– Җылан патшасы Аждаһаның ачуын китерсәң, безгә генә түгел, илгә дә яман хәлләр килер, ди.
– Кем шулай ди, Гали олан?! – дип кинаяләп сорады вәзир.
– Чәчкә-ана шулай дип әйтеп әйтә, ди.
– Менә сиңа мә. Кемнәр белән юлга чыктым мин. Без хан оныкларына яңа кала салырга урын эзлибез, ә алар… Хәер, мин риза, көтик тугыз көн. Шуннан соң да Чияле тау тулы җылан мыжлап торса, мин ул камның кулын – кулга, аягын аякка чабып ташлаячакмын! Ишеттегезме?! Тугыз көннән! – диде вәзир Исхак һәм атына камчысы белән шундый китереп сукты ки, аргамагы үрә басты.
Чияле тау итәгенә барырга бер көн калгач, кенәз Андрей кулындагы базар каласыннан Үргәнечкә юл тотучы Сәлим хан сәүдәгәре Биккол килеп төште. Хан сәүдәгәре ят җирдә угланын җирләгән, шуңа кәефе юк иде, биредә кәтиб Хафизны күреп, күз яше белән җылап җибәрде. Биккол Сәлим ханга сәүдәгәрлек кыла һәм ханның иң ышанычлы кешеләреннән санала иде. Бикколны белмәгән баһадир юктыр, чик буйларында аңардан җыем да алмыйлар иде. Чөнки хан сәүдәгәре. Кирмәнгә олавы белән килеп кергән Бикколны күрде дә кәтиб Хафиз аңа каршы китте. Бу кешене ярата иде ул, чөнки сәүдәгәр чит илләрдән яңадан-яңа китаплар алып кайта, гыйбрәтле хәбәрләр җиткерә иде.
Хафиз кич белән хан сәүдәгәре туктаган өйгә китте. Үзе белән Гали оланны да алырга иткән иде, уеннан кире кайтты. Олан бирелеп китап укып утыра иде, бүлдерәсе килмәде.
Биккол сәүдәгәр хан кәтибе Хафизны ишек төбенә чыгып каршы алды, җитәкләп диярлек түр якка алып керде, сәкегә җәйгән киезгә мендәр ташлаган иде, шунда утыртты.
Дога кылдылар. Хәл-әхвәлләр сораштылар, ары килеп, күзгә-күз карашып алдылар.
– Безне монда Ходай үзе кавыштыргандыр, Биккол.
– Шулайдыр, шулайдыр, кәтиб. Йә, сөйлә, ни эзләп килеп төштегез Казан кирмәненә?
Кәтиб Хафиз барысын да түкми-чәчми сөйләп биргәч, Биккол беркавым дәшми-тынмый утырды. Аннары торды да ишекле-түрле йөренергә кереште, ахыр чурасына кымыз һәм ризык китерергә кушты, шуннан соң гына:
– Сәлим ханның Казан елгасы тамагына олы Базар кала салуын хуплыйм, кәтиб Хафиз, – диде кинәнә төшеп. – Күптән кирәк иде. Мин әмир Хаҗига, Казан кирмәнен сала башлагач та, «урыны бу түгел, елга тамагына салырга кирәк» дигән идем, тыңламаган булды. Ә хәзер әнә үзе үк өтәләнеп йөри икән. Базар кала гына аз булыр, олы кирмәнле итәргә кирәк булыр ул каланы. Урыны, урыны ни тора! Җылан күп күбен. Бетәр ул, кешедән җылан гына түгел, аюлар да кача башлады. Оныкларын да җибәргән икән… Күреп кайтсыннар дигәндер инде. Азындыра, азындыра оныкларын хан. Мин алардан җир сукалатыр идем, ерак илләргә сәүдәгәрләргә ияртеп җибәрер идем. Шомарсыннар, йөргән таш шомара бит, дөнья күрсеннәр иде. Мин бераз чамалыйм, кәтиб, оланнарның берсе тәхеткәбилгеләнгәндер инде, ә? Чәчкә бәйрәмендә хан үзе Гали оныгына тәхетен вәгъдә итте, дидеңме әле?.. Һе. Бу бит коточкычхәл, кәтиб Хафиз! Коточкыч! Менә күреп тор, тиздән бу ике олан кан коя башларлар. Әйе, Хафизҗан, хикмәтле заманнар кичерә Болгар. Бөек калада чиркәү салдылар, атна саен чаңсугалар. Хан сараен урыстан килгән баһадир саклый. Шәех Игәнәй ни уйлый икән?.. Бер кайткач, шул хакта ханга әйткән идем, беләсеңме ни дип җавап бирде. «Бер дин – бер акыл, ике дин— ике акыл», – диде. Тукта, тагын бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш, Олуг Мөхәммәт илчесен үтергәннәр икән! Хакмы шул?
– Хак, Биккол, үтерделәр. Шайтан каласында.
– Гаҗәп. Нигә керде микән илче Шайтан каласына? Никалган аңа анда?
– Гөнаһка батма, Биккол. Шайтан каласын кем саклаганны беләсең… Миңа калса, бүген Сәлим хан Болгарны икегә аермакчыдыр. Аңа ике оланның кайсысы тәхеткә утырса да барыбер, ә менә миңа барыбер түгел, Биккол. Ханның Бөек калада чиркәү салдыруын мин дә хупламыйм. Бер кешедә ике җан булмый, ә иман бары тик җан белән керә, җан белән чыгадыр. Мәгәр Болгар башына төшкән бәла чиркәү түгелдер, Биккол. Ә тәхеттә кемнең утыруындадыр. Минем хыялым Гали оланны Болгар тәхетенә утыртудадыр. Шәех Игәнәй белән епископ Габбасны килештерергә теләмим. Алар күптән инде икесе ике ярда басып сөйләшә, араларында күпер салып булмастай елгадыр. Елга киң, ярларына бәрелә-сугыла ага, аларның берсе дә теге яки бу якка чыгарга теләми, гәрчә елга башына табарак күтәрелсәләр, бер хикмәт күрерләр иде: тибеп чыккан җирдә елга ярсыз икән бит. Әйе, христиан вә мөселман диннәренең чишмә башлары бердер. Хәзер әнә аркылы чыкмаслык киң елгага әверелгән – икесе ике күздән күрәләр дөньяны. Сәлим хан күп нәрсәне бөтенләй күрмәс булды. Күрепме күрергә теләми. Багучысы Таймас күп вакытта Ага Базарда кымыз чөмереп утыра. Сәлим хан тыныч: вәзир Исхак күп изгелекләр эшләде – күрше Владимир кенәзе белән солыхны яңартты, угланы Илһамны кенәз нәселенә өйләндерде, аннан туган Булат оланның кулыннан кылыч төшми – ике туган арасында канлы сугыш китсә, кемнең башы келәмгә очар дип беләсең, Биккол? Гали оланның. Кардәш буртаслар авыл-авыл кенәз Андрей биләмәсенә күчәләр. Ни өчен дип беләсең? Тынычлык китеп бара Болгарда, хан энесе белән тынышмый, Тубыкбай да энесе Җик Мәргәнне куып җибәргән, тиздән Сәлим ханнан әмир угланы Хаҗи аерылып чыгар – эшләр шуңа таба бара. Ә Сәлим хан кирмән өстенә кирмән салдыра. Илне кирмәннәргә бикләнеп кенә саклап калып булса икән ул. Илне кирмән түгел, илне яңа корал, көчле иман саклыйдыр…