Выбрать главу

– Хәкимем, кеше-кара күрүе бар ич…

– Күрсеннәр. Мин сине дүртенче катыным итеп алам. Үзеңә бер өй салырмын, барырсыңмы? Әнә теге мәзиннән никах укытабыз да…

– Үртәмә әле, бар да шулай ди дә китә дә бара…

– Кем тагын «бар да»?! Югал күз алдымнан!

Шунда ул кәтиб Хафизның болдырга менеп килүен күрде.

– Вәзир, кузгалырга вакыт җитеп килә, минемчә.

– Хәерле иртәң кайда, зыялы зат?! Кузгалырга булгач кузгалырга.

Вәзир Исхак, кәтиб Хафиздан кайда йөрүен сорарга да онытып, киенергә үз ягына омтылды.

Кам аларны Чияле тауда көтеп тора иде инде. Вәзир Исхак берәүгә дә күтәрелеп карамады, аның камны да, оланнарны да, баһадирны да, кәтиб Хафизны да, казый Саксинны да күрәсе килми, бу хикмәтле хәлне тизрәк үткәрергә ашыга, аңа кайсы олан корбан ителсә дә барыбер иде. Иллә бер нәрсәне ачык белә иде вәзир, хан фәрманы җиренә җиткерелеп үтәлергә тиеш. Күр әле бу хан кәтибен, әллә елмая инде? Елмай-елмай, тиздән үкереп җыларга туры килмәгәе, әйтик, шәкертеңне җир астына күмгәч. Ә мин аны күмдерермен. Кайсы олан чыкса да, каберенә кереп ятар. Тик бу кам җыланнар патшасы Аждаһаны качыра алырмы? Бирерме Аждаһа кадәр Аждаһа үз төбәген? Бу тау Аждаһа утары лабаса! Хәзер инде кире кайту юк. Әйдә, куа бирсен җыланнар патшасын. Безгә яңа кала салырга урын кирәк, менә шул Чияле тау төбәге.

Ул арада кам салам чүмәләсенә ут салды. Ә үзе чүмәлә тирәли шалтыравыкларын зеңләтә-чеңләтә, әллә ниткән ят тавышлар чыгара-чыгара әйләнә башлады. Камның муенында ике-өч җылан – тереләр, кыймылдыйлар, әле муенына уралалар, әле бөтерелеп алалар. Кам чүмәлә тирәли тугыз тапкырәйләнеп чыгарга тиеш. Һәм шулай итте дә. Чүмәлә ялкынланып янабашлады. Шулчак чүмәлә төбеннән ябырылып җылан көтүе чыкты, алар бөтерелә-бөтерелә ысылдыйлар, чәбәләнәләр, бер-берсенә уралалар, ни кылырга белми бәргәләнәләр иде. Камбертуктаусыз чыбыркы шартлата, яман тавышлар чыгарыпкычкыра, кемгәдер яный, ул да түгел, ялына-ялвара, җылар дәрәҗәгә җитеп, Аждаһаның күккә күтәрелүен үтенә иде. Кам муенындагы бер җыланны дөрләп янган чүмәлә ялкыны уртасына ташлады, шундук утның икенче ягында ап-ак күлмәк кигән егет пәйда булды. Кам икенче җыланны ташлады, икенче егет пәйда булды. Кам егетләргә икенче боҗрага ут салырга боерды. Аның тавышы шундый көр, шундый көчле иде ки, бер читтә дөрләп яна башлагач, кам икенче боҗра тирәли тугыз тапкыр әйләнеп чыкты. Бу юлы инде ул кемгәдер янады, кемнедер куды. Икенче боҗра салам өеме янып бетүгә, кам янә акырынырга-бакырынырга тотынды. Барысы да күреп тордылар, җыланнар бер-берсенә уралган-бөтерелгән килеш зур салам чүмәләсенә күчеп беттеләр. Кам икенче боҗраны ташлады да җир астыннан калыккан егетләргә уртадагы салам чүмәләсенә ут салырга кушты. Зур салам чүмәләсе кинәт янып китмәде, кам шалтыравыкларын зеңләтә-чеңләтә чүмәлә тирәли әйләнүен дәвам итте. Менә чүмәлә өстендә кара төтен күренде, шунда шаман-кам муенындагы өченче җыланны салам чүмәләсенә ыргытты һәм шундаен итеп кычкырып җибәрде ки, моның артыннан чыбыркысын шундаен каты итеп шартлатты ки, тамаша кылучыларның беришесе, борылып, бу тирәдән ераграк китү җаен карадылар. Әмма вәзир Исхак кузгалмады. Зур салам чүмәләсе астында кәтиб Хафизның ак аты ята иде. Бәхәссез, үләксә тирәсенә чебен-черки җыела, төрле хәшәрәт, ә төрле хәшәрәт янында җыланнар. Җыланнар беренче боҗрадан икенчегә күчтеләр, икенчедән – төп чүмәләгә. Мәхшәр шунда башланырга тиеш. Чынлап та, чүмәлә өстендәге төтен торган саен куера барды. Чүмәлә дәү җанвардай селкенергә тотынды, ахыр килеп, очып китәргә теләгәндәй, төтенгә ияреп, бер-берсенә ишелә-укмаша, җыланнар күккә күтәрелә башлады. Җыланнар бер-берсенә урала-урала һаман биеккә, өскә юнәлде. Аларның кайберләре, укмашкан җирдән ычкынып, кире ут эченә төште, ә кара төтенгә ияргәннәре һаман югарыга очты. Кисәк чүмәлә күзгә күренеп калтыранып куйды, ул да түгел, һавага кара төтен сузылды, ул, өермә баганасыдай, болытларга барып җитте. Кам тамагы ертылырдай хәлгә җитеп кычкырып җибәрде:

– Аждаһа өен ташлап китә! Аждаһа өен ташлап китә!

Чынлап та, кара төтен эчендә ниндидер канатлы җылан күренгәндәй булды, ниндидер мизгелдә аның төсе алышынды, кояш нурларына чагылыпмы җем-җем итеп куйды һәм күз ачып йомганчы күздән язды. Ниндидер мизгелдә бөтен әгъзалары ихтыярсыз катып калган тамаша кылучылар, Аждаһа күздән язуга, иркенләп сулыш алдылар.

Әйе, җыланнар патшасы, әллә үзе теләп, әллә теләмичә, үз төбәген ташлап очып китте. Моны барысы да күрделәр шикелле. Хәзер алар янган чирәмдә хәле китеп утырган камны күзәтә иде. Кам күмерләнгән чирәмгә төртелгән дә тынып калган. Кисәк ул бүре кебек улап җибәрде, барысы да сискәнеп куйды, ахыр кам җыларга кереште, ә үзе куш йодрыгы белән җиргә төйде: