Выбрать главу

– Әйдәгез, әйдә, – диде юлдашларына Биккол.

Юлдашлары теләр-теләмәс кенә иярделәр. Әллә соң, чынлап та, хан оныгы Галине яңа кала нигезенә корбан иттеләрме, гафилләр? Йа Хода, кай тарафка тәгәри бу Болгар?..

Биккол кабер янына җитте һәм кичә генә биредә булган фаҗигале хәлне күз алдына китерергә тырышып карады. Кем алдады аны? Вәзир Исхакмы, кәтиб Хафизмы? Икесе дә ихтирамга лаек хәким кешеләрдер. Үземе үзен алдарга теләде, ягъни үз-үзен алдарга? Чөнки угланы үлгәннән соң җанына аз гына булса да җиңеллек килмәсме дип уйлавы иде…

Кабер янында бертын басып торды, иелеп, кичә генә казылган балчыкны алды, учында угалады. Җылымса иде балчык, уала башлаган иде, ә угланының каберенә бер уч балчык ташлаганда салкын тоелган иде, йөрәгенә кадәр суык йөгергән иде.

Башын күтәреп, чия куаклары ягына карады. Карады да чак кына кычкырып җибәрмәде. Аның каршында диярлек, чия куаклары янында, чирмеш камы белән хан оныгы Гали басып торалар иде.

Биккол сәүдәгәр үз күзләренә үзе ышанмый, артында басып торган ишләренә борылып карады, алар да кам белән үсмер малайга шаккатып карап торалар иде. Җир астыннан чыктылармы әллә? Ниһаять, Биккол сәүдәгәр исенә килде, кәтиб әйткән сүзләрне кабатлады:

– Кам, колыңны сатасыңмы?

Кам бер сүз дә әйтмәде, малайны Бикколга таба этәребрәк җибәрде. Гали олан, үксеп җибәрүдән тыела-тыела, Бикколга таба атлады, килде дә сәүдәгәрнең күкрәгенә капланды. Бикколның аскы ирене килешсез калтырана башлады, ул оланны кочагына алды да күз яше белән җылап җибәрде.

– У-угланым кайтты, у-угланым кайтты, – диде ул һәм нидер көтеп торган камга бер янчык алтын ташлады да юл буенда торган кәрванына таба борылды.

– Чынлап та угланына охшаган, – диде юлдашларының берсе.

Хан оныгы үксеп җылый иде. Биккол күз яше аша аны юата башлады:

– Җылама, Гали олан, җылама… Әйе, үзем дә җылыйм шул, мин карт инде. Сине күрү куанычыннан… Онытмагансыңдыр бит Биккол агаңны, бүләкләр алып кайта торган идем?.. Юкмы? Шулай диген. Мин сине үзем белән сәфәргә алырга булдым, еракка-еракка…

8

Картая барган хан колы – осталарның остасы Алпар өчен көннәр дә озая бара кебек тоела башлады. Яшьрәк чакта кояш чыгар-чыкмас эшкә керешер, кич кояш баеганчы баш күтәрми эшләр иде.

Биле катып китә башлагач кына, оста Алпар таш өстенә утырды, сарай салучы меңләгән ташчыларга күз төшерде. Кай тарафлардан гына юктыр монда ташчылар. Кырмыскалар кебек мәш киләләр. Ташчылар сарай тирәләрен җыештыра, сарай күтәрелде, инде бизәү эшләре дә төгәлләнеп килә. Бизәк төшерүчеләр көн-төн эшли, ташчыларның бер өлешен мунча салырга күчерделәр. Бизәк төшерүчеләр арасында аның угланы да бар, бердәнбер дәвамы – Дәүраны. Оста Алпар оланын ярата, ярата дию генә аз, ул ансыз яши алмас кебек, шулай ук хатыны Туйбикәсез дә яши алмас кебек. Хак анысы, Туйбикәгә булган мәхәббәте башка – тымызык кына сызылып килгән тансыклау хиссиятенә төренгән, угланына булган хисе – горурланудыр. Тел белән генә әйтеп бетерә алса икән ошбу ике кешегә булган мәхәббәтен!

Алпар әтисен дә, әнисен дә белми иде. Аны биш яшьлек чагында гарәп дәрвише оста әрмәнгә сатып китте. Болгарда гомер кичергән дәрвишләр үзләренә кол итеп малайлар сатып алалар иде. Мәгәр теләкләре изгелектә булса да, ачлы-туклы йөргән дәрвишләр, хәлләре мөшкелләнә башлагач, еш кына юк кына бәһагә кул астындагы малайларны теләсә кемгә биреп китәргә күп сорамыйлар иде. Әрмән остасы Бабаҗан Алпарны җиде яшеннән осталыкка өйрәтә башлады. Каты бәгырьле булмаса да, эшне җиренә җиткереп башкармаганда, оста агай Алпарның кычкырта-кычкырта колагын борыр иде. Картаеп, тәмам йөрер хәле калмагач, мәетен ханнар зиратына күмдерү исәбенә Бабаҗан оста Алпарны Сәлим ханга кол итеп бирде.

Әнә шулай ундүрт яшендә Алпар Сәлим хан колы булып куйды. Шунысы да хак: аны хан беркайчан да рәнҗетмәде, кул күтәреп сукмады һәм башкалардан да суктырмады, шуңа күрә булса кирәк, оста Алпар ханга ихлас күңелдән хезмәт итте. Кысыр хатыны Туйбикәне кияүгә бирүе дә шуннан – останы хөрмәт итүеннән иде. Ханның бу бүләгенә (Алпар Туйбикәне дөньялыктагы иң-иң зур бүләк итеп кабул итте) оста җанын уч төбенә салып илтеп бирердәй булды.

Көннәрдән бер көнне вәзир Исхак Алпарга, хан сараеннан ким булмасын дип, үзенә йорт салырга кушты. Ул вакытта ирек хакында бөтенләй уйламый иде әле Алпар, гел: «Хан мине хөрмәт итә, сабыр итим», – дип, ирек хакында сөйләшүне кичектерә килде. Ә менә вәзир Исхак: «Өйне бер дигән итеп сала алсаң, мин сиңа ирек бирәм», – диде. Моңа бик үк ышанып җитмәсә дә, оста Алпар беренче тапкыр дияргә була зәңгәр һавага күтәрелеп караган иде, гүя шуннан киләсе иде аңа ирек. Ә анда, биектә-биектә, күз күреме ераклыкта, горур тилгән әйләнә иде.