Выбрать главу

Биккол тумышы белән Болгардан иде. Үсмер чакта ук атасы аны үзе белән йөртте. Бикколга җиде яшь тулганда, әнисе вафат булды. Үсмер чакта ук атасы аны Үргәнечкә алып барды. Анда атасы икенче хатынга өйләнде. Үги ана янына сыймады Биккол, бабалары янына Бөек калага кайтты. Балигъ булгач, аны бабасы бер сәүдәгәргә эшкә бирде. Бераз кул очына акча керә башлагач, иясе йомышы белән Үргәнечкә юнәлде. Анда килсә, атасы вафат, үги анасы берүзе дөнья көтә, атасы җыйган мал таралып-сибелеп бара. Үргәнечкә барганда, Биккол бер хикмәтле хәлгә тап булды. Саксин каласына җиткәч, кәрван елга буена туктады. Барысы да йокларга яттылар, шунда кәрванбашы Биккол янәшәсенә сарык түшкәсе китереп салды, ә аны үз янына яткызды.

Иртәнге якта уянып, кичтән яткан урынына килсә, ике күзе дүрт булды: түшкәгә терсәк буе хәнҗәр кадалган иде. Шул көннән алып Биккол, Үргәнечкә җиткәнче, төннәрен күз-керфеген йоммады. Ни өчен аны үтерергә теләделәр? Кем? Ул черегән бай сәүдәгәр түгел, кесәсендә нибарысы өч алтын, аны да берәүнең дә күргәне булмады лабаса. Үргәнечкә барып җиткәнче, кәрванда булган кешеләрне күзәтте, әмма берәүдән дә шикләнә алмады. Үргәнечкә җитеп, үги әнисе өенә килеп кергәч кенә, эшнең асылына төшенде. Ул анда кәрванда булган бер таныш йөзне күрде. Аңлады: үги анасы җибәргән булган ошбу адәмне. Шул ук көнне Биккол атасы тарафыннан үзенә васыять итеп калдырган әйберләрне алды да Болгарга кайтып китте. Бикколның канында сәүдәгәр шаукымы бар иде. Болгарга кайтуга, ул Ага Базарга юнәлде, бабасының ярдәме белән зур булмаган кибет сатып алды. Шул көннән аңа сәүдә чире кагылды.

Ике-өч елдан ул Ага Базарда күренекле сәүдәгәрләрнең берсенә әверелде, моңа, ихтимал, бабасының вафат булуы һәм аның барлык байлыгы Бикколга калуы да ярдәм иткәндер. Егерме биш яшендә Биккол Бану атлы кызга өйләнде. Бану аңа ел саен кыз бала тапты һәм кызлар яшьләрен дә тутыра алмый үлә тордылар. Ниһаять, Бану малай тапты һәм, әллә инде саклабрак караганга, малай туп кебек булып ай үсәсен көн үсте, күп тә үтми, атасының кул астына да керә башлаган иде…

Кәтиб Хафизның тәкъдименә куанычы бер дә тикмәгә генә түгел иде Биккол сәүдәгәрнең. Ул олыгаеп бара иде инде һәм байлыгын, җыйган малын калдыру өчен аңа углан кирәк иде. Ә угланы, бахыр, унҗиде яшен дә тутырыр-тутырмас дөнья куйды.

– Кәтиб, хан оныгын бирүең ихластан булса, мин сиңа ат башы хәтле алтын бүләк итәрмен.

– Син ул угланны камнан сатып алырсың, Биккол. Юлдашларың шаһит булсын…

– Димәк, кәтиб, мин Бөек калага кермәскә тиеш булам. Кулыма төшү белән, олан минеке булыр, шул көннән алып ул ата-анасын да, туган-тумачасын да онытырга тиеш булыр… Кыскасы, Гали олан атасы Хаҗи өчен дә, хан өчен дә вафаттыр.

– Вафат түгел, Биккол, без аны яңа кала нигезенә корбан иттек. Без, вәзир Исхак, Саксин казый һәм мин. Исеңдә тотсаң иде, Биккол, кайчан булса да Гали олан Бөек калага әйләнеп кайтыр да, Аллаһы боерган итсә, тәхеткә утырыр. Мин аны карарга казый Нисбахны Үргәнечкә җибәрергә тырышырмын. Ул угланны эзләп табар һәм шәех Пәһлеван Мәхмүткә тәрбиягә бирер.

– Анысын мин үзем дә эшли алырмын, Хафиз. Тагын ни?

– Сәлим хан чик буйларына ышанычлы йөзбашларын җибәрде. Сак бул. Туктатулары бар. Бер нәрсәне онытма: оланны син камнан кол итеп сатып алдың. Иң мөһиме, шуны онытма. Хан Болгардан берәүне дә чыгармаска дип боерды.

– Борчылма, кәтиб, бу хәл миңа кагылмый. Мин хан сәүдәгәре.

– Кам олан белән сине Чияле тау итәгендә көтеп торыр. Аңа алтының кызганма, әйткәнемчә, яныңда шаһитлар булсын. Игелек теләп калам сиңа, Биккол.

– Барысы да хак булса, бу хәл минем үземә дә бик тә кызык булып китте әле, кәтиб. Кушканнарың барысын да эшләрмен, җиренә җиткереп эшләрмен. Ышан!..

7

Сәүдәгәр Биккол кәрваны белән Казан кирмәненнән иртәнге якта кузгалды. Чияле тау итәгеннән узган юлга якынлаша башлаганда, кәтиб Хафизның кичәге сүзләренә күңелендә ниндидер шик уянды, гәрчә кәтибне ихтирам вә хөрмәт итсә дә. Юк, ул аңа ышана иде, мәгәр барыбер күңелендә бертөрле шик бар иде. Биккол күпне күргән кеше, аны алдадылар да, ялганлап та киткәләделәр, табигый, сәүдәгәрләрнең дә төрлесе була. Мәгәр әлегә кадәр беркайчан да мондый хәлгә тап булганы юк иде әле. Хак булса, кәтиб явыз уен уйнамаса, тиздән хан оныгы аның кулында булачак. Хан оныгы?! Әйе, ышанырдай хәлме?! Урам малае түгел, хан оныгы! Хикмәт! Ышануы да кыен шул.

Юл өстендә җан иясе күренми, ә Чияле тау менә кул сузарлык кына арада. Әйе, сайлый белгәннәр яңа калага урынны хан куштаннары. Алга баксаң – киң Идел, уңга баксаң – уйдык-уйдык болыннар, тугайлар, сулга баксаң – урман, ул офык читенә тоташа сыман. Юлда берәү дә юк. Бернинди кам да, хан оныгы да көтми аны. Биккол ике юлдашын янына дәшеп алды, атыннан төште һәм җәяүләп Чияле тауга менә башлады. Анда, Чияле тауның нәкъ түбәсендә диярлек, чынлап та, кабер бар сыман иде.