Выбрать главу

Кәтиб Хафиз белән Гали оланны бер өйгә куйдылар. Бачман баһадир моны кәтиб Хафиз үтенече белән эшләде. Вәзир Исхак һәммәсен дә күреп-күзәтеп торса да, бер сүз дә әйтмәде. Дөрес, нигә игътибар итәргә тиеш соң әле ул? Баян баһадир Булат олан белән керде. Әйе, барысы да Хода кулында, язганны күрми үлеп булмый.

Кичке якта вәзир Исхак кәтиб Хафизны үзе урнашкан өйгә дәштереп алды. Гали олан өйдә ялгызы гына калды. Хәер, ул үзе генә түгел иде инде, аның белән Ягъкуб би кызы Зөләйха да бар иде. Ул аның белән сөйләште, аның белән саташты, кызга сораулар бирде һәм бик рәхәтләнеп аның җавабын тыңлады. Хыялында ул кызның алсу битләреннән үпте, нечкә биленнән кочты, бераз гына моңсу, мәгәр шат, бәхет тулы күзләренә карады. Кызның күзләрен ике түгәрәк күлгә охшатты, хәтта шул күл суында битен юасы килде, чынлап та, битендә су тойды, юк, су түгел, күз яше икән – Гали олан йөрәге тулышкан бәхеттән тавышсыз гына җылый икән бит, үзе дә сизмәстән күз яшьләре ага икән…

Икенче көнне оланнарны Бачман баһадир оештырган ауга алдылар. Әллә ни кыра алмасалар да, бер поши, ике бүре алып кайттылар.

Кичке якта шаулаша-шаулаша әйләнгеч тирәсенә җыелдылар, Бачман баһадир һәммәсенә дә кисеп-кисеп ысланып кыздырылган ит бирде. Шунда ук чокып ясалган мичкә белән әче бал китереп утырттылар. Кәефләнеп алган азатлар бераздан елга буена төшеп киттеләр, аларга Булат белән Гали оланнар да иярде. Елга буендагы кичке уенга якын-тирәдәге авыллардан яшьләр дә килгән иде. Бу урынны Кызлар яры дип йөриләр булып чыкты, әйлән-бәйлән уйнаганда, Гали белән Булат та уенга катнаштылар. Казан кирмәнендә һәм кирмән тирәсендәге авылларда яшәгән кызлар хан оныкларын еш кына уртага алдылар. Уеннар, биюләр, ярышлы уйнаулар, сайлаулы яки чүпләшле уеннар шулхәтле ошады оланнарга – таралганда китәселәре килми башлады.

Кичке уеннан оланнарны Бачман баһадирның азатлары өйләренә кадәр озатып куйдылар. Бачман баһадир, соң булса да, оланнарны кирмән капкасы янында каршы алды, Галине, аерып алып, өенә чаклы озата барды. Углан аңа якын иде, атасы әмир Хаҗида хезмәт иткәне өчен генә түгел, анасы Акбикәгә битараф булмаганы өчен дә. Бачман баһадир ир уртасы кеше, әмма әлегә кадәр өйләнми яши, моңа гаҗәпләнүчеләр дә бар иде, мәгәр баһадир буйдак булып гомер итә бирде. Ишеттергәләделәр, имеш, баһадир әмир Хаҗи Акбикәсенә гашыйк, мин башка берәүне дә яратмаячакмын, дип ант эчкән икән, дип тә сөйләштергәлиләр, иллә моңа ышануы кыен иде, баһадир каравыш кызлар тота, ә инде кемнедер ярату яки яратмау аның тәгаен үз эшедер. Мәгәр бу хәлне Гали олан белми, белсә дә, һични кыла алмас иде, Бачман баһадирның якын итүен хан оныгы булуыннан күрде.

Кәтиб Хафиз өчен хикмәтле көннәр башланды. Иң әүвәл аны вәзир Исхак чакыртып алды. Башта шуңа гаҗәпләнде. Нигә вәзиргә хан кәтибе? Һәм вәзир күрше чирмеш авылыннан даны якын тирәгә таралган камны алып килергә кушкач, бөтенләй аптырашта калды. Нигә ул барырга тиеш, нигә, әйтик, Баян баһадир яисә башка берәү түгел? Алай да ул кеше кешесе иде, барырга булды. Кам аны ашамас, ашаса да, иттән-сөяктән генә тора, һич югы, могҗизалар кыла ала торган сихерчене күрер. Нәкъ шул кам җыланнарны бетерә ала, диде аңа вәзир.

– Бетерә икән, бик яхшы, – диде кәтиб Хафиз, бер дә исе китмичә. – Кайчан китим?

– Хәзер үк, бүген үк.

– Яхшы, вәзир.

Менә ул кам йорты каршында. Ниһаять, эзли торгач, Хафиз аның өен эзләп тапты. Бар икән әле изге кешеләр – күрсәттеләр, хәтта бер малай бусагасына кадәр озатты. Хафиз аңа биш тиен бакыр бирде. Үзе белән килгән ике азатны капка янында калдырып, кәтиб Хафиз чыпта кадаклаган тәбәнәк ишекне ачып, иелә-бөкрәя өйгә керде. Өй эче ярым караңгы, күз һичнәрсә абайламый. Ниһаять, Хафизның күзе караңгыга өйрәнә төште, һәм ул түр якта утыручы озын чәчле, ул хәтле карт булмаган, ягымлы гына йөзле камны күрде. Кәтиб чирмеш телен әйбәт белә иде, бил бөгеп сәлам юллады. Сәере шул булды: кам төрки телдә җавап бирде.

Камның түшендә балык тешләре, тире сырмасына төрле ялтыравык ташлар таккан, сул иңендә ике җылан эленеп тора, уң иңендә мәче башлы ябалак утыра.

Хафиз камга бик озак итеп әүвәл чирмеш телендә, аннары төрки телдә йомышын аңлатты. Әйе, Чияле тау итәгенә Сәлим хан зур Базар кала салырга ниятли икән, ә анда җылан мыжлап тора; җыланы – бер хәл, җыланнар патшасы шунда яши, аны бары тик могҗизалар кылучы кам гына куа ала. Әгәр дә мәгәр ошбу эшне җиренә җиткереп башкарса, түләүдән тормыйлар икән хан кешеләре.

Кам, кәтиб Хафиз йомышын аңлатып бетергәч, бик озак дәшми утырды. Аның иңендә утырган мәче башлы ябалак борсалана башлады, хуҗа аны мич башына җибәрде, үзе янә урынына килеп утырды.