Оста Алпар вәзир Исхакка нәкъ үзе теләгән өйне салып бирде, ә инде бизәү мәсьәләсенә килгәндә, өйгә кергән кеше тиз генә чыгып китә алмый йөрер иде. Бизәкләрдән күз алмалы түгел иде. Вәзир өе турындагы хәбәр сарай куштаннарына ук килеп җиткәч, өйне карарга хәтта Сәлим хан үзе килде. Хан сарае ук булмаса да, вәзирнең өе матур, бизәкләре соклангыч иде. Өйне дә, өйгә төшерелгән бизәкләрне дә хан ошатты, останы мактады, әмма шул мәлдә, җай китереп: «Кол остага ирек бирик, ханиям», – дип әйткәч: «Кол кемнеке, вәзир, синекеме, минекеме?!» – дип ачуланды.
Оста Алпар, шунда хан алдына тезләнеп: «Галиҗәнабым, шөһрәтлем…» – дип башлаган иде, хан аңа сүзен дә әйтеп бетерергә бирмәде, колны җансакчыларына торгызырга боерды. Шунда көтмәгәндә искитмәле хәл булып алды. Хан алдына вәзир Исхак тезләнде: «Ханым, колга ирекне мин вәгъдә иткән идем, бирик остага ирек!» – диде. Хан вәзирне таягы белән төртеп аударды да: «Бик кәмитләнсәң, вәзир, үзеңне кол итәрмен», – дип китеп барды.
Алпар булган хәлдән соң тәмам өметен өзде. Шул ук вакытта бик үк баш алып кайгырмады да. Хан аңа Туйбикәне биргәч, өй салырга рөхсәт иткән иде, шуңа кереште. Үзе теләгәнчә өй салып кергәч, оста Алпар тынычлана калды. Ул бәхетле иде. Сәер хәл, ничек инде кол үзен бәхетле санасын, дип әйтүчеләр табылыр, әмма оста Алпар бәхетле иде. Чөнки ул күк гөмбәзендәге йолдыз уч төбенә төшеп кунасына ышанырга әзер булса да, Сәлим ханның, Туйбикәне сиңа бирәм, дигән сүзенә былтырларны ышанмый торган иде. Ә Туйбикәне бирү генә түгел, хан аңа өй дә салырга рөхсәт итте. Әүвәл башта Туйбикә аның сөюен ничек кабул иткәндер, Алпар өчен ул ягы караңгы иде, әмма Туйбикә күчеп килгәч, оста җирдән түгел, гүя һавадан йөри башлады. Әле булса хәтерендә, хан аңа Туйбикәне илтергә-төшерергә иш ат җиктереп җибәрде.
Яңа өй өлгергәч, бусаганы атлап керүгә, бизәкләргә таң калып карап торды Туйбикә, аннары ни әйтергә белми тәмам аптыраган Алпардан сорап куйды: «Кулларың алтын икән, ир-канат, үзең ясадыңмы?» – диде. Һәм олпат гәүдәле, киң күкрәкле, бераз гына ир-ат исе килеп торган Алпарның күкрәгенә килеп капланды да, пышылдап кына: «Мин сине яратырмын, Алпар, менә күрерсең, яратырмын! Тик син мине ашыктырма, яме, ашыктырма», – диде.
Хан хатыны Туйбикә оста ирне шул көннән чын ир-канаты итте.
Аннары бергәләп дөнья көтә башладылар. Аксөякләр гаиләсендә туып-үскән Туйбикәгә үзе дә төшенеп җитмәгән мәхәббәт килде, ул ир-канатның эштән кайтканын көтеп ала алмый башлады, кайчак хәтта каршы алырга баргалады.
Бергә булганда, яратып-сөешкәндә, Туйбикә ир-канатның куенына сыеныр иде дә: «Менә күрерсең, Алпарым, мин сиңа бер малай табып бирәм», – дип тәкрарлар иде.
Әллә инде фәрештәләрнең «амин» дигәненә туры килде, әллә ханнан килгән хатынның теләге бик зур булды, еллар үтүгә, Туйбикә чынлап та балага узды. Менә шунда инде ул гүя күккә ашты. Менә бит син аны, ир-канатың бик яратса ниләр була икән. Рәхмәт сиңа, Алпарым, мең-мең рәхмәт!
Бала тапкач, җитмәсә, ир-зат та булгач, Туйбикә тагын да түгәрәкләнеп, матураеп китте. Урамнардан Туйбикә үткәндә, ирләр туктап калыр, гүзәллегенә сокланудан тел шартлатыр иде. Бирсә бирер икән адәм баласына сылулыкны вә гүзәллекне! Туйбикә Алпарыннан башка берәүне дә күрмәде. Ир генә түгел иде ул аның өчен, пәйгамбәр үзе иде.
Аттан – ат, коштан кош туар, диләр. Охшаса охшар икән Дәүран да атасына. Җиде яшендә үк аның кул астыннан шундаен бизәкләр чыга башлады ки, шаккатмалы иде. Әүвәл башта ата кеше углының эшен күрмәмешкә салышты, иллә тора-бара баласы ясаган нәкыш-бизәкләрне күреп, чарасыз туктап калды— соклангыч иде бизәк, өлкән бизәк төшерүчеләренекеннән дә камилрәк иде. Шуннан Алпар ясаган бизәкле бер ташны хатыны Туйбикәгә алып кайтып күрсәтте. Сәере шул булды: моңа Туйбикәнең артык исе китмәде, ә ир-канатын шаккатырып:
– Алпарым, улыбыз оста гына түгел, хан янында хан буласы кеше, – диде.
Оста Алпар өзелеп яраткан Туйбикәдән бу сүзне ишетте дә ачкан авызын ябалмый катып калды.
– Ни сөйлисең син, Туйбикә? Тәүбә диген, – диде ул, ниһаять, исенә килеп. – Тузга язмаганны! Ханнар Аллаһы Тәгалә тарафыннан куела. Тәүбә, диген, барысы да Алла кулында.
– Әлегә хәтле куелган ханнарда минем катнашым юк, ә менә Сәлим ханнан соң улыңның хан булып куюы бар. Моңа иманым камилдер, Алпарым, – диде хатын кыю рәвештә.