Выбрать главу

– Йа Хода, Туйбикә. Авызыңнан җил алсын. Оста безнең олан, зур вә кәттә оста. Күр нинди бизәк төшергән, күргән саен күрәсе килә.

Туйбикә шунда гына ак ташка төшерелгән бизәккә чын-чынлап игътибар итте. Сурәттә кояш чыгып килә, аста Иделкәй, Иделдә аккош, ялгыз аккош янына икенче берәүсе төшәргә җыена. Сибелеп киткән кояш нурлары бигрәк тә матур, чынлап та күз алмаслык соклангыч иде. Иделдәге аккош һавадагы ишенә башын кырын салып караган, ә тегесе дустанә тавыш белән: «Мин монда, мин монда!» – дип кычкыра сыман иде.

Туйбикә углы эшеннән канәгать калды, әмма аның максаты бөтенләй башка иде – углын хан итү. Һәм ул хан булыр да. Хәзер әнә Дәүранына унҗиде яшь тулып килә, тиздән, бик тиздән ул хан кызына гашыйк булыр, ә бәлкем, булгандыр да инде, һәм хан кызы да аның гыйшкына битараф калмас – менә шунда күрерсең, Алпаркаем, углыңның кем булуын, дип уйлады.

Әле балага узгач та, нидер сизенеп, Туйбикә кендек әбисен чакырып алды: «Зөбәрҗәт тә авырга уздымы әллә?» – дип сорады. «Ие-ие, Туйбикәм!» – диде тегесе. Ә инде тугыз ае җитеп тулгакка калгач, хәле мөшкел булуына карамастан: «Зөбәрҗәтнең кеме бар?» – дип кызыксынды. «Ханбикәнең кызы бар», – диде кендек әбисе. «Минеке малай булыр», – диде Туйбикә, дулкын-дулкын килгән тулгакка чыдый алмый иренен чәйни-чәйни.

Һәм шулай булды да. Туйбикә малай тапты.

Ир-зат бала тапкач, Туйбикәнең шатлыгы эченә сыймады, тышка ук бәреп чыкты. Хатын-кызга үзе теләгән кешедән, үзе теләгән бала табудан да зур бәхет бармы икән. Әйе, колдан булмагае, шайтаннан булсын, тик яраткан җаныңнан булсын, тик ул теләгән олан булсын. Ир бала табуын Туйбикә Хода ярдәменнән күрде һәм, бу теләге кабул булгач, янә бер теләгенә юл юрады – углы хан кызы белән кавышырга тиеш. Әйе, аларга кавышырга Хода үзе язган, язмаган булса, бу хәтле туры килмәс иде, бер төндә, бер таңда диярлек таптылар, бер көндә исем бирделәр.

Кемгә дә сер түгел, сер итеп сакламады да Туйбикә, Сәлим ханга яратып килгән иде ул. Иллә язмыш аңа аяк чалды – балага узмады, әнә шул кендек әбисенә биргән акчасын санасаң, сарай салырлык булгандыр. Әмма нишләмәк кирәк, кемнәргә генә күренмәсен, нинди өшкерүләр генә кичермәсен – узмады балага Туйбикә Сәлим хан белән яшәгәндә. Ә кол Алпарга күчеп килгәч, Ходайның хикмәте, узды да куйды, тора-бара булса да узды.

Бала тапкач башланды Туйбикә өчен хикмәтле көннәр. Ул белә иде, хикмәтле хәлләрне эшли алса, кендек әбисе эшли аладыр. Хан сараена, ханбикә Зөбәрҗәт янына бердәнбер кеше— кендек әбисе рөхсәтсез-нисез керә ала. Көннәрдән бер көнне Туйбикә кендек әбигә әйтте: «Бер таңда туган бу ике баланы балигъ булгач та кавыштыр. Бу эш килсә, синең кулыңнан килә», – дип, карчык кулына бер янчык алтын тоттырды. Кендек әби бу бәһагә Туйбикә өчен авызы белән кош тотарга да разый иде. «Алдыңмы, әби, янчыкны, килештекме?» – дип сорады Туйбикә. «Килештек, ханбикә», – диде кендек әби, гәрчә Туйбикә күптән ханбикә булмаса да.

Шушы хәлдән соң кендек әбисе Туйбикә янына килүнеешлатты. Биредә аңа килгән саен акмаса да тама, аннары, хәйләкәр карчык Зөбәрҗәт ханбикәдән дә өлешсез калмый иде. Туйбикәгә килгән саен, карчык хан кызы Назлыгөлнең йә берничә бөртек чәчен, йә күлмәген, йә ялтыравык сәдәфен алып килде, ә Туйбикә аларны кадерләп төенгә төйнәде һәм, үзе белгәнчә дога укып, йә улының мендәр астына салды, йә үз куенында йөртте. Бу хакта ул беркайчан да, берәүгә дә әйтмәде. Ул кылган эшләр бары тик аның сере, аның хыялы, аның юанычы, аның теләге иде. Хан кызы Назлыгөлгә җиде яшь тулганда, аның кимендә чирек әйбере Туйбикәгә күчкән иде инде. Хак анысы, хәйләкәр кендек әби гел Назлыгөлнең генә әйберләрен дә китермәгәндер, мәгәр кыланышы белән йөкләгән вазифасын ихластан башкара иде. Углына җиде яшь тулгач, Туйбикә ире Алпарга аты-даны Болгарга таралган чирмеш камын китерергә кушты. Хатын өчен аны гына түгел, һавадагы йолдызны алып бирергә әзер торган Алпар, хан сарае караучысыннан арба-ат сорап, юлга чыгып китте һәм, ике көн дигәндә, янына камны утыртып кайтып та төште. Хан кирмәненә камнарны кертмиләр иде, Алпар аңа ташчы киемен кигерергә мәҗбүр булды. Кам өйгә килеп керүгә, артыгын сөйләп ташламагае дип, Алпарына ишегалдына чыгып торырга кушты Туйбикә. Ир-канаты артыннан ишек ябылгач кына, Туйбикә камга булган хәлне тәфсилләп сөйләп бирде. Сихерчеме, күрәзәчеме кам – Туйбикә белми иде, әмма ишеткәне бар иде, үлгәнне терелтә алмаса да, мәчене – чыпчык, чыпчыкны карчыга итә ала, имеш. Кыскасы, бала чактан ук төрле могҗизалар күреп үскән Туйбикә камга чын күңеленнән ышана, ә инде углы Дәүран хан кызы Назлыгөлгә өйләнәсе кеше, ул гынамы, хан буласы кеше дигәч, чак кына күрер күзгә яман котсыз кунакны кочаклап үпмәде.