Күпне күргән камның Туйбикә кыланышына бер дә исе китмәде, мондый хәлләргә беренче генә тап булуы түгел иде, күрәсең, хәтта Туйбикә бирәсе хак мәсьәләсен дә кузгатмады, шундук эшкә кереште. Иң әүвәл ул кургашын сорап алды, кургашны, табага салып, көйрәп торган күмер өстенә куеп эретте дә ике савытка аз гына су салырга кушты һәм эрегән кургашны шул ике савытка койды. Аннары баланы башыннан алып юрган белән бөркәндерде, кургашын катканчы буда тотты. Эрегән кургаш икесе ике сурәткә кереп катып калгач, баланың өстеннән юрганын алды. Кам каткан кургашыннарга бик озак нидер сөйләде, кулына алып, авыш-түеш китерде. Шуннан соң бераз ир-атка охшаганын Дәүранның муенына такты, икенчесен нинди генә юллар белән булса да хан кызы Назлыгөлгә җиткерергә кушты. Аты-җае табылмаса, һич югы, бер төн булса да чүпрәккә төреп, хан кызы мендәре астында кундырырга боерды, чүпрәге угланныкы булсын, диде. Туйбикә кам сөйләгәннәрне дикъкать белән тыңлап һәм ул әйткәннәр белән килешеп, баш кагып утырды, һәммәсе дә кылынгач, Туйбикә камның уч төбенә дүрт алтын салды һәм ишеккә чаклы озата барды. Алай да түзмәде, кунак ишектән чыгып барганда:
– Инде балалар кавышырлармы? – дип сорады.
– Мин аларның җаннарын бергә куштым, калганы Тәңре кулында, – диде кам.
Ир-канаты китергән кунакны капкадан озатып җибәрүгә, Туйбикә кендек әбине чакыртып алды һәм әлеге кургашын кисәген углының күлмәк җиңенә төреп бирде. Кендек әби, нинди генә юллар белән генә булса да, аны хан кызы Назлыгөл баш астына куярга тиеш иде.
Алпар хатыны Туйбикәдә бик сирәк була торган куаныч күреп аптырый калды.
– Шәех Игәнәй фәрештәләр җибәрдеме әллә үзеңә, нигә болай чыгып килгән кояштай елмаясың?
– Фәрештәләр килмәде, карткаем-җаныкаем, өйгә син кайтып кердең, – диде Туйбикә. Шулай диде дә, елмая-көлә, ир-канатының куенына кереп сеңде. – Аллаһы боерган итсә, атасы, барысы да без дигәнчә барса, менә әйтте диярсең… Әй, Дәүран углым, балакай, бар әле, урамга чыгып тор. Әнә ишләрең анда гузналы уйныйлар…
Туйбикәгә өйләнгәнче дә, өйләнгәч тә хатын-кызның эч серләрен беркайчан да белеп бетермәгән һәм бик үк белергә дә теләмәгән (аңа болай да бик әйбәт иде карлыгачы Туйбикә белән), аларның гүзәллегенә сокланудан ары китмәгән, яшереп кенә ничәмә-ничә тапкыр сөеклесенең сурәтен ясарга керешкән, әмма хан шымчыларыннан куркып, ясаган рәсемнәрен төнлә белән Иделгә ташлый барган Алпар шушы көннән соң тагын да канатланып яши башлады. Углын иң оста бизәк төшерүчегә малайлыкка бирде. «Ите – сиңа, сөяге – миңа, өйрәт, тыңламаса, чыбыгың кулыңда», – диде.
Беренче көннән үк Дәүранның чүкеч вә кискеч тоту рәвеш-чамасын күреп кинәнгән карт оста, угылын икенче тапкыр китергәч, ата кешегә әйтте: «Бу баланы өйрәтәсе юк, кулы алтындыр, туганда ук фәрештәләрдән бу эшкә иман алгандыр», – диде.
Ике бәхеткә бер афәт килер, ди, сарайны тәмамлап җиткәндә, оста Алпар кисәктән авырып китте, берничә көн сыкранып йөрде дә урынга ук калды. Сарай бизәү эшләрен төгәлләүне Сәлим хан Дәүранга йөкләде. Бер тапкыр хан кызы Назлыгөл бизәүчеләр янына килгәч, Дәүран юри чүкеч белән бармагына сукты. Кыз моны күрде дә аһ итте, әтисенә карады, нидер әйтергә ымсынды һәм, үз-үзен тыя алудан гаҗиз калып, оста егетнең бармагын кулъяулыгы белән кысып тотты. Кайнар кан чигүле ап-ак кулъяулыкны кызылга буяды.
– Авыртамы?
Шундаен иттереп кызганып һәм хәленә керергә теләп сорады ки кыз егеттән, тегенең битләре кайнарланып, бөтен тән күзәнәкләре хан кызына томырылды. Алай да сер бирмәде.
– Без күнеккән инде аңа, – диде һәм кызның күзләренә карады. Хан кызының гүзәллеген ни белән чагыштырырга да белмәде оста. Озын муен, ай сыман йөз, шомырт кара күзләр, күзләрендә энҗедәй нурлар биешә.
– Бәйлә инде, бәйлә! – диде Сәлим хан, көлемсерәп. Көлемсерәве янә шуннан иде: кызында да, егеттә дә мәхәббәт ялкыны кабынып китүен күрде ул. Иллә моңа бер дә таң калмады. Аннары, ханбикә Зөбәрҗәт кебек, кызы Назлыгөлне оста егет яныннан алып китәргә дә ашыкмады. Чөнки ул белә иде: бу хәл озакка бармас, тиздән Назлыгөлне йә берәр хан гаиләсенә, йә кенәз угланына соратырлар, һәм Сәлим хан рәхәтләнеп кызын шуларның берсенә биреп җибәрер. Чит илгә кыз бирү һәм кияүле булу якынлашу гына түгел, үзенә күрә сәясәт тә. Оста егеткәме моны аңларга?! Шул ук вакытта Сәлим хан бу егетнең Туйбикәдән тууын да исендә тота иде. Җан тартмаса да, кан тартыр, диләр, хак әйткәннәр икән шул. Күр, ничек аерылышмас булдылар. Кыскасы, Сәлим хан бер сүз белән «Дәүран кызыма гашыйк» дигән фикергә килде.
Назлыгөл, Дәүранның яралы бармагын бәйләгәндә, егеттән күзләрен алмады. Бу хәлгә сабыр гына елмая иде егет. Тик бу елмаюда шундаен гаярьлек, тәкәбберлек, горурлык, бирелгәнлек күрде ки хан кызы, икенче мәлдә аучы каршына килеп чыккан җәйран кебек сискәнеп китте. Әмма бу сискәнү шундук узды, егетнең зәңгәр күзләрендә «Мин сиңа гашыйк, мин сине яратам, хан кызы» дигән сүзләр укыгандай итте, ул гынамы, иреннәре дә «Мин сиңа гашыйк, мин сине яратам, хан кызы, яратам, яратам!» дип кабатлыйлар кебек тоелды. Хан кызы керфекләрен каккалап алды, аның нидер әйтәсе килде, мәгәр кыймады, артында, кинаяле елмаеп, атасы басып тора иде.