Выбрать главу

Хан оныгы шулай диде дә кызның хуш исләр аңкып торган кулларын үбәргә кереште. Кыз аңа, ирәя төшеп: «Миңа алтын түбәле өй салып бирерсең», – дигән булды. Ибраһим каласы бие Ягъкуб кызының укыганы да, ишеткәне дә бар иде инде, икәүдән-икәү калып, гыйшык утында янганда, егетләр кызларга ниләр генә вәгъдә итми: алар аңа әле һавадагы йолдызны алып бирәләр, әле күктәге айны, гәрчә бөтен дөнья караңгыда каласын белсәләр дә, хәтта кояшның үзен вәгъдә итәләр. Тик аның сөйгәненә генә якты булсын, тик ул гына бәхетле булсын. Соңгысы, әлбәттә, бөтенләй кеше ышанмастай хәлдер, шуңа да карамастан егетләр сөйгәннәре өчен һәммәсен дә эшләргә әзер булалар. Сәере шул иде: кызлар бу хәлгә ышанмасалар да, егетләрнең борчак чәчүен рәхәтләнеп тыңлыйлар!

Ягъкуб би кызы Зөләйхага унҗиде яшь тулып килсә дә, ул да бала янында бала иде әле. Гали олан кисәктән кыюланып китеп, шулай булырга тиеш дип булса кирәк, кызның алсу битеннән үбәргә үрелде. Нәкъ менә үрелде. Зөләйха исә, хан оныгының буе җитмәсен исәпкә алып, чак кына тез чүккәндәй итте. Беренче үбү икенчесенә коткы бирде, бу юлы Гали олан кызны кочаклап ук алды. Һәй шул кызлар кочу мәлләре! Тәүге тапкыр татыганнан соң, төшләргә кереп иза чиктерүләрен белсә икән үсмерләр!

Ул хәтлесен әлегә белмәсә дә, Гали олан бөтен тәнендә рәхәт тетрәнү тойды, кызның хуш исле сабын белән юганнан соң татлы исләргә күмелгән бит-йөзеннән кат-кат үбүгә, хан оныгының башы әйләнеп киткәндәй булды. Айныса, бусагада кызның атасы басып тора сыман… Бакса, чынлап та ул…

– Әтием, – диде кыз, атасын күрүгә. – Гали илхан миңа Руми шигырьләрен җибәрәм диде.

– Илхан, – диде Ягъкуб би, кызның сүзләрен ишетмәмешкә салышып. – Вәзир азатлар җибәргән, сезне дәшәләр.

Әйе, тышта караңгы төшеп килә, вәзир Исхак, күрәсең, борчыла башлагандыр. Хан оныгының кыз яныннан китәсе килми иде, тик нишләмәк кирәк, ул карусыз вәзиргә буйсынырга тиеш. Килер бер көн, ул тәхеткә утырыр һәм бүген аны чакырып алган вәзир үзе аның каршына ашыгыр.

Гали олан кызның кулларыннан алды, күзләренә карады, хан оныгының йөрәге янә кайнарланып китте, аның Зөләйхага әйтеп калдырасы бик кадерле сүзе калган иде, әмма әйтә алмады, авызы кипте, гүя теле аңкавына ябышты, яңа гына тел очына килгән сүзе идәнгә төшеп ярыкка чумды. Шушы очрашу мәлләрендә ничектер олыгайган сыман тоелган хан оныгы кызга итагатьле генә баш иде – саубуллашты.

Зөләйха аңа бер кәлимә сүз әйтә алмады, хәер, нәрсә әйтә алсын ул, көн эчендә үзенә гашыйк булган, шул арада аның йөрәген яулаган үсмер егет китәргә җыена һәм ул китәр дә, ләкин ул аны гомер-гомергә онытмас. Аның да егетләр белән тәүге тапкыр кулга-кул тотынышуы, күкрәгенә сыенган егетнең йөрәк тибешен тыңлавы иде. Кызның озын керфекләре җилпенеп-җилпенеп алды, әйтер сүзе серле күзләрендә, алсуланып киткән гүзәл йөзендә калды.

Гали олан болдырга чыкты, баскыч янына ук килеп баскан атына атланды да, тезгенен кулына алуга, камчысы белән атына сыптырды. Олан атланган аргамак, әллә көтмәгән бу хәлдән, әллә өйрәтелгән булып, арт аякларына басты, тәрәзәдән карап торган кыз аһ итте. Юк, берни дә булмады хан оныгына, ат яңадан үз җаена килде һәм ачык капкага ташланды. Соңгы мәлдә генә күренеп калган сурәт тәрәзәгә капланган Зөләйханың йөзе иде. Ат капкага таба китүгә, аның йөзендәге куркуы үткән, ул тыйнак кына, әмма бераз гаҗәпләнә төшеп елмая иде инде.

Хан оныгы Гали кулында гүя ат тезгене түгел, ә гүзәл туташның йомшак вә хуш исле куллары иде.

Икенче көнне Ибраһим каласын чыгып, шактый җир узгач, кәтиб Хафиз атын хан оныгы янәшәсендә атлатып китте.

– Кәефең юк кебек, Гали олан?

– Остазым, кыен миңа, бик-бик кыен!

Кәтиб Хафиз нигә дип сорамады, ул бераз чамалый иде, олан нидер сизенә, күңеле тоя, йөрәге, ниһаять. Кичә аңа Баян баһадир, оланнарны вәзир Исхак алырга кушкан, дип әйтте. Вәзире кушуы белән генә оныкларын җибәрер иде микән хан? Ай-һай! Ни тели бу оланнардан вәзир Исхак? Нигә алып бара? Кем кушуы буенча? Кәтиб Хафиз белә иде, вәзир алдында ни кычкырынса да, ахыр чиктә хан барыбер аның киңәшен тотачак. Вәзир Исхакның сарайда курыккан кешесе— ханбикә Зөбәрҗәт. Ханбикә дә белми калдымы оланнарның бирегә китүен, әллә ул да беләме вәзир белән хан арасындагы сөйләшүне?