Выбрать главу

Останы сакларга Сәлим хан үзе азатлар тапты. Дәүранны күз карасы кебек сакларга кушты. Сабый чактан ук төрле йолаларга, сихерче, күрәзә хикмәтләренә ихластан ышанган Сәлим хан, оста Дәүран гомере чынлап та үзенең гомере дип уйлап, иң алдан җәзаланырга тиеш кешене йолып калды.

Гәрчә угланы әмир Хаҗи, мең азаты белән килеп, ханны үлем тырнагыннан алып калган булса да, ата кеше угланына Шайтан каласында булган хәл өчен ризасызлык белдерде.

Моннан соң шактый гомер узса да, Сәлим хан оста Дәүранны зинданнан чыгармады, гәрчә кызы Назлыгөл, төрмәгә кереп, аны күргән икән, дисәләр дә, һичнинди чара күрмәде. Бу хәбәр аңа соңрак иреште, бәлкем, шуңа кул селтәгәндер, кыз хәсрәте хәсрәт түгел иде, күңел башканы тели – яңа кала салу кирәк, урыс кенәзләре әнә яулап алган җир саен кала утырталар, чиркәү күтәрәләр. Яңа кала салу теләге күләгәдән мөлдерәп торган кояшка чыкты, бу хакта уйлана торгач, күңеле теләмәсә дә, өлкән угланын чакыртырга булды. Аннары угланны камнар белән дә аралаша дип сөйлиләр, гайбәтме, искән җилгә ияреп йөргән яман сүзме, шуны да беләсе килә иде.

Ага Базарда күренгән һәр кам үзен нигәдер Болгар-ата дип атый икән. Угланы тәхет ягына килеп керүгә һәм хәл-әхвәлләр сорашуга, Сәлим хан аңа шул сөальне бирде.

– Белмим, атам, – диде әмир Хаҗи. – Күргәнем булмады.

– Болгар-ата дигән камны еш кына Шайтан каласында була диләр. Хакмы шул? Кала синеке, кирмәнеңдә бер булмасаң, бер буласыңдыр?..

– Иген-кырым таптамый, кешегә зыян китерми, килә-йөри бирсен. Изге кам халык өчен табибтыр.

– Миңа җиткерделәр, углан, Шайтан каласы нигезенә Болгар-ата үз-үзен корбан иткән, имеш. Хакмы шул, булган хәлме, күргәнме берәрсе? Күрсә, исбатлый аламы?

– Бу хакта, белсә, зинданыңда утыручы оста Дәүран беләдер, атам. Кирмән-калага нигез казытучы ул булды.

– Хикмәт, бернәрсә исемә төште әле, борынгы бабаларыбыз яңа салынасы кала нигезенә хан нәселеннән углан корбан иткәннәр, күл-елгасына алтын казан ташлаганнар, диләр. Имеш, шунсыз кала кыска гомерле була, дошман кулына күчәдер.

– Гафил булган бабаларыбыз, атам. Бу хакта шәех ишетсә, гафиллегебезне бөтен дөньяга таратыр. Мин, атам, Болгар-камның үз теләге белән кала нигезенә кереп ятуына ышанмыйм. Камнарның күбесе күрәзәлек кыла, күз буа, бәлкем, кереп яткандыр да, иллә чынында исә читтә басып торгандыр. Кам халкы хикмәтле халык, тәмләп сөйләшәләр, юкка да ышандыра алалар.

– Шәех Игәнәйдә минем эшем юктыр, углан. Иллә бабаларыбызның салынасы яңа кала нигезенә адәм баласын корбан итүләре булган хәлдер, күл-елгага алтын казан ташлаулары да. Син мине, углан, шәех Игәнәй белән куркытма, аның кылган гөнаһларын бизмәнгә салсаң, борынгыларныкын күмеп-изеп китәрдер, – диде Сәлим хан, угланына канәгатьсезлек белдереп. – Ярый, анысын куеп торыйк. Илче Садакны да йомдыгыз, кем үтерде? Дәшмисең? Һе, бу хәл кыргыйлык түгелме, гафиллекнең чарасы түгелме?.. Ни син, ни вәзир ул хакта, ичмасам, бер кәлимә сүз сапласагыз иде. Хуш! Куеп торыйк аларын. Минем бүген менә нәрсә хакында беләсем килә, углан. Нигә Шайтан манарасына кергән бер кешене елга буеннан табып алалар? Исән-имин көе түгел, мәет хәлендә. Кем эше бу? Кирмән синеке, тирә-яктагы карурман синеке… Син әүвәл миңа ул манараның серен ачып бир. Киңәшем шул булыр сиңа: кайт та бер азатыңны Шайтан манарасына кертеп җибәр. Исән-имин әйләнеп чыкса, миңа китер, инде ул-бу була кала икән – кадерләп күмдер. Шуннан соң миңа килерсең.

– Барысын да сез дигәнчә итәрмен, атам.

– Кисәтәм, углан, бу хакта берәү дә белмәсен, бер җан иясе дә…

Атасы яныннан сарайдан чыгуга, әмир Хаҗи Шайтан каласына чапты. Анда кунды да, көн тууга, әле яңарак кына кирмән сакларга килгән азатны үз янына чакыртып алды:

– Егетем, бүген кич, кояш баегач, Шайтан манарасына менәрсең. Бар нәрсәне дә карап, күреп чык. Әүвәл өскә күтәрел, Чулманның түбән һәм югары якка хәрәкәт иткән корабларны күзәт. Санын яз. Ничә кораб түбән төшә, ничәсе югары күтәрелә…

Кич якта әмир Хаҗи яшь азатны үзе Шайтан манарасына кертеп җибәрде. Янында басып торган юлдашына:

– Менә нәрсә, каравылбаш, азатның анда кереп китүен син күрмәдең, мин дә күрмәдем. Бу хакта телең тешлә, озын тел белән бергә баш дигән нәрсәнең дә өзелеп очуы бар.

Каравылбаш барысын да аңлады, әмиренә сорау да биреп тормады.

Икенче көнне, кояш чыгуга, яшь азатның үле гәүдәсен елга буеннан табып алып кайттылар. Суга батып үлүчеләр булгалап тора иде, шунлыктан иш азатлары бу хәлгә бик үк игътибар итмәделәр, белепме, мондый хәлләргә гадәтләнеп баралар иде инде.