Выбрать главу

– Илдән киттеңме, әллә ниләр була да куя. Куеп торыйк әле, Хафизҗан, сарай кайгыларын. Минем үз кайгым үземә бик җиткән.

– Әйе шул, Биккол. Сәүдә эшләрең ничек бара? Коллар да алгалыйсың икән. Шәп түгел. Хан белеп алса…

– Хан белә, Хафизҗан, белә. Кол сатып алган юк диярлек хәзер. Йөртүе кыенлашты, качалар. Бу юлы аталы-угыллы берәүне алдым, үзе теләде. Угланын кенәз сугышчы итеп алырга иткән, шуннан качкан.

– Син гомерең буена изгелек кылырга теләдең, Биккол, мәгәр кол йөртү изгелекме? Белмиләр ул бичаралар бер богаудан ычкынып, икенчесенә эләгәчәкләрен. Кенәз Базар-каласында богау йөрткән булса, Үргәнечтә авызлык кигертүләре бар.

– Һәй, Хафизҗан, Хафизҗан, киләчәкне мин беләмме, синме?.. Барысы да Алла кулында.

– Тик Аллаһы Тәгаләнең бизмәне юктыр, булса, берәүгә гелән кайгы-хәсрәт, икенчегә шатлык өстенә шатлык өеп тормас иде.

Ул арада табынга сый-ризык керттеләр. Сәүдәгәр Биккол ризыкның рәтен белә иде, әллә ниләр хәстәрләткән. Кәтиб Хафиз һәммә ризыкка җитеште, бик тәмләп ашады, әмма әче балына үрелмәде.

– Бал эч дип кыстамыйм, Хафизҗан, үз җаеңны үзең кара, иллә бер чокыр гына шайтан да күтәрәдер инде аны. Эчмәсәң кыстамыйм, алып куярга кушам.

– Әйе шул, Биккол, алсыннар әле аны. Булмас, ахры. Иртәгә яңа кала салынасы Чияле тауга барабыз. Җылан патшасы Аждаһа белән очрашасы бар. Ошатмавы мөмкин. Эчкән кешеләрне үзе белән алып китә икән, диләр.

– Нинди Аждаһа ул тагын? Юк сүзне!..

Хафиз иртәгә буласы хәлләрне түкми-чәчми сөйләп бирде. Сәүдәгәр Биккол тыңлап утырды-утырды да торып йөренергә тотынды.

– Менә хикмәт диген син аны, ә? Ни генә уйлап тапмый бу Сәлим хан.

– Сәлим хан түгел, вәзир Исхак, Биккол.

– Вәзир Исхак?! Вәзиргә үзе утырган ботакны кисү нигә кирәк булды икән? Тамаша. Син угланның берсен чынлап та кала нигезенә күмәрләр, ягъни корбан итәрләр дип уйлыйсыңмы?

– Шулай булмагае дип куркам. Сәлим ханга бер оланнан котылу зарур.

– Кыргыйлык бит бу! Иманы кайда ханның?! Мин моңа ышанмыйм, Хафизҗан. Ышанмыйм. Хан җибәргән хат кемдә инде?

– Баян баһадирда.

– Баян баһадирда? Менә нәрсә, Хафизҗан, безгә ул хатны кулга төшерергә кирәк. Мең алтын биреп булса да.

– Баян баһадир моңа барыр дисеңме?

– Баһадирны ни өчен Болгарга килде дип беләсең? Алтын китерде аны бирегә, алтын, Хафизҗан. Менә нәрсә, хатны кулга төшерүне үз өстемә алам, Хафизҗан. Калганы синең эш.

– Булыр дисеңме шуны, Биккол? Кабатла әле, кабатла сүзеңне.

– Хатны кулга төшерүне үз өстемә алам. Син торып тор. Мин баһадирга киттем.

– Алла кодрәт бирсен үзеңә, фәрештәләр юлдашың булсын…

Күп тә үтми, серле хатны тотып кергән Бикколны күргәч, Хафиз үз күзләренә үзе ышанмады.

– Мин аны хәзер үк кире илтеп бирергә тиеш, Хафизҗан. Ач, укы, җаен беләсеңдер, җилем белән ябыштыр. Мөһерне үзем сугармын. Биккол сәүдәгәр мөһере хан мөһереннән бер дә ким түгел.

Кәтиб Хафиз бу хәлгә аптырабрак калды. Хыялның чынга әверелү мәлләре шул микәнни инде? Ипләп кенә мөһерне ватты, төргәкне сүтте, һәм күзләре хат юлларына төшүгә, ике күзе дүрт булды.

– Хан, чынлап та, бер оланны яңа кала нигезенә корбан итәргә боерган, Биккол.

– Корбан итәргә?! Йа Хода! Кайсысын?

– Жирәбә салырга кушкан. Кайсысына төшә.

– Һәй, Аллам, Хафизҗан. Хан, ахрысы, чынлап та акылдан язгандыр. Хәер, бик үк акылга җиңеләйгән дип әйтеп булмый. Бер олан аңа чынлап та комачаулый. Кайсысына төшсә дә, син аны коткарырга тиеш, Хафизҗан. Борынгы бабаларыбызның йоласын тоту кыргыйлык булыр.

– Ничек итеп? Ничек итеп, Биккол?

– Уйларга кирәк, Хафизҗан, уйларга. Хәзер хатны төр, мөһерем сугыйм да баһадирга илтеп бирим. Хатның миңа күпмегә төшкәнен соңыннан әйтермен.

Биккол хатны алып киткәч, кәтиб Хафиз бер чокыр әче бал эчеп куйды. Хәзер ул барысына да төшенде.

«Әйе, төшендем, – дип сөйләнде ул үзалдына. – Ханга Гали олан комачаулый, беренче чиратта ул аннан котылырга тели. Тәхетне аңа вәгъдә итте. Санаулы көн тиз җитә, тәхет вәгъдә ителгән, ә хан әле үз көчендә, тәхетне берәүгә дә бирәсе килми. Моннан кайткач, Сәлим хан оланны яңа кала нигезенә корбан иткән вәзирен хөкем итәр, бәлкем әле, мине дә. Шаһитлар калмаска тиеш. Хәер, борын-борын заманнан ук Болгар ханнары акыллы кешеләрне яратмаганнар. Милади белән 922 елда Болгарга килгән Багдад хәлифе сәркәтибе язуынча, «Бу кеше бик күп белә башлады, Тәңре янына китсен» дип, хикмәт ияләрен агачка асып куя торган булганнар. Акыллы башларга күмелү дә тимәгән».