– Йә, кузгалыйк, Назлыгөл, – диде Сәлим хан.
Шул көнне Туйбикә, углының бәхет өләшкән җирдә булгандай елмая-көлә кайтып керүен күреп, «Аллага шөкер, кам юраган дөрескә чыга, балам хан кызын күргән, бәлкем әле, «яратам» дип тә әйткәндер», – дип уйлады.
– Аны күрдеңме, балакай, бик шатсың?
– Кемне аны, инәй?
– Хан кызы Назлыгөлне?
– Назлыгөлне?! – дип, анасының күрәзәлегенә шаккатты Дәүран. – Әй, атасы белән килеп киткәннәр иде шул.
– Карале, эшең уңдымы соң, балакай? Атаң көнозын сине көтте, хәзер керми тор, хәле авыр аның, юкка борчыма. Бераздан соң, яме… Ашап-эчкәч, өметләнеп торсын. Өметле көн күрер, өметсез гүр керер, диләр.
«Килер бер көн, – дип уйлады Туйбикә. – Алпар да сәламәтләнер, хан кызы да сиңа ябышып чыгар. Чыкмый нишләсен, язмыштан узмыш юктыр. Кем белә, бәлкем әле, Туйбикә Зөбәрҗәт кодачасы белән бер табында утырыр. Утырыр, утырмый кая барсын!»
Иллә барысы да Туйбикә уйлаганча булмады. Хан сараен төзеп бетергән елны осталарның остасы Алпар урыныннан кузгала алмас булды.
Дәүран сарайга юнәлде. Ике көн көтте Сәлим ханның кабул итүен. Ахыр өченче көн дигәндә, оста Дәүран хан тәхете каршына кыяр-кыймас кына килеп басты, тезләнеп баш иде.
– Әүвәл йомышың әйт, – диде Сәлим хан.
– Ханиям, атам каты авырып китте. Аның бер үтенече бар сезгә: ирек алып үләсе килә. Бирегез, ханиям, атама ирек!
– Китап «колларның урыннары җәннәттә булыр» дигән. Нигә ул үлеп яткан адәмгә ирек?
– Ханиям, борын заманда берәүдән: «Бу дөньяда иң татлы нәрсә ни була?» – дип сораганнар. Ул: «Ирек!» – дигән. Атамның ирекле булып үләсе килә, ханиям. Ул сезгә гомере буе тугрылыклы булган…
– Әүвәл терелсен, аякка бассын, – диде Сәлим хан. – Үзе килер каршыма. Атаң ирек алса да, син минем колчурамдыр.
– Мин сезнең колыгыз, ханиям. Тик атама гына ирек бирегез.
– Түшәктә яткан кешегә мин ирек бирә алмыйм.
– Ирек бирегез атама, ханиям. Алдыгызга тезләнеп үтенәм. Гомерем буена тугрылыклы хезмәт итәрмен.
Оста Дәүран янә хан алдына тезләнде, башын түбән иде.
– Ярый, уйлап карармын, – диде Сәлим хан, йомшара төшеп.
Дәүран ашыга-ашыга өйгә кайтты. Атасына сөенче әйтәсе иткән иде, әмма ул минутларда осталарның остасы, Бөек калада күп биналар күтәргән, ханга яңа сарай салган Алпар вафат иде инде. Атасының баш очында шәех Игәнәйнең мөриде ясин чыгып утыра, анасы ир-канаты күкрәгенә капланган да үксеп җылый. Үлеп яткан атасын, үксеп җылаган анасын күреп, Дәүран баскан җирендә катты да калды. Ирек ала алмый үлеп китте атасы. Ул алай итмәс, коллыктан котылу җаен табар, атасы кебек богауларын кочаклап үлмәс. Бу яшь колның үлеп яткан атасы каршында биргән анты, әрнүле йөрәк ярсуы иде.
Шуңа күрә, Шайтан каласын яңабаштан күтәрергә әмер алгач, атасын җирләгәннән соң җитдиләнеп киткән оста Дәүран Сәлим ханга бер шарт куйды:
– Ирек бирсәгез генә борынгы кирмән-каланы яңабаштан салырга керешерем, ханиям, – диде.
Сәлим хан чыгырыннан чыкмады, ипләп кенә килде дә яшь останың иңенә кулын салды:
– Әүвәл эшең күрсәт, оста, хан вәгъдәсендә торыр.
Дәүран Шайтан кала-кирмәнен күтәрүдә катнашасы ташчыларга да алдан ук әйтеп куйды:
– Кирмәнне салгач, манараны сипләгәч, хан һәммәбезгә дә ирек ышандырды, – диде.
Менә ни өчен меңгә якын ташчы, кирмәндәге эшләр беткәч, каланы карарга килергә вәгъдә иткән Сәлим ханны зар-интизар булып көтә башлады. Ниһаять, көннәрдән бер көнне хан килде. Иң әүвәл ул бер өер куштаны белән кирмәннең тышкы диварларын карап чыкты, ахыр ташчылар эшеннән канәгать калып, асма күпер аша кирмән эченә узды, туктап, тимер белән ныгытылган имән капкаларга игътибар итте. Иллә эче-тышы яңабаштан сипләнеп вә үзгәртелеп эшләнгән Шайтан манарасына кермәгән иде әле, шуңамы, хан ташчыларга әйтер сүзен әйтми торды. Нигездә, Шайтан манарасын да, кирмән-каланы да угланы әмир Хаҗи яңабаштан диярлек эшләткән иде. Кирмәннең тышкы ягы да, эчке ягы да ханга ошады, әмма ташчыларга әйтер сүзен әйтергә ашыкмады – Шайтан манарасын кереп карыйсы бар иде. Ияреп йөргән ташчылар сабыр гына көтеп тордылар. Ташчыларның бөтенесе дә коллар. Аларның кайберләре ирек сорап-сорап та ала алмагач, күбесе чирүгә китә – мәгәр анда да бал белән майда гына яшәми иде кеше. Яу чабулар була, яулар килә, күбесе орыш кырында ятып кала иде. Әмма шуңа да карамастан ташчыларның беришесе хан гаскәренә языла иде, тамак хакына, кием бәясенә, чөнки колдан азат булган кеше хан гаскәрендә хезмәт иткән өчен өч ел акча алмый торган иде.