Выбрать главу

Юк, кала бие белекле кеше, Гали олан моңа шундук инанды. Димәк, атасына охшаса, кызы Зөләйха да акыллы булырга тиеш. Ә чибәрлек, дип әйтә кәтиб Хафиз, әнә шул сәламәт тәннән киләдер. Гүзәллек һәм акыллылык барча хатын кызга да бирелми, ди кәтиб Хафиз, бик сирәк очрый гүзәл дә, акыллы да булган хатын-кыз, ди. Ә менә мин шундыйны очраттым— Зөләйха акыллы да, чибәр дә.

– Минем укытучым башкачарак уйлый хатын-кыз хакында, Ягъкуб ага. Ул әйтә, хатын-кыз күңеле языклы да, языксыз да, ди. Ягъни, изгегә – изге, гөнаһлыга – гөнаһлы, ди.

«Менә сиңа мә, олан гына димәссең үзен. Фикер сөрешен генә кара син аның!» дип, торган саен гаҗәпләнә барды Ягъкуб би.

– Хаталандым, ахры, Гали олан. Шул хатын-кызның йөзенә пәрәнҗә яптырмас өчен болгар төркиләре өч йөз елга якын ислам динен кабул итми торалар. Хатын-кыздан башка булгандыр дип уйлыйсызмы ул хәлне?! Үргәнечкә ислам дине килүгә бишбылтырдыр…

– Хатын-кызның нурлы йөзен ирләргә карарга дип яраткан Хода, ди укытучым, Ягъкуб би.

– Анысын бер Хода үзе беләдер инде, илхан. Кайчак миңа хатын-кызны шайтан үзе яраткандыр дигән уй килә. Безнең ишене котыртырга дисәң үзләрен. Йа Хода, тикмәгә генә чәче озын, акылы кыска димиләр шул… – Ягъкуб би Гали оланга күз төшереп алды да, хан оныгының кәефе кырылуын күреп, тизрәк хатасын төзәтергә кереште. – Безнең тархан алар хакында, акылны – хатын-кыздан, һөнәрне ир-аттан ал, ди. Хатын-кыз арасында да акыллылары бар инде ул, илхан. Әнә минем Зөләйхам укый-язарга үзлегеннән өйрәнде дияргә була. Хәзер әнә китаплар күчерә, яттан белгәне дә искитмәле.

Шулвакыт, гомере озын булгыры, Зөләйха килеп керде:

– Табын әзер, атам, рәхим итегез, түр якка узыгыз.

– Мин, тәхеткә утыруым белән, иң әүвәл хатын-кызлар өчен мәктәпләр ачтырачакмын, Ягъкуб ага, – диде, кыз да ишетсен дип булса кирәк, Гали олан.

– Бирсен Ходай, илхан, авызыңа бал да май, кем әйтмешли. Ә хәзер кулларны юыйк та чәйләп алыйк, әллә нигә тамак та кибеп киткән кебек булды.

Ягъкуб би хан оныгының мактануын килештереп бетермәде, алай да дәшмәде, әйдә мактана бирсен, аның кебек чакта кем бераз һаваланмаган да кем бераз эреләнмәгән. Карт кешенең – яшь күренәсе, үсмернең тизрәк картаясы килә, шул гына. Үтәр ул, үтәр. Бер аңардан гына калмаган.

Түр якта мул итеп табын әзерләнгән, кунак оланны Ягъкуб бинең хатыны каршы алды, тыйнак кына, авыз читен яулык очы белән каплый төшеп кенә, хан оныгын түрдән узып утырырга кыстады. Гали олан утыргач кына:

– Исәнме-саумы, Гали олан?! Исән-сау килеп җиттегезме?! Рәхмәт инде, бәлагә тарыган Зөләйхабызны коткаргансыз икән. Ходай Тәгалә изгелегегезне икеләтә кайтара күрсен. Атаң-анаң исән-имин калдылармы? Энең дә бар икән. Ул ни хәлдә?.. Сарай мәктәбенә укырга киләчәкме?.. Шулайдыр, шулайдыр, хан оныгы ич…

«Җаббар энем хакында азатлардан сорап белгән булырга тиешләр», – дип уйлады Гали олан, би хатынының бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуына аптырый калып.

– Зөләйха кызымны әйтәм, утырмага барам-барам дип йөдәтеп бетерде. Баргач әнә кайтам дип хат артыннан хат җибәреп торды. Юкса бабаларында да күңелле дә бит. Туган якларга җитәме. Ил-ярыңның чыпчыгы да сандугач булып сайрар, ди бит.

– Анасы дим, син кунакка ашарга бирмисең түгелме? Җитмеш сүздән җидесе дә бик җиткәндер. Җитеш-җитеш, менә бу кымызны да тотып ал, илхан. Син аларны бик тыңлама, хатын-кызны, дим. Хикмәтле халык ул хатын-кыз! Син аңа дөнья хакында сөйлисең, ә ул сиңа үз зарын сайрый. Беркөнне шулай күрше Габдулла хатыны кергән иде, өч тиенлек сүзләре-йомышлары булмагандыр, ә менә ярты көн гомерләрен авызга-авыз куеп уздырдылар. Әйтсәң – койтысың, әйтмәсәң – ничек түзмәк кирәк…

Би хатыны өстендә бөрмәле итәкле куе яшел төстәге күлмәк, башында калфак, аякларында сафьян читекләр, түшенә көмеш тәңкәләр тезгән күкрәкчә таккан, кулларында көмеш беләзекләр, бармакларында алтын йөзекләр.

– Зөләйха кызым, нигә дәшми генә утырасың? Син дә булыш анаңа, – диде Ягъкуб ага, көлемсерәп.

– Атасы, аягыңа басмагандырмын бит?.. Шулай булгач, әйтер сүзең кунак киткәч әйтерсең…

– Һәй, тик тор әле син, анасы. Әнә Зөләйха кызыңа сүз бир. Утырмадан кайтып төште, сөйләр хәбәрләре бардыр.

Атасы шулай диюгә, Зөләйха кызарынып чыкты. Кыз өстендә утырма якалы зәңгәр күлмәк, күлмәк өстеннән күз явын алырлык кызыл ефәк камзул кигән, эре гәүһәр ташлардан тезгән муенсасы, башындагы энҗеле калфагы, кулларындагы беләзекләре күреп туймаслык итә иде кызны. Кызыл читекләрен итәк астынарак җыеп утырган да тыенкы гына әле чәкчәккә, әле йөзем җимешенә үрелә, үрелгән саен, җиң эченнән ап-ак мәрмәрдәй беләге күренеп китә. Гали оланның юк-юк та кызның әнә шул ап-ак мәрмәрдәй беләгенә күзе төшә.