Вәзир көлемсерәп куйды. Кам, Чияле тау төбәгеннән җыланнар патшасын куам дигән булып, кәтиб Хафизның атын яндырды, дөресен әйткәндә, кам бу төбәкне алтынга сатты. Кеше җирен бушка бирәме! Булмаган ул, булмас та. Хәйләкәр, хәйләкәр кам. Ә хәзер олан белән… Хәер, күмә бирсен, языгы чынлап та үзенә булыр, ике азатны үлемнән коткарыр. Чөнки вәзир Гали оланны ике азатка күмәргә кушар иде. Ни баһадир, ни казый, ни кәтиб, ни үзе моңа бармас. Вәзир Исхак белә иде, оныгын яңа кала нигезенә күмгәнне ишеткәч, хан кем күмгәнен сорар һәм халык алдында, бигрәк тә Гали оланның атасы белән анасы алдында акланырга теләп, кылган эшне кыргыйлыкка сылтап, күмүче азатларның башларын кистерер иде.
– Барың, кылың! – диде камга вәзир.
Кам оланны җитәкләде дә Чияле тау башына таба алып китте. Тауга менеп басуы булды, аның янында бер эт, тәүге ике егет пәйда булдылар. Кам Гали оланның киемнәрен салдырды һәм эткә япты, Гали оланга озын ак күлмәк кигерде. Гали олан булган хәлгә ышанмый, шуңамы сүз әйтергә кыймый тора, кам ни кушса, шуны эшли иде. Кам кабер тирәли олан белән бергә әйләнеп чыкты, ә эт исә аларга иярде. Аннары туктады да этнең колагына нидер пышылдады, эт шаманның битен ялады, нидер сизенеп шыңшыды. Кам икенче бер ак күлмәк чыгарды, аны карачкы сыман итеп таягына элде. Элде дә кабер балчыгына кадады һәм янә кабер тирәли тугыз тапкыр әйләнеп чыкты, чыкты да туктап та тормастан, күз ачып йомганчы ак күлмәк кигән оланны кабергә ташлады, аның артыннан кабергә эт сикереп төште. Кам үзе һаман кабер тирәли йөгерде, үзе әзмәвердәй егетләренә тиз-тиз каберне күмәргә кушты. Егетләр каберне бик тиз өеп куйдылар һәм, кам кул селтәүгә, капылт юкка чыктылар. Кам кабер өстенә таягын кадады һәм кәтиб Хафиз янына килде, баш иде.
– Кәтиб Хафиз, – диде вәзир, букчасыннан бер янчык алтын чыгарып. – Бир шуңа минем исемнән янчыкны. – Аннары һәммәсенә дә мөрәҗәгать итте: – Инде Гали оланның яңа кала нигезенә корбан ителүен барыгыз да күрдегезме? Күрдегез!.. Әйдә, баһадир, юлга кузгалыйк!..
Сәүдәгәр Бикколның булмаган иле юк иде диярлек. Ак җилән кигән гарәпләрдә дә булды ул, Дәмәшкъ сәүдәгәрләре белән дә аралашты, кара чикмән өстеннән кызыл билбау буып йөргән әрмәннәр аша Багдадка да барды, киндер бау белән билләрен буган яһүдләр иленә дә сугылды, аңа хәтта маңгайларына миң төшергән индуслар һәм кысык күзле табгачлар илендә дә булырга туры килде. Биккол җиде-сигез телдә сөйләшә, күп халыклар белән аралаша; бүрекләре кеш тиресе белән каелган Владимир сәүдәгәрләре аның якын дуслары; кара сакаллы Кияүкала товар ишләре белән тыгыз элемтәдә; Новгород сәүдәгәрләре белән очрашкан саен бүрек алыша иде. Сәүдәгәр Биккол уенча, илне куәтле итүче чара – сәүдә. Гомерен сәүдә кәсебенә багышлаган кешегә ул бик күп вазифалар йөкли. Чын сәүдәгәр үз ишләренә һәрчак ярдәм кулы сузарга, алар телендә сатулаша белергә, кирәк икән, әҗәткә акча биреп торырга да тиеш. Шушы сыйфатлары булмаган сәүдәгәр бик тиз бөләчәк. Казан елгасы тамагына салынасы Базар калага ул зур өметләр баглый, аның икенче Ага Базар буласына иманы камил иде. Сәүдәгәр Биккол хан казнасына һәрчак керем китерде, чит илләрдән мең төрле гыйбрәтле хәбәрләр алып кайтты, ә менә кәтиб Хафиз сораган мәңгелләр хакында ишеткәне булмады. Аның барысы да көйләнгән, барысы да җайланган чакта гына үзе белән илдән илгә ияреп, дөнья күреп йөргән угланы вафат булды. Һәм кайда? Элек Болгар кулында булса да, хәзер урыс кенәзе кулына күчкән Калачыкта. Угланына Биккол зур өметләр баглый иде. Шушы фаҗигадән соң миңгерәүләнеп калды. Менә шунда инде аңа кәтиб Хафиз хан оныгын тәкъдим итте. Угланлыкка ук түгел, мәгәр үз оланы кебек күрә икән күрсен, иң мөһиме, яшертен генә Үргәнечкә алып китсен.
Хан сәүдәгәре башта моңа ышанмый торды. Ышанырлык хәлме, хан кәтибе аңа углан тәкъдим итә. Ятим түгел, хан оныгы. Башта ул Хафизны шаярта дип уйлады, әмма соңыннан барысын да ачыклагач, шатлыктан үз-үзенә урын табалмый башлады.
«Кеше үлә – халык үлми», – диде ул, фәлсәфәгә бирелеп. Бу— хакыйкать. Дөньядагы һәммә нәрсә үзгәрергә мөмкин: йола, дин, иман, ә менә халыкны алыштырып булмый, халык— мәңгелек. Халыкның дине, теле алышынганда да гореф-гадәте, хезмәткә мөнәсәбәте, сәнгате кала, ягъни җырлаган җыры, әйткән такмагы, ризык таба торган, дошманнан саклана торган коралы кала. Җир йөзендә бары ике нәрсә үлемсездер— истәлек һәм хәтер. Әгәр дә мәгәр кем дә булса сиңа: «Хәтерем калдырдың», – дип әйтә икән, димәк, син ул кешене бик нык рәнҗеткәнсең, ата-бабаларының иң изге, иң кадерле булган истәлекләренә кагылгансың. Истәлек буыннан-буынга күчә килә, ул һәрчак үткәнне искә төшереп, искәртеп тора. Үткәне булмаган халыкның киләчәге дә булмавы мөмкин. Бары тик үткәнне хәтердә саклап кала алган халык кына киләчәккә зур өмет баглый ала.