– Моңа мин гаепле, мин! Мин аны кудым, мин! Ал җанымны, Тәңрем, ал. Мин гаепле Аждаһа алдында, мин! Күмегез мине шушы төбәккә, казыгыз кабер! Ишетәсезме, казыгыз, күмегез!..
– Кам акылдан шаштымы әллә? – дип сорады вәзир янәшәсендәге кәтиб Хафиздан. – Нигә бу тамаша шашына?..
Кәтиб Хафиз дәшмәде, атыннан төште дә кам янына килде, сак кына иңбашына кагылды. Шунда кам тораташтай катып калды, гүя ул үлгән иде. Кәтиб, каты ташка кагылгандай, кулын тартып алды. Кам җиргә капланган да тынып калган иде. «Ул исән, – дип үз-үзен тынычландырды Хафиз. – Ул исән, әнә егетләре дә аның исенә килүен көтеп торалар. Күр әле, егетләре янында бер эт пәйда булды. Эт, койрыгын селкә-селкә, Хафизга карап тора башлады.
«Йа Алла, бу ни хәл инде тагын!» – дип уйлады кәтиб һәм камның нидер пышылдавын ишетеп шым булды.
– Кичер мине, кичер мине, кичер мине, – дип, кам бертуктаусыз тәкрарлап тора иде.
– Кам, тор инде, тор, – диде кәтиб Хафиз. – Син изге кеше, кам, изге кеше. Син Аждаһаны кудың, син безгә ярдәм иттең. Тәңре синең бу изгелегеңне онытмас…
Әмма кам селкенмәде дә, ул һаман җыланнар патшасының кичерүен теләп ятты.
– Калдыр үзен, – диде вәзир Исхак. – Баян баһадир, бир хан фәрманын кәтиб Хафизга! Юк, үземә бир!
Вәзир Исхак кулына төргәкне алды, хан мөһеренә күз төшерде дә кәтиб Хафизга сузды:
– Укы, кәтиб, кычкырып укы! Барысы да ишетсен!
Кәтиб Хафиз әкрен генә төргәкнең җебен өзде, фәрман кәгазен сүтеп җибәрде һәм кычкырып укый башлаган иде, төртелеп туктап калды.
Кичә кич бер тапкыр укыган булса да, куркыныч иде хан фәрманын бар кеше алдында кычкырып уку.
– Укы, укы, кәтиб, – диде вәзир Исхак. – Шулаймы, казый, хан боерыгы үтәлергә тиеш.
– Хан фәрманы барыбыз өчен дә алшарттыр, – диде казый.
Кәтиб Хафиз оланнарга күз төшереп алды, әмма балалык беләнме, хан оныклары икесе дә елмаялар иде.
– «Вәзир Исхак, мин сиңа илем ышанып тапшырдым. Син һәрчак миңа тугры булдың. Хәзер янә бер боерыгым үтә. Бабаларыбыз йоласын тотып, Чияле тауда Гали белән Булат оныкларыма жирәбә салдыр. Кайсысына жирәбә чыга, шуны яңа кала сарае салынасы төбәккә корбан иттер. Болгар ханы Сәлим. Милади белән 1167, һиҗри белән 562 елдыр».
Азатлар ашык-пошык кабер казый башлады. Тирә-юньгә көл тузаны күтәрелде, янә сасы көйгән ит исе таралды.
Баһадир Баян бу хәлгә ышанып җитмәде, вәзир шаярта дип уйлады; гәрчә вәзирнең һични кыла алмавын белсә дә, баһадир әле аңа, әле казый Саксинга, әле оланнарга карады. Оланнар бу хәлне чынлап та уен гына итеп кабул иттеләр бугай, хәтта көлемсерәбрәк торалар иде. Баян баһадир өчен гаять зур сынау башланды. Ни кылырга тиеш ул? Вәзир Исхакны туктата алмый, мәгәр аңа каршы тора ала. Юк, барысы да юри генә эшләнәдер. Болгар халкының кайберсе, йола куша дип, әле булса мәет янына өч көнлек ризык куя. Нигә кирәк ул ризык гүргә кергән адәм баласына, үлгән кеше ашый буламы?
– Чөегез көмеш тәңкә, кәтиб Хафиз! Кылыгыз хан боерганны!
Вәзир торган саен зәһәрләнә бара, аның һәр боерыгына ихласлык төсмере өстәлә иде.
– Кем кайсы ягын ала? – дип сорады кәтиб Хафиз оланнардан.
– Күн ягы миңа, мин күн ягын яратам, – диде Гали олан.
– Миңа… – диде Булат олан һәм, җылар дәрәҗәгә җитеп, йөзен чытты.
Вәзир Исхак каты бәгырьле кеше түгел иде, ул оланнарның берсен дә яңа кала нигезенә корбан итәргә теләмәде, хәтта ханга киңәшне дә ихлас күңелдән бирмәде, ләкин бу хәл чынга әверелгәч, кире кайтарып алып булмавына да инанган иде инде. Әгәр дә мәгәр бу оланны корбан итмичә Бөек калага кайта икән, икенче көнне үк хан аның башын кистерәчәк, тикмәгә генә Саксин казыен ияртеп җибәрмәгәндер. Бәлкем әле, шулай булуы хәерлерәк тә булыр. Бу ике олан арасындагы кан коюдан меңләгән гаепсез кеше һәлак булачак, ә монда бер олан, бер җан. Әйе, мин уйлаганча ук җүләр түгел икән шул Сәлим хан.
Вәзир боерыкларны бирә торды, аңа берәү дә каршы әйтмәде. Әйе, кем генә вәзир кадәр вәзиргә каршы әйтергә кыяр икән! Ул арада каберне өлгерттеләр. Әлегә кадәр җиргә капланып яткан кам торып утырды, акрын гына күтәрелде, вәзир янына килде. Көмеш тәңкәне чөеп җибәрделәр.
– Күн! – дип кычкырды тәңкә чөйгән азат.
– Гали олан! – диде вәзир Исхак, тавышын күтәрә төшебрәк. – Илтегез Гали оланны кабер янына!
Ике азат Гали оланны иярдән йолкып алдылар, вәзир аты янына китереп бастырдылар.
– Гали олан, – диде вәзир. – Ир бул! Урының җәннәттә булыр, гөнаһсыз китәсең…
– Вәзир, – диде кам. – Мин сезне бу бәладән коткара алам. Оланны миңа бирегез. Мин аны үзем күмәм. Җыланнар патшасы алдында языгым зурдыр, мин үземне аның алдында акларга телим. Аждаһа хәлемә керер дип уйлыйм…