Выбрать главу

Ни өчен Сәлим хан вәзир Исхак белән икәүдән-икәү генә калырга теләде һәм калдылар да? Элек алар бер дә кәтиб Хафиздан яшереп вә ятсынып тормыйлар иде кебек. Димәк, ул чыгып киткәч, хан белән вәзир ни хакындадыр сөйләшеп алганнар. Нигәдер әзерләнә вәзир Исхак, нидер кылмакчы. Ни?.. Кәтиб Хафиз белми иде. Әмма хан оныгының боегуын, кәефе юклыгын гелән яманга юрады. Оланның гелән балтасы суга төшкән. Үлем көтмидер бит? Йа Хода, ни уйлыйм инде тагын!.. Ә нигә соң Әбүгалисина «Кеше үләчәген өч көн алдан сизенер» дип әйткән? Әллә соң үлем дигәне минем үземә юнәлгәнме, олан шуңа боекмы? Алай дисәң, кемгә хилафлык кылдым әле? Юк кебек. Юкмы?! Языксыз яшәргә телисең! Сарайда утырганда хан турында азмы гайбәт ишеттең. Нигә берсен дә үзенә әйтмәдең?! Һе, гөнаһсыз, имеш. Агач – ботаксыз, кеше гөнаһсыз буламы?..

Һәр халыкның үз могҗизасы бар. Бу каланы салып Сәлим хан да могҗиза ясамакчы буламы? Чынлап та, Болгарның ние бар? Юктыр. Хәтта дине дә ком сахраларыннан килә. Ни табигатенә, ни гореф-гадәтенә туры килми. Әмма шәех Игәнәй, тиресеннән чыгарга җитешеп, гарәпләрнең җырга тиң телләре белән Сәлим ханга багышлап һәр Ходай бирмеш көнне хөтбә укый. Әйе, румнарның – сыннары, яһүдләрнең – китаплары, гарәпләрнең дөньяга тараткан диннәре бар. Болгарның ние бар? Сәлим хан, кемнәндер ишетептер, гел бер сүзне кабатларга ярата: «Мөхәммәт пәйгамбәр дин табучы түгел, кануннар чыгаручы гына булган». Әйе, шәригать кануннарын адым саен чыгарган Мөхәммәт пәйгамбәр адым саен гөнаһ кылган, диләр. Сәлим хан нигәдер бу сүзләрне шәех Игәнәй каршында әйтми. Шәехтән шүрлиме? Кәтиб Хафиз ул кадәресен белми иде. Сәлим ханга еш кына епископ Габбас килә. Алар, икәүдән-икәү калып, бик озак сөйләшеп, бәхәсләшеп утыралар. Ни хакында бәхәсләшәләр? Кәтиб Хафиз янә белми. Янә хан аны тәхет бүлмәсеннән куадыр иде. Куылса да, ни хакында сөйләшкәннәрен кәтиб Хафиз бераз шәйли иде. Сәлим хан кенәз Андрей Боголюб табынган дин белән кызыксына. Бәлкем, ул Андрейның рухи коралын белергә телидер. Бик ихтимал ич! Әйе, ни белән алдыра, ни белән көчле кенәз Боголюб? Коралы белән түгел, коралны Болгар бер дә ким итеп ясамый. Әллә соң әнә шул дине беләнме?

Бер тапкыр кайнарланып бәхәсләшкәндә, алар янына кәтиб Хафиз килеп керде. Белмичә, искәрмичә. Сәлим хан да, епископ Габбас та аны күрмәделәр. Шунда епископ Габбас әйткән иде: «Хан, Аллага тән белән түгел, җан белән ышанырга кирәк», – дигән иде. Уйланырлык иде епископның бу сүзләреннән… Кәтиб Хафиз бу хакта бик озак уйланды. Җан белән ышангач, нигә соң бу ике дин әһелләре дә кан коялар, коралларын камилләштерәләр, бөтен максатларын кеше күңелен әсир итүгә юнәлтәләр? Кайда монда гаделлек? Кеше һәр дингә тәне белән кереп, аннан җаны белән чыгарга тиеш. Йа Хода, әллә ниләр килә башка. Болай бик күп уйласаң, акылдан да язарсың, һич булмас димә. Сарайда утыра-утыра бер нәрсәгә инанды Хафиз: «Болгар дәүләте кылыч тотып яу чабучы баһадирларга түгел, акыл ияләренә мохтаҗдыр». Сәлим хан еш кына кәтибе язган китапны укыштыра иде. Бер тапкыр әлеге юлларга төртелгәч, «Хакыйкатьне бер иман белән генә якламыйлар, кулга кылыч та тотарга туры килә», – диде.

Әйтер сүзен ул тиклем ачык итеп җиткермәсә дә, бераз абайлады Хафиз: Сәлим хан ул уйлаганча ук садә түгел, аның да үз халкына карата фәлсәфәсе бар. Сәлим хан халкының ни теләвен белә кебек, ә менә шәех Игәнәй белән епископ Габбасның ни теләүләрен белеп бетерми. Сизә-күрә бит Хафиз: бу ике кеше, әүвәлгечә пычакка пычак килеп яшәсәләр дә, хан алдында сер бирмиләр, мәгәр болай астыртын эш йөртеп гомер итсәләр, бәла тууны көт тә тор. Икенче тарафтан күз салганда, епископ Габбасның да, шәех Игәнәйнең дә максатлары изгедер: халык кына түгел, хан һәм кенәзләр дә сукыр килеш аларга иярсеннәр. Шуңа күрә Болгарга акыллы хан кирәк, бик кирәк! Тик кайда ул?! Синең белән янәшә бара ул, кәтиб Хафиз, Гали олан! Халык аңа бер тапкыр иманын бирде инде, бу хәл Чәчкә бәйрәмендә булды, тиздән икенчесе дә булыр…

Бу хакта кәтиб Хафиз тарих китабына да яза алган булыр иде, иллә язарга ярамый. Язса, икенче көнне үк башын кисәчәкләр, ханнар хыянәтне кичермиләр, алар күкрәгендә уч төбенә сыярдай йөрәк түгелдер, таштыр. Таш булмаса, көнаралаш кеше башын чаптырмаслар иде. Сәлим хан: «Елга – ярына, халык ханына буйсынырга тиеш», – дияргә ярата. Ләкин Хода бар бит әле, Хода, Сәлим хан.