Икенче көнне әмир Хаҗи сарайга чапты һәм, атасы Сәлим хан каршына килеп басуга:
– Атам, азатның гәүдәсен иртәнге якта елгадан табып алдылар, – диде.
Сәлим хан тәхетеннән торды, ишекле-түрле йөренергә кереште. Ул әлегә кадәр оста Дәүранны нәрсә эшләтергә белми иде, җае чыгып торуга кинәнеп куйды. Останы угланы әмир Хаҗига бирергә. Кертеп җибәрсен Шайтан манарасына. Исән-имин чыга икән, димәк, манарада бернинди шайтан да юк. Инде үтерәләр икән… Йа Хода, әйткән сүзе хак булып, оста гомере аның гомере булса?..
– Останы миңа бирсәгез икән, атам, – диде әмир Хаҗи, атасының кем турында уйлавын белгән сыман.
Сәлим хан угланына гаҗәпләнгәндәй итте, әмма сер бирмәде.
– Халык ни әйтер соң?
– Мин аңардан яңа кала салдырам, тиңе булмаган кала.
– Идел буенамы?
– Әйе.
– Әүвәл вәзир Исхак кайтсын, мин аны яңа калага урын сайларга җибәргән идем, – диде хан.
– Кайтсын, – диде әмир Хаҗи, килешеп. – Ә останы алып китә торыйм. Сызымнарны эшли торыр.
– Алып китәрсең, – диде Сәлим хан. – Тик исеңдә тотсаң иде: кайда гына яшәмәсен, ниләр генә кылмасын, оста исән булырга тиеш. Ул минем колымдыр.
– Башыннан бер бөртек чәче дә төшмәс, атам…
Бер атнадан соң хан зинданында ятучы оста Дәүранны ун азат белән Кашанга алып киттеләр. Барысы да күрделәр останы алып киткәнне. Сарай болдырына чыгып, хан кызы Назлыгөл озатып калды. Оста Дәүран, хан сарае күздән язганчы, каерылып-каерылып, шул якка карады. Сак астында алып кайтса да, әмир Хаҗи останы зинданга япмады.
– Иртәгә үк яңа калага сызымнар сыза башлыйсың, – дип, кайчандыр кәтиб Хафиз яшәгән бүлмәдән урын бирде.
– Мин башта яңа кала салынасы төбәкне күрергә тиешмен, әмир, – диде оста.
Әмир Хаҗи баш Бачманны чакыртып алды һәм останы аның белән яңа кала салынасы төбәккә җибәрде. Киткәндә әйтте:
– Оста сызымнарны Казан кирмәнендә эшләр, баһадир. Үзенә аерым өй бир, күзәт, тәрбияле тот, күз-колак бул.
– Баш өсте, әмир, миннән качмас, миннән качкан кеше тумаган әле, – диде, Бачман баһадир, мактана төшеп.
– Белеп торсаң иде, баһадир, оста Дәүран качкын түгел. Ул беркая да качмас, кала сала башлауга, мин аңа ирек бирәчәкмен, – диде әмир.
– Ә-ә, – дигән булды баһадир Бачман һәм юлга җыена башлады.
Бер айдан Казан кирмәненә килгән әмир Хаҗи Дәүран останың сызымнарын күрде дә, искиткеч дәрәҗәдә канәгать калып, кулыннан килгәнчә атасының колына ярдәм итәргә булды.
– Син миңа бик күп игелек кылдың, оста. Шайтан манарасы өчен дә, инде менә яңа кала сызымнары өчен дә мең рәхмәт!
– Атагызга «минем гомерем – сезнең гомерегез» дип әйтергә өйрәтеп, сез үзегез зур игелек кылдыгыз, әмир. Ләкин мин…
– Мин беләм, ташчыларың өчен син миңа ачулыдырсың, иллә минем башка чарам юк иде. Алар барысы да манараның ничек төзелгәнен беләләр иде. Мин сиңа, оста, ирек бирергә булдым.
– Атаң миңа ул ирекне «бирде» инде, әмир. Рәхмәт аңа.
– Вәгъдәне сиңа акылына җиңеләя башлаган атам түгел, әмир Хаҗи бирә!
– Кем ул әмир Хаҗи? Сәлим хан угланымы?! Меңләгән ташчымны елгага башларын чабып ташлатучымы?! Шул кеше ирек вәгъдә итәме миңа?!
– Дуамалга – йөгән, усалга битлек кигезерләр, ди, оста. Ирекне мин сиңа хәзер үк бирә алам.
– Мин коры сүзгә ышанмый башладым, әмир. Коры кашык авыз ертыр, диләр. Миңа ирек бирүең хак булса, мөһерең сугып, язу язып бир. Мин биргән вәгъдәләргә ышанмый башладым. Ирек бирсәгез генә кала салырга керешермен, әмир.
– Башта эшең күрсәт, оста, эшең. Һич югы, сараема нигез сала башла. Шул булыр сиңа әмир Хаҗи сүзе!
Оста Дәүран аягүрә басты, әмиргә түбәнчелек белән баш иде. Әмир Хаҗи, оста егеткә күзен текәп, «Үҗәт, кыю, тәвәккәл, горур, матур кеше. Анам «Назлыгөл ошбу остага гашыйк» дип сөйләгән иде, чын булып та куюы бар» дигән нәтиҗәгә килде.
Ил-дөнья гизгән бер дәрвиш Хаҗига хикмәтле сүз әйткән иде: «Һөнәр иясе буларак һәр оста үз-үзенә хан, акыл ияләре буларак без үз-үзебезгә хан». Дәшмә остага. Кешене изге юлга салу аны юлдан яздыруга караганда мең тапкыр кыенрактыр. Кем әйтмешли, шәүләне турайту өчен, иң әүвәл шәүлә ясаучыны турайтырга кирәктер.
Ике көннән әмир Хаҗи оста Дәүранга ирек бирде. Мөһер әмирнеке иде. Оста Дәүран тамга-язуны кулына алды да бик озак битенә каплап торды, аннары түшенә яшерде, шуннан соң гына әмиргә баш иде.
– Оста, син бүгеннән ирекле кеше!
– Мин сезгә бурычлымындыр, әмир. Вәгъдә иткән каланы күтәрергә иртәгә үк керешә алам.
– Бик әйбәт, – диде әмир. – Әзерләнеп тор.
Тагын өч көннән аны яңа кала салынасы урынга алып киттеләр. Иделнең сул ягында таудан меңләгән ташчы таш чыгара иде инде. Бер атна дигәндә янә меңләгән ташчы килде. Дәүранның йөрәге кысылып куйды. Алар арасында коллар да бар иде.