– Түләвең ни бәядән булыр?
– Алтын белән, кам, алтын белән.
– Инде тыңла, дөньяның тынгысыз бәндәсе. Кара Бөркет атлы кам иртәгә Чияле тауда булыр. Миңа бүген атланып килгән атыңны калдырырсың.
Хафиз нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, сүзсез калды, кам муенында уралып торган җыланны алды да идәнгә җибәрде, җылан, шуыша-шуыша, кәтибкә таба килә башлады.
– Атым бәйләгән урында калыр, – диде кәтиб һәм, ишекне ачып, тышкы якка чыкты. Кайтыр юлын ул үзе белән килгән азат атына атланып кайтты.
Икенче көнне иртән иртүк барчасы да Чияле тауга – яңа кала салынасы төбәккә юнәлделәр. Алар килгәндә, кам анда иде инде. Ул кәтиб Хафизның ап-ак атына атланган да Чияле тауның нәкъ түбәсендә тора иде. Янәшәсендә салам чүмәләсе, аннан тугызар адым ара калдырып, салам сибеп боҗра ясалган. Боҗра янына якынайган вәзиргә, ары килмәскә кушып, кам кулындагы таякны күтәрде:
– Туктагыз!
Вәзир Исхак, чарасыз калып, атын артка чиктерде. Шул мәлдә кам янында әзмәвердәй ике егет пәйда булды, аларның өстендә ап-ак күлмәкләр, икесе дә бер буйда, бер киемдә иделәр. Кам атыннан төште, ике егет атның арт һәм ал аякларын тоттылар да салам чүмәләсе янына ектылар, кам атның бугазына пычак кадады. Ат башын күтәрмәкче итте, әмма кам ирек бирмәде, тезе белән җиргә кысты. Аннары атны салам чүмәләсе астына күмделәр, шуннан соң гына кам вәзиргә якынлашты, ә кинәт пәйда булган ике егет гүя җир астына төшеп киттеләр – юкка чыктылар.
– Син хан кәтибенең атын яткырып чалдың, салам чүмәләсе астына күмдең. Ни кылырга исәбең? – дип сорады камнан вәзир.
Тегесе дәшмәде, вәзирнең дорфа сөйләшүен ошатмадымы, борылды да Хафиз кәтиб янына атлады.
– Минем бу адәм белән аңлашасым килми. Мин биредә бары тик сине беләм, – диде кам.
– Мин аны беләсеңме нишләтәм, Хафиз кәтиб? – дип, вәзир якынаймакчы иткән иде, камга җитәрәк вәзирнең аты пошкырынырга тотынды, ахыр артка чигә башлады.
– Баян баһадир, алып китегез вәзирне. Мин кам белән үзем аңлашам! – диде кәтиб Хафиз.
Баян баһадир вәзир янына юырттырып килде дә аңа нидер әйтте. Исхак каерылып кам ягына карап алды да, кул селтәп, читкә тайпылды.
– Хан алдында үзегез җавап бирерсез! – дип кычкырды ул, китеп барганда.
– Кара Бөркет кам, кичер аны. Акылны кешегә бизмән белән өләшмиләр.
– Хан вәкиле, бүгенгедән санаганда тугызынчы көнне иртән иртүк бирегә килегез! – диде кам һәм борылды да чия куаклары арасына кереп китте.
– Шуңа ышанасыңмы, Хафиз?
– Башка чара юк, баһадир. Тугызынчы көнне без биредә булырга тиешбез. Мин шуны гына беләм.
– Кам түгел, күз буучы ул. Теге егетләр кая югалды? Барлар иде, кинәт юкка чыктылар. Күз буучы булмыйча, кем ул?..
– Кайсы кам күз бумый, баһадир. Кайтыйк кирмәнгә. Тугыз көннән килербез. Сүзендә тормаса, иң әүвәл мин үзем аны…
– Остазым, – диде, ниһаять, алар янында торган Гали олан. – Кам кайда күздән югалды?
– Җир упты аны, олан, җир упты. Бәлкем, җылан патшасы янына киткәндер. Киңәшергә. Җылан патшасы хакындагы хикәятне дә шул кам уйлап тапкан, диләр. Ул минем атымны корбан итте. Кемгә дип беләсең? Җылан патшасына.
– Кам җылан патшасы телен беләмени?
– Белә. Тик уртак тел таба алырмы икән? Урын бик матур. Күрәсеңме нинди хозурлык! Идел елгасы җәелеп ята. Казан елгасына инеш килеп кушыла, ә анда әнә Кабан күле. Бу исемнәрне миңа Бачман баһадир әйтте.
– Димәк, монда бик борынгыдан төрки халкы яшәгән, остазым?
– Яшәгәннәр, әле дә яшиләр. Әнә күрәсең бит авылларны. Йә, кузгалдык…
Алар вәзирне, Булат оланны куып җиттеләр.
– Кәтиб Хафиз, Бөркет атлы кам җылан патшасы Аждаһаны куып җибәрә алмаса, мин менә бу кылычым белән аның башын кисәчәкмен.
– Җылан патшасын кем куар? Аждаһаны кам куса куа ала, безнең кулдан килә торган нәрсә түгел кебек миңа. Әллә соң вәзир бер-бер юлын беләме?..
– Кемнән көләсең, кәтиб?
– Көлмим, вәзир. Мин аңа атым корбан иттем, уч тутырып алтын бирдем. Мин түгел, син көләсең миннән… Ни дипме? Җиңел генә синең кармагыңа эләгүемнән.
– Мин моны хан боерыгын үтәү өчен эшләдем, кәтиб Хафиз.
– Әйе, без бирегә барыбыз да бер максат белән килдек, вәзир. Максат бер, әмма теләкләр үзгәдер.
– Вәзир, мин монда кәтиб Хафизның бернинди гаебен дә күрмим. Киресенчә, ул кулыннан килгәннең барысын да эшләде кебек. Ә менә без әлегә ияреп кенә йөрибез, – диде Баян баһадир.
– Мин җыланнарны да, җылан патшасы булган Аждаһаны да Чияле таудан куу ягында түгел. Кала салу өчен Чияле таудан башка да урын бетмәгән, – диде моңа кадәр бер сүз әйтмәгән Булат олан.
– Һе-һе-һе… Булат олан да телгә килде, Булат оланның да теле ачылды.