Выбрать главу

– Тотыгыз, бәйләгез башкисәрне! – дип, тамагы ертылырдай итеп кычкырды Сәлим хан.

Оста Дәүран җансакчыларның берсенә итек кунычыннан алып хәнҗәр ыргытты. Теге йөзтүбән капланырга өлгермәде, азат кулыннан кылычын тартып алды. Ханның икенче җансакчысы Дәүран өстенә ыргылды. Дәүран орыша-орыша артка чикте һәм, кисәк сикереп, каршы якка күчте. Азат аның артыннан ташланды һәм бушлыкка туры килеп, түбән очты. Аның яман тавышы тирән баздан ишетелгәндәй хан колагына иреште. Сәлим ханның тез буыннары бушап китте, ул дивар буйлап ишеккә таба шуыша башлады. Әмма бер ыргылуда оста Дәүран ишек янына килеп басты. Ул ханны караңгылыкка этеп җибәрде, хан башы белән таш диварга бәрелде һәм ыңгырашып артына утырды.

Оста Дәүран тибеп ишекне ачты һәм ярсулы тавыш белән:

– Туганнар, коралга! – дип кычкырды.

Шуннан соң ишегалдында мәхшәр башланды. Кирмән эче умарта күче кебек гөжли, җан ачу белән кычкырган тавышлар манарага кадәр җитә иде.

– Ханиям, – диде оста Дәүран. – Әле соң түгел. Ирек, ирек бирегез!

Сәлим хан торып басмакчы итте, әмма яңадан утырды. Оста Дәүран ишекне ачты, хан янына килде:

– Ирек, ирек ышандырдыгыз ич, ханиям! Үтәгез биргән вәгъдәгезне!

– Әйт әле, оста, төшемдәме, өнемдәме бу хәл?.. Мин кайда?..

Сәлим хан күтәрелеп түшәмгә карады, ачык ишектән төшкән яктылык урталай ярып салган имән бүрәнәләргә төшкән, ишегалдында яман тавышлар яңгырый, манара эчендә мәчеләр чинашкан, бүреләр улаган, козгыннар каркылдаган шау-шу тулгана. Әллә соң чынлап та шайтан үзе торамы монда?.. Нигә килде ул бирегә?

– Ханиям, ирек бирегез, ирек!

Шулчак ишектә кораллы азатлар күренде, алар артыннан кулына кылыч тоткан әмир Хаҗи килеп керде, ул үзенә таба ыргылган оста Дәүранның кылычын бер селтәнүдә бәреп төшерде дә азатларына:

– Бәйләгез кулларын! – дип боерды. Шуннан соң әмир Хаҗи дивар буендагы атасы янына килде, күзләренә карады.

– Калдыр мине, углан, калдыр… – Шунда, кисәк исенә килгәндәй: – Оста Дәүранны тотып бәйләгез. Үтермәгез! Ул миңа исән хәлдә кирәк, исән. Ташчылар баш күтәрде. Барысын да елгага, елгага! Котыртучы оста Алпар угланы Дәүранны сак астында Бөек калага озаттыр!

Хан шулай диде дә ишеккә юнәлде. Шайтан каласындагы суеш-кырылышны Болгар халкының күбесе белми дә калыр, әмма биредә булган хәлне Сәлим хан гомере буе онытмас, онытырлык итмәделәр коллары – аңардан дер селкенеп куркып кала торган коллары.

Сәлим хан әкрен генә ишегалдына чыкты һәм, кадалып, суелып яткан мәетләргә абына-сөртенә, болгари итеген канга буйый-буйый, елга ягындагы капкага таба атлады. Берәү дә аны тотмады, туктатмады, берәү дә ярдәм итәргә дә кыймады, чөнки йөз азатыннан берәү дә исән калмаган иде, әмир Хаҗиның азатлары исә олуг ханга ярдәм итәргә кыймадылар. Асылма күпергә җиткәч, ханга ат бирделәр, кемдер атланырга ярдәм итте. Сәлим хан берәүгә дә күтәрелеп карамады, күпердән чыгуга, атын Бөек кала тарафына борды. Берара киткәч кенә әмир Хаҗи җибәргән ике азат ханны куып җитте һәм бераз кала төшеп илбашына иярделәр.

Әмир Хаҗи баш күтәргән ташчыларга җәзаны үзе бирде. Башта ул аларны бер бауга тезеп бәйләтте, аннары әсир ителгән ташчыларны текә яр буена илттерде. Шуннан беренче әсирнең башын кистереп, яр астына атарга боерды. Башы киселгән мәетләр берсен берсе тарта-тарта аска тәгәрәделәр, боларның барысын да кыю остага күрсәтеп торды әмир Хаҗи. Баш күтәрүчеләрнең барысы белән дә шулай булачак дигәндәй, әсир ташчының башы киселгән саен остага әйләнеп карады. Дәүран кычкырмады, йөрәгенә кан сауган хәлдә бары тик чәчрәп кан чыкканчы иреннәрен чәйнәде.

Нәүбәт оста Дәүранга җитте. Барысын да үз күзе белән күрде, аның да башын кисәрләр, гәрчә атасы моны кылмаска, останы Бөек калага озатырга кушса да. Әмир Хаҗи тилмереп үлем көтеп торган оста ягына карап торды.

– Нәүбәт сиңа җитте, – диде ул һәм, җансакчыларына борылып: – Останы исән-сау башкалага илтеп, атам кулыңа тапшырасыз! – дип китеп барды.

Дәүранның кулларын каерып артка бәйләделәр, атка атландырдылар да Бөек калага алып киттеләр.

Шайтан кирмәнен торгызырга киткән меңнән артык ташчыдан Бөек калага бары тик бер оста Дәүранны гына алып кайттылар. Ир-канатларын каршы алырга чыккан хатын-кызга Сәлим хан:

– Ирләрегезне баш күтәрергә котыртучы оста исән. Ә менә ирләрегезгә җан тәслим кылынды, аларны котыртучы останы зинданда черетәчәкмен. Йөз азатым Шайтан каласында ятып калды. Урыннары оҗмахта булыр, изге юлда шәһитләрдер. Ә менә котыртучыга каһәр! Каһәр укыйм!

Ярсынган хатын-кызлар остага ташландылар, ат өстеннән йолкып алдылар, чыр-чу килеп изәргә тотындылар. Хан җансакчылары останы көч-хәл белән үчкә тилмергән хатын-кыз кулыннан йолып алдылар, хан зинданына илтеп яптылар.