– Зөләйха туташ, сез сарай мәктәбендә укыр идегезме?
– Белмим, – диде кыз, озын керфекләрен еш-еш каккалап, хан оныгының күзләренә карады. – Анда соң кызларны да алалармыни?
– Алмыйлар. Ләкин мин алдырыр идем.
– Гали илхан, табиб Хәсәнне Үргәнечкә куганнар икән, диделәр. Хак булдымы шул хәбәр? – диде Ягъкуб би сүзне икенчегә бору теләге белән.
– Кем кусын аны?
– Әйтик, бабаң, – диде Ягъкуб би. – Ханнар яратмаган кешеләрен элек-электән чит җирләргә китәргә мәҗбүр иткәннәр.
– Табиб Хәсән минем мөгаллимем иде, Ягъкуб ага Сарай мәктәбендә ул сабак бирде. Аны берәү дә кумады. Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт каты авырып киткән, бабамнан табибы Хәсәнне җибәрүен үтенгән.
– Шулай дип уйлаган идем аны. Табиб Таҗетдинне дә шулай дип соратып алган иде ул Олуг Мөхәммәт. Авырмый да, чирләми дә, хәйләли, иленә акыл ияләрен җыя. Акыл иясе ни ул? Акыл иясе – ил дәрәҗәсе, ил горурлыгы, илхан.
Бу хәтлесе Гали олан өчен бөтенләй яңалык иде, әмма ул бигә сер бирмәскә тырышты, сарайда булган хәлләрдән яхшы хәбәрдарлыгын сиздерергә теләп:
– Бабам ялгышмас, бабам барысын да белеп эшли. Миңа ул бөтен халык алдында тәхетен вәгъдә итте, тәхеткә утыруга, мөгаллимем табиб Хәсәнне мин илгә кайтарачакмын, – диде.
– Җитешеп утыр әле, Гали олан, җитешеп утыр, – дип кыстый башлады Ягъкуб би, артыгын сөйләп ташлавыннан курка калып. Хан оныгы бабасына кайтып сөйләсә, Ягъкуб бинең башыннан сыйпамаслар. Хатын белән ханга ышанма, диләр.
Гали олан үзен ошбу гаилә алдында белекле итеп күрсәтергә тырышты һәм ул моңа ниндидер дәрәҗәдә иреште дә бугай. Иллә дөньяны шактый гизгән, Ибраһим каласы бие дәрәҗәсенә ирешкән Ягъкуб би аның сүзләренә ышанып җитми, моны хан оныгы хуҗаның ирен чите белән елмаеп куюыннан ук аңлады. Ләкин Гали олан Ягъкуб аганың ниләр уйлап утыруын белми иде. Ибраһим каласы бие хан оныгының фикер сөрешенә куанып утыра иде. «Гадәттә, ханнар бала чактагы хыялларын тормышка ашыручан булалар. Берәүләр бала чакта дөнья илләрен яулау хакында хыяллана, ә берәүләр исә, тәхеткә утыруга, бала чактагы хыялын тормышка ашырырга керешә; янә беришесе исә, илемне чәчкә итәм дип, дәүләт даирәләрен белекле итү хакында хыяллана һәм шул хыялын тормышка ашырырга тырыша. Бу олан да мәктәпләр ача башласа, ил чәчкә атар иде. Кешене хайвани дәрәҗәгә түбән тәгәрәтү чараларының берсе гафиллектер. Кеше күңеле яшьлек хатирәсе белән бәхетле, яшьлек хатирәсе аның өчен саекмас чишмә, сүнмәс йолдыз, телдән төшмәс җырудыр. Ә Зөләйха балакай илханга олансытып карый. Кирәкмәс иде алай, кызым. Булачак ханнар сабый чактан ук кәттә булалар. Син аны үзең белән тиң күр, балакай, хәтта олылап дәш, ханым, диген. Кем белә, насыйп иткән булып, хан тәхетенә дә утырса, беренче мәхәббәтен онытмавы бар…»
Эчке бер үҗәтлек белән Ягъкуб би кызының хан оныгы белән ихластан сөйләшүен теләде.
– Кызым, әллә, мәйтәм, кубызда уйнап күрсәтәсеңме илханга?
– Атасы, нишләвең инде бу тагын?.. – диде хатыны, ир кешенең кыланышын ошатмыйча. – Табын янында.
– Ә син, анасы, ирләргә кысылма. Ат дагалаганда, бака ботын кыстырмый. Тик кенә утырсаң икән…
Зөләйха ояла-тартына гына кулына кубыз алды һәм сабыр гына бик борынгы көйләрне уйнап җибәрде. Гали олан өчен ошбу кубызда уйнаучы кыз шундук алма агачына кунып сайраган сандугачка әверелде.
Гашыйк кешегә вакыт сизелми. Бу – хакыйкать. Гашыйк кеше өчен көн дә, төн дә бер. Аның өчен сөйгәне янәшәсендә булса, шул бик җиткән. Моны кем алдан сизде: кызның анасымы, атасымы? Юк, икесе дә бервакытта сизделәр һәм, сүз куешкандай, эшләребез бар, дип, икесе тиң чыгып киттеләр.
Икәүдән-икәү генә калгач, Зөләйха ачыла төште. Башта ул кыяр-кыймас кына шагыйрь Баласагунлының, аннары Гаттарның шигырьләрен сөйләде, бераздан Җәләлетдин Руми шигырьләренә күчте, нәкъ менә шуның белән Гали оланны тәмам әсир итте би кызы. Руми аның иң яраткан шагыйрьләреннән берсе иде. Бу хәтлесен үк ошбу кыздан көтмәгән иде хан оныгы. Гашыйк булу – бер хәл. Ул, ихтимал, чирдер, авырыйсың да үтә дә китә; ә менә кызның акылы сине әсир итсә, котылырмын димә, шул көннән син аның колы. Сылуларда – җиткән кызмы ул, кияүгә чыгып бала тапкан хатынмы – үзенә генә хас тартыну гадәте булыр. Алардагы галәмәтләр: мөлаемлык, гадилек, оялчанлык, тартыну, тыйнаклык һәм үзен көчсез итеп күрсәтергә тырышу көчлелек сыйфатыдыр. Ә егетләргә исә һәрчак һавалану, мактану һәм хәтта бераз шапырыну хастыр. Тәүге очракта хан оныгы да, кыз да үз урыннарында иделәр.
Гали олан би кызына сарайда булган яңалыкларны сөйләде. Тубыкбай баһадирның сарай мәктәбен бетергән энесе Җик Мәргәннең казаклыкта йөрүе, Шайтан каласын салган оста Дәүранның хан зинданында утыруы, хан булгач, аны бер көн дә анда тотмаячагы, киресенчә, аңа ирек бирәчәге хакында сайрады. Ул гынамы, оста Дәүран хан кызы Назлыгөлне ярата, дип ишеттерделәр аңа, иң әүвәл ул аларга өйләнешергә рөхсәт бирәчәк. Казак качкын булып атасы урманнарында йөргән Җик Мәргәнне сарай субашы – гаскәр башлыгы итәчәк. Ә инде үзенә килгәндә, ул Зөләйханы беркайчан да онытмаячак, чөнки аның мондый гүзәлне беренче тапкыр күрүедер, һәм беренче адымы шул булыр: ул аларга кайтышлый кереп чыгачак, башына таш яуса да, төп сәфәрчеләр башка юлдан китеп, уратыбрак килергә туры килсә дә. Чөнкиме? Әйе, чөнки ул аңа гашыйк, бер күрүдә гашыйк!..