Выбрать главу

Ул арада Биккол кайтып та керде:

– Булды, Хафизҗан, котылдык. Алла кушканы булыр. Иншалла, барысы да әйбәт булыр.

– Утыр әле, утыр, Биккол. Сиңа мәгълүмдер, Биккол, сарайда минем синнән дә якын кешем юктыр. Зарым тыңлаган һәм хәлемә кергән кеше бердәнберем син булдың! Инде киңәшең бир, хан кәтибе ни кылсын?

– Киңәшем шул булыр, кәтиб, хәзер үк камга бар.

– Камга?! Төн уртасындамы?..

– Әйе, Хафизҗан, төн уртасында. Курыкма, синең белән мин дә барам. Әйдә кузгалыйк, без таң беленгәнче кайтып җитәргә тиешбез.

Бу төнне таң бик озак атты. Кичтән үк чыгып киткән остазын көтә-көтә Гали олан да йокыга талды. Хафиз исә таң аткач та кайтып җитә алмады. Гали оланны вәзир Исхак кереп уятты:

– Гали олан, Гали олан, тор инде! Хафиз кайда, остазың кайда дим?..

Вәзир Исхак кичтән эчкән эчемлектән әле булса айнып җитмәгән, теле көрмәкләнмәсә дә, исерек иде. Ул менә ничә көн инде җыланнарны бетерүне хан кәтибе Хафизга тапшыруына үкенеп йөри, бу хакта кемгә булса да зарланасы килә, әмма Гали олан аны тыңларга теләмәде, башыннан ук ябынып ятты. Вәзир Исхак олан яныннан кул селтәп чыгып китте. Ул чирмеш камына ышанды да, ышанмады да. Бу эшне хан кәтибе Хафизга йөкләве, тегенең бер көндә кыласы эшне тугыз көнгә тартуы, кам үзе, кием-салымы, кыяфәте-кыланышы бер дә иман китерерлек түгел иде. Ләкин вәзирнең башка чарасы юк иде. Ул бүгенгәчә көтте, сабыр итте. Һәм менә көткән көн дә килеп җитте. Вәзир бүген бик иртә уянды. Кичтән әче бал эчеп, Бачман баһадир китергән каравыш кыз янында төн уздыргангамы, йокысы туймаган, кәефе юк, чапанын гына иңенә ташлап, Хафизны орышып чыкмакчы иткән иде – өйдә очрамады. Вәзир Исхак болдырга чыкты да каршыдагы мәчет манарасында чәр-чәр килгән чәүкәләргә игътибар итте. Нинди кош бу чәүкә дигәнең, мәчет, чиркәү манарасын ярата. Чыр-чыр да чәр-чәр, гелән сарай куштаннары инде, бер дә талашмый тормыйлар. Ул арада манарага мәзин менде, чәүкәләр чыр-чу килә-килә очып киттеләр. Мәзин ике колагына тотынды да сузып-сузып азан әйтә башлады.

Болдырга басып, манарада азан кычкырган мәзинне карап тору бер хәл иде, түзмәде, ә менә борып-борып эч авырта башлагач, җитмәсә, каравыш кыз килеп сарылгач…

– Ни булды, хәкимем?

– Күңел болгана, әллә балы яшь булды, әллә симез ит ярамады… Әйттем аны кирәкми дип, тутырдың да тутырдың…

– Мин сиңа хәзер андыз суы бирәм, юып алгандай итәр, хәкимем.

– Куй, – диде вәзир, эчен тотып. – Болай да көчкә басып торам. Бу мәзине дә туктамады. Чыгар әле ук-җәяне, атып төшеримче үзен. Шул тамаша озак азан кычкыралармы!..

– Бәлкем, хәкимем, ул да кичке якта әче бал эчкәндер?

– Һе-е, көлке түгел. Атам мин аны, мөртәтне!

– Хәкимем, кеше ишетүе бар ич.

– Кеше ни ул миңа. Мин үзем түрә монда! Хода ишетмәсен, диген, пумала баш. Кая, чыгар, булмаса, шул андыз суыңны. Ярдәм итмәсме. Гел чыдамалы булмый башлады. Бөтереп-бөтереп китерә, хикмәт…

Каравыш кыз төнәтмәне чыгарып бирүгә, вәзир бер савыт андыз суын тын алмыйча эчеп бетерде.

– Тагын чыгарыйммы? – диде кыз, ягымлы итеп.

– Җитеп торыр.

Андыз төнәтмәсе тәмсез, агач тамыры исе килә иде. Эчкән вакытта вәзирнең күзе каравыш кызның зифа сынына төште. Шундук төнлә булган хәл күз алдына килде, кыз аңа болай ук зифа сынлы булып күренмәгән иде. Биредә исә гүя алиһә үзе. Бирсә бирер икән Ходай адәм баласына сылулыкны! Вәзирнең йортында өч хатын, берәүсен дә кимсетмәде, өчесенә өч өй салып бирде, иң мөһиме, яннарына ханнар кебек чиратлап түгел, теләге кайсына юнәлә, шуңа керде. Бер тапкыр ул карт хатыны янында ат караучысын күрде. Теге мут җан хатын янында шундаен сырпалана ки, вәзир көнләшеп куйгандай булды. Юк, ихластан көнләмәде, иллә бераз гына ачуы чыкты, мәгәр бу да озакка бармады, шундук шатлыкка әверелде. Ул аларны күрмәмешкә салышты, аннан кинәт кенә яннарына килеп чыкмакчы иткән иде, ахыр бу уеннан да кире кайтты. Мәгәр шушы көннән карт хатыны янына бөтенләй кермәс булды. Хәер, хатынның да ир-канаты өчен бәгыре бик өзелмәде бугай. Ул, ачыктан-ачык ук булмаса да, ат караучыны үзенә ияләштерде. Вәзирнең яратканы өченче хатыны иде. Исхак каравыш кызын кисәк кенә өченче хатыны белән чагыштырып карады. Яшь хатынына караганда да чибәр иде каравыш кыз. Күр әле бу хикмәтне, эч авыртуы да туктады бит. Вәзир кызның беләгеннән эләктереп алды, икенче кулы белән биленнән кочты.