Аларны Баян баһадир куып җитте, атын янәшәдән атлатып китте. Кәтиб Хафиз, баһадирга карамый гына:
– Баһадир, әйт әле, ни өчен юллар кисешә? – диде.
– Һә, миңа нигә ул, кәтиб? Белмим дисәм, ни әйтерсең?
– Нигә юллар кисешә, баһадир?
– Берәүләр кояшка таба бара, икенчеләре аннан качалар, – дип сүзгә кушылды Гали олан. – Шуңа кисешә юллар, остазым.
– Хак, олан, хак. Әйтик, гарәпләрне алыйк. Аларда эссе, түзмәле түгел. Ә алар бирегә киләләр, диннәренә ияреп безнең табигатькә җайлашырга маташалар. Әмма кыенга туры килә аларга җайлашуы. Күпләренә салкын тия, үпкәләре чери, күпләре ачка үлә. Чөнки гарәп көн-төн эшләп ашарга өйрәнмәгән, табигатенә җайлашкан. Өс-башка ул хәтле күп кирәкми, мохтаҗ түгел, эсседә ризык та бик аз кирәк, бездә исә кышы, язы, җәе, көзе бар, һәр форсатка киеме-ризыгы кирәк. Менә ни өчен Айдар ханның кызын терелткән гарәп табибы бабасыннан соң бик аз гына тәхеттә утырып кала. Безнең табигать гарәп өчен яттыр. Безгә – гарәпнеке. Ә без анда хаҗга барабыз. Тарихта мондый бер нәрсә мәгълүм. Бер Болгар ханының угланы хаҗга китә, әмма барып җитә алмый, эссегә түзә алмый җан тәслим кыла. Хаҗга безнең халык сирәк йөри. Ә менә гарәпләр Болгарга еш киләләр. Киләләр дә өйләнәләр. Шуның өчен халык, гарәп сәфәр чыкса – өйләнер, өйләнер дә кинәнер, дигән. Мин дә менә кинәнә-кинәнә барам, баһадир, гәрчә юлым кая кисешкәнен белмәсәм дә. Борынгылар, гарәп йөрәге болгар теле белән ялганлар, дип әйткәннәр. Бу хакта галимебез Ягъкуб Ногман да язып калдырган.
– Яңа кала салынасы төбәктә бер хат укырга тиешсең, кәтиб!
– Хат, нинди хат?
– Хан хаты, кәтиб Хафиз, хан хаты.
– Баһадир оланнарны кала нигезен күрсәтергә алып барамы?
– Анысы да хан боерыгы, кәтиб. Син аны вәзирдән сора инде, кәтиб, шөһрәтлебез вәзирдән, – диде Баян баһадир.
– Сорамыйм, баһадир, беләм. Оланнар булачак каланың нигезен күрсеннәр дип алып барасыз. Кем белә, киләчәктә булачак кала Болгарның башкаласы булып куюы бар. Әйт әле, баһадир, Сәлим хан сиңа нинди хат бирде? Гомумән, син кем яклы, баһадир?
– Кәтиб Хафиз, минем өчен Сәлим хан да, вәзир Исхак та бердер. Алар – боеручылар, мин азаттыр.
– Ни өчен нәкъ менә сиңа Сәлим хан хатны бирде дип уйлыйсың, баһадир?
– Ышанганга дип уйлыйм, кәтиб Хафиз. Ышанычы булганга.
– Синеңчә, хан вәзиренә ышанмый, сиңа гына ышана булып чыга? Хак әйтәләр, кешене Алла түгел, дөнья үзгәртә, дип.
– Син дә хаклы, кәтиб, иллә мине дә гаепләп бетермә. Әйтик, Рум императоры колларын азат итү өчен әүвәл тегеләрнең диннәрен кабул итә, дин башлыгы булып алгач, тегеләрне янә кол итә. Шуннан ни үзгәрә?.. Император император булып кала, коллар – кол.
– Дөрес әйтәсең, баһадир, тәхет татлыдыр. Татлы булмаса, тәхеттә утыручылар үзләре өчен ят булган динне кабул итмәсләр иде. Император, тәхетен югалтмас өчен, христиан динен, ягъни үз колларының динен кабул итәргә мәҗбүр була. Алмыш хан ислам динен дәүләт дине итеп кабул иткәч, ыру-кардәш субашларына: «Алла биргән кодрәт белән мин сезне юк итәрем!» – дип яный. Ягъни үзен Аллаһы Тәгалә илчесе итеп күрсәтмәкче була. Ун еллар элек Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәк, агасы белән килешмичә, үз ишләрен алып, кыпчак ханы Янтак даласына кача. Анда ул Янтак хан кызына өйләнә, тик хәзер әнә илгә кайту хакында хыяллана икән дип әйтәләр. Кайтам да, абыемның башын кисеп, тәхеткә үзем утырам, дип әйтеп әйтә икән. Татлы, татлыдыр, баһадир, тәхеттә утырулар. Ни өчен дип уйлыйсың? Сәлим хан исә: «Мөхәммәтгалимбәк канга сусаган, башын кистереп канлы капчыкка салыгыз!» – дип яный. Әнә ни өчен…
– Алай булгач, Мөхәммәтгалимбәк белән очрашасым бар икән әле минем, кәтиб Хафиз.
– Барысы да Алла кулында, баһадир. Иллә мин сиңа аның белән очрашмаска киңәш итәр идем. Очкан кошны уктан ала, сөңгедә каты орыша. Ә менә акыл дигәне чамалы, акылны аңа Хода үлчәп кенә биргән, ахры.
Калкулыкка күтәрелделәр, һәм күз алдында иге-чиге булмаган манзара пәйда булды – ике елга тиң Иделгә коя, калкулыктан караганда, офык читләре зәңгәр рәшәдә тибрәлә иде.
– Чияле тау шушы инде, – диде вәзир Исхак һәм аттан төшмәкче итте, шулчак бер азат кычкырып җибәрде:
– Вәзир, төшмәгез, аяк астында җыланнар!
Шунда гына озын юл килгән сәфәрчеләр үлән араларында мыжлап торган җыланнарны күрделәр. Атлар пошкырына-пошкырына артка чигенә башлады, барысы да куркынып кире борылдылар.
– Кәтиб Хафиз, – диде вәзир. – Ни кылабыз?
– Казан кирмәне ерак түгел. Анда барып куныйк, киңәшик. Атлар да йончыды, юл да ялыктырды…
– Казан кирмәненә! – дип боерды вәзир.
Казан кирмәнендә аларны баһадир Бачман үзе каршы алды. Хан сәфәрчеләре хакында ул хәбәрдар икән инде, һәммәсен диярлек колач җәеп капкадан уздырды.