Үз чиратында Дәүран да Сәлим ханнан ирек сорады, әмма хан якын да килмәде. Мәгәр өметсез шайтан, диләр бит. Дәүран һәрчак ирек турында хыялланып яшәде. Һәм менә, ниһаять, бүген ул ирекне алыр, алмаган очракта – барысы да ташчылар белән сөйләшеп куелган иде.
Сәлим хан башта кирмән почмакларындагы кечкенә манараларны карап йөрде, аннары борынгы бабайлардан калган диварларны – киңәйтелгән, кайбер өлешләре үзгәртелгән диварларны карап бетергәч, күзәтү манарасына юнәлде, ханның җансакчылары һәм Дәүран бер тотам калмый ияреп йөрде. Исеме-даны бик борынгыдан килеп, болгарларның теленнән төшмәгән Шайтан манарасына керер алдыннан Сәлим хан югарыга карап алды – мәһабәт, дәһшәтле иде манара. Ханның иң өске мәйданга менәсе, эчен күрәсе, бормалы баскычлардан менә-менә күзәтү мәйданчыгына чыгасы, тирә-юньгә күз саласы килә иде.
Төп манарага керер алдыннан, оста Дәүран Сәлим ханны ишек төбендә туктатты.
– Ханиям, мин бу бабаларыбыздан калган манараны яңабаштан үзгәртеп кордым, яшерен ишекләр куйдым, аулак бүлмәләр уйдым, кергән кеше чыгар юлын таба алмастай култыклар ясадым, берәү белгәнне икенче белер, өченчегә җитәр, анысы илгә таратыр, ди. Манарага үзегез генә керсәгез иде, ханиям.
Сәлим хан, ирен чите белән генә елмаеп, яшь остага күз сирпеп алды һәм артыннан ияреп йөргән җансакчыларына: «Калыгыз!» – дип кул селтәде.
Оста һәм аңа ияргән Сәлим хан манараның беренче катына керделәр. Дәүран кулына кисәү агачы алды, ут салды һәм ханга бирде. Хан бер сүз дә әйтмәде, өске катка юнәлде, әмма күтәрелер җаен тапмыйча, кире беренче катка әйләнеп төште. Аннан ул, Дәүранга игътибар итми, түбән төшеп китте һәм янә оста янына килеп чыкты. Хан бераз ачулы иде, әмма кызыксынуы да йөзенә ук бәреп чыккан иде.
– Мә кисәү агачың, алдан үзең бар! – диде хан, ачуы кабаруын яшерергә теләп.
– Әүвәл ирек вәгъдә ит, ханиям. Һәм бер миңа гына түгел.
Сәлим хан остага кайтарып сүз әйтмәде, телләч Дәүран колын акылга утыртырга теләп, ишекне ачып, ике җансакчысын чакырып алды. Тегеләр йөгереп килеп кергәч, берсенә кисәү агачын бирде дә останың йөзен яктыртырга кушты. Тәкәббер вә горур рәвештә басып тора иде оста, курку дигән нәрсәнең әсәре дә юк. Кол оста аның бер сүзе белән җанын өшетте, канына тоз салды. Элек хан колларның йөзләрен дә, үзләрен дә бер-берсеннән аермый иде, иллә аның күз алдында Дәүран колчурасы һәрчак барысыннан да аерылып торыр иде, осталарның остасы Алпар углы, Туйбикәнең оланы. Сәлим хан шул мизгел эчендә егет йөзендә Туйбикәсенең тәкәбберлеген, горурлыгын, атасы оста Алпарның кыюлыгын, тәвәккәллеген күрде. Элек аңардан барча коллар да тетрәп торалар, карусыз аның ихтыярына буйсыналар, баштанаяк коралланган җансакчыларын күреп шүрли калалар, аның теләген үтиләр дип уйлый иде, ә монда исә бөтенләй башка – колчурасы аңардан ирек таләп итә, шарт куя. «Яшь, кыю, дорфа, ханның кодрәтен белми, җылкы маенда кайнатылган камчысын татымаган, сөрсү-дымсу зинданында ятмаган», – дип уйлады Сәлим хан һәм җансакчыларына боерды:
– Каерып бәйләгез кулларын!
– Кагылмагыз миңа! Мин ирек дәгъва итәм, ханиям! Вәгъдәгездә торыгыз! – диде Дәүран, ханны янә гаҗәпкә калдырып.
Соңгысына тәмам җен ачуы чыкты Сәлим ханның:
– Ни каттыгыз, тотып бәйләгез үзен! Тик үтермәгез, оста миңа исән хәлдә кирәк!
– Ашыкмагыз, ханиям, боерык бирергә. Җансакчыларыгыз монда кылыч белән керде, кылычтан китәрләр дә. Бирми торыгыз әмерегезне!
– Син кем ул хәтле хан кадәр ханны өйрәтергә, эт ялаган нәмәстә! Колчуар! Онытма, колчуар син, хан колчуары!
– Мин – оста! Алпар угланы Дәүран булам. Җансакчыларыгызны миңа өстергәнче белеп калсагыз иде, хан. Күрәзә миңа: «Хан үлеме – синең үлемең, синең үлемең – хан үлеме», – диде. Шуның өчен мин сездән андый боерыкны бирмәскә үтенер идем, ханиям!
– Күрәзә?! – Сәлим хан каһкаһәләп көлде. – Мин сине үзең салган манараның очына астырачакмын. Ишетәсеңме, тәкәббер җан, манара очына! Күрәзә юрады, имеш… Нәрсә карап каттыгыз, бәйләгез кулларын каерып, керер-чыгар юлларны үзебез дә табарбыз!
– Ханым, белеп калыгыз, мин – сезнең үлемегез вә гомерегез. Мин сезне соңгы тапкыр кисәтәм. Ышанмасагыз, ишекне ачып карагыз, кирмән эче тулы коралланган ташчылар. Алар да сез вәгъдә иткән ирекне көтәләр. Сезнең монда нибары йөз азатыгыз… Ирек бирегез безгә, хан, ирек! Барыбызга да! Ирек!..