Өйгә урнашуга, Гали олан вәзир Исхакны түгел, Баян баһадирны эзләп китте. Баһадирны тапкач, ул ояла-тартына гына кала бие Ягъкубны күрергә теләге барлыгы хакында әйтте. Баян баһадир вәзир белән киңәшеп килде, шуннан соң гына Гали оланны озатырга ике азат биреп, бик соңга калмаска кушып чыгарып җибәрде.
Кала бие Ягъкуб үзенә хан оныгының килеп керүен һич тә көтмәгән иде, күрәсең, өй турысына хан азатлары килеп туктагач, үзе үк кабаланып капкасын ачарга тотынды:
– Рәхим итегез, кунаклар! Үтегез, үт! Атларыгызны әнә теге баганага бәйләгез. Азатлар, сез, кадерлеләрем, әнә шул тал астындагы өйгә керерсез, анда сезне ашатырлар, сыйларлар. Гали олан, ә сез түр өйгә рәхим итегез!
Ибраһим каласы бие Ягъкубны Гали олан белми, хәер, аңа аны белү дә кирәкми иде, иң мөһиме, ул – Зөләйханың атасы.
– Саумысыз, Ягъкуб ага, исән-имин торасызмы? – диде Гали олан, атыннан төшүгә, ат тезгенен йорт иясенә тоттырып.
– Һәй син аны, саумы, олан, исән-сау килеп җиттегезме? Сөйләде, сөйләде Зөләйха, бәладән дә коткаргансыз икән үзләрен. Ат тотучымның түбәсе күккә тигән – кылыч бүләк иткәнсез икән. Әем, үт әйдә, үт, олан, – дип кисәк кенә якын итеп дәшә башлады Ягъкуб би.
Кала бие Ягъкуб өйне юан-юан бүрәнәләрдән салган, тәрәзәләре зур, болдырны киң итеп эшләткән. Болдырга менгәч, Гали олан Чулман ягына бакты. Хозурлык иде биредән караганда – күреп туймаслык манзара. Елганың аръягында күзәтү манарасы, елга буендагы болында атлар көтүе утлый, аннан арырак авыл өйләре, авылның нәкъ уртасында манарасын күккә чөеп мәчет утыра иде.
Ягъкуб би хан оныгы Галинең үзенә ни өчен килеп керүен белмәде һәм бу хакта ул аңардан сорашмады да. Гадәт буенча, хан нәселеннән өеңә кеше керә икән, бу йортка бәрәкәт явачак, имеш. Нинди бәрәкәт – ул хакта берәү дә белми, мөһиме ул түгел. Мөһиме – бүген Ягъкуб би өенә хан оныгының килеп керүе иде. Бәрәкәте, нинди сурәттә булса да, бер килмәсә бер килер. Бу хәлгә гәрчә каушабрак калса да, Ягъкуб би Гали оланның ни өчен нәкъ менә үзләренә килеп керүен бераз чамалый иде. Олан үсмер егет кеше, юлда Зөләйханы очраткан… Шул инде, очраткач, ихтимал, гашыйк булгандыр. Зөләйха кызына хан оныкларының да гашыйк булуы ихтимал – гүзәлләрнең гүзәле! Акылы да Аллага шөкер итәрлек. Аннары буй җиткереп килгән кызны башлы-күзле итсәң дә ярап куяр иде. Хак анысы, хан оныгы яшьрәк күренә, ахыр чиктә эш андамыни, эш Гали оланга кызы Зөләйханың ошавында. Кызның гәүдә-сынында тулымлык, ир-ат күңелен тарта торган мөлаемлык, күз-йөзендә тел белән әйтеп бетермәслек ягымлылык күреп, Ягъкуб би әллә ниләр өмет итеп ята иде. Һәм менә бар икән соң әле, Ходам, күрдең – хан нәселеннән адәмең җибәрдең.
Ул арада болдырга Зөләйха үзе килеп чыкты һәм, исәнләшеп, өйгә кереп китте.
– Килеп җиттек, Зөләйха, – диде аңа Гали олан һәм кыз артыннан иярде. Бу хәлгә Ягъкуб би бераз каушый калды.
– Зөләйха кызым, – дип иярде ул Гали оланга. – Табын хәстәрләсәгез иде. Анаң кайда, кайда урала? Керсен әле бире! Бәй, шулай дими, хан оныгы кунак килде, хан оныгы, балакай.
– Хан оныгы? – дип гаҗәпләнгәндәй итте Зөләйха. – Рәхим итегез, хан оныгы, түрдән узыгыз! Мин хәзер…
Гали олан түргә узды, идәнгә ташлаган атлас мендәргә кырын төште һәм кыланышы белән Ягъкуб бине янә бер шаккатырды. «Күр әле моны, кыланышын гына күр, әй, хан токымы хан токымы инде, нигә баш ватам», – дип уйлады һәм үзе дә Гали олан янына кырын төште.
– Ягъкуб ага, калада кызлар өчен мәдрәсәләр бармы?..
– Юк, илхан, – диде Ягъкуб би, борынгы хан угланнарына шулай дәшүне исенә төшереп. – Ул тубалбашларга Ходай тарафыннан бирелгән акыл да артыграктыр дип уйлыйм әле мин, илхан.
Бу юлы Гали олан гаҗәпләнде һәм туп-туры ата кешенең күзләренә карады, шаяртмыймы, янәсе. Мәгәр күрде, сизде, би сизелер-сизелмәс кенә елмая, аны яшьсенә, баласыта. Әлбәттә, хатын-кызлар мәдрәсәсе хакында үзе дә бераз шыттырды шыттыруын, ак киез җәйгән идәнгә атлас мендәр өстенә кырын төшүе белән дә арттырып җибәрде, иллә хан оныгы ла ул, ә би бары тик кала башлыгы. Гали олан кәтиб Хафиздан алган белемен кулланырга булды һәм, кызганыч, укытучысы үзе юк, сөйләшә белер иде ул би белән дип уйлап куйды.
– Ягъкуб ага, дөньяда нәрсәне төшенү кешегә бик авыр бирелә?
– Их, илхан, илхан! Яшәп-яшәп тә төшенеп җитмәгән нәмәрсәләр күп инде ул. Әйтик, миңа үз-үземне табу бик тә авыр булды.
– Иң җиңеле ни булды?
– Кешегә киңәш бирүдер, илхан. Киңәш бирү һәрвакыт җиңел.
– Кайчан кеше бәхетне тоя?
– Кайчан дип, сәламәт тәндә сәламәт акыл булыр, дигәннәр картлар. Сәламәт тәнле кеше иң бәхетле кешедер, илхан. Сәламәт кешенең иң әүвәл күңеле изгедә булыр, уе-хыялы яктыга омтылыр, сәламәт тәнле кеше тәрбиягә дә тиз бирелүчәндер. Әйе, бәхет әнә шундадыр, илхан.