Хафиз.
Бу мәлдә Гали олан тәхет турында бөтенләй уйламый, хан оныгының күз алдында юлда очраткан Зөләйха туташ иде. Гали оланның чын халәтен кәтиб Хафиз күрә алмады, чөнки гашыйк булу аның өчен ят нәрсә иде.
Бары тик вәзир Исхак кына Гали оланның хәлен бераз аңлый иде. Ул белә иде егет чактагы гашыйк булуның кадерен. Вәзир янә бер нәрсәне яхшы белә иде: кызлар бар яктан да иртәрәк өлгерә. Туташка, мөгаен, унҗиде яшь тулып киләдер, ә хан оныгы әле нибарысы ундүрт язны күрде. Башта кызкай оланны яшьсенде, баласынды, шуңа күрә бераз ирәйде, аннары… Яшь егет тегеңә татлы сүзләр яудыра башлагач… Ир-ат йөрәк белән гашыйк була шул. Кыз шуны аңлады бугай. Хәер, хатын-кызны аңлаган кеше бәхетсездер ул. Серле булып кала алсалар гына гүзәл алар, серле булганда гына күңелне тартып, йөрәкне җилкендереп торалар. Без, ирләр, хаталанабыз, аларны алиһә итәбез, ә алар бер дә алиһә түгелләр, җир кешеләре, ирләр кебек үк дөнья көтәләр, бары тик уй-хыяллары гына башкадыр – мамык кебек җиңел, җил чыкса тузып китәргә торыр, ирләр уй-хыялы исә, җирдә яткан таш сыман, тузан эчендә аунаса ауный, очып, күтәрелеп китә алмый, аннары ашыкмый да…
Асылма күпер төшерелде, капкалар ачылды, хан сәфәрчеләре эчке калага керделәр. Кирмән каравылбашы, вәзир Исхак белән Баян баһадирга баш ия-ия, түр яктагы өйләрнең берсенә узарга юл күрсәтүче бирде, башкаларны да бик тиз таратып бетерде. Каравылбашы азатлары хан оныкларын атларыннан күтәреп кенә алмадылар.