Әмир шул төбәккә килүгә, Дәүран аның аягына төште:
– Әмир, колларга ирек бирегез, мин кол ташчылар белән эшли алмыйм. Колчура эш кешесе түгел, аз түләсәң дә, иректә эшләтү мең тапкыр кулайрак. Калагызны тиз күтәрергә телисез икән, тыңлагыз останың зарын!..
Әмир Хаҗи бераз гаҗәпләнде дә, бик үк аптырамады да, хаклык остада иде. Кол тырышып эшләми, коралларны вата, иренчәк йөри.
– Ярый, син дигәнчә булсын, оста. Иртәгә җыен җый! Шунда әйтермен сүземне.
Оста Дәүран чак кына кычкырып җибәрмәде, әмма тәҗрибәсе бар иде инде, әүвәл башта колларны азат итсен, барысына да ирек бирсен.
Көтмәгәндә килеп кергән Бачман баһадирга әмир Хаҗи хәтта күтәрелеп тә карамады. Әмирнең тез өстендә кече угланы Җаббар утыра һәм углан иҗекләп китап укый иде. Бала тотлыгып калганда, ата кеше сукранып ала:
– Гали абыең синең кебек чакта шартлатып укый иде инде, син әле һаман әлифне таяк дип белмисең, – диде әмир Хаҗи һәм ишек төбендә басып торучы баһадирга күтәрелеп карады: – Йә, нинди йомыш китерде баһадирны?
Бачман баһадир авызын да ачарга өлгерми калды, углан, кычкырып:
– Тимер тапкан тилмермәс, бала баккан көн күрмәс, – дип әйтеп салды.
– Хак әйткәннәр бабайлар, – диде әмир. – Бала баккан көн күрмәс. Әй, кем бар анда, алыгыз угланны! Йә, ни йомыш төште, баһадир, әмиреңә?
Бачман баһадир асрауның угланны алып чыгып киткәнен көтеп алды да бер урында таптанып калды. Әмир аны ашыктырмады, аякларына кеш тиресеннән тегелгән юрганны ябып, янә баһадирга бакты:
– Әллә нигә тезләр өши, кыш көне ауда салкын тиде, ахры. Чәчкә-ананы чакыртасы иде дә, һаман җае чыкмый тора. Аның кулы шифалы, җиңел була торган иде… Кала ничек анда, баһадир, ташчылар ничек эшлиләр? Ирек, ирек дип лаф ордылар, инде ирек тә бирдем үзләренә. Ничегрәк эшлиләр, күтәреләме кала?
– Ай үсәсен көн үсә кала, әмир.
– Яхшы, йомышың әйт, баһадир!
– Әмир, чынмыдыр, ялганмыдыр, сеңлем Зәйтүнә Шайтан каласына йөри икән дигән гайбәт җиткерделәр.
– Йөрүе гайбәт түгел. Шуннан ни?.. Тик йөрсен…
– Әмир, кыз бала ла ул. Шайтан кирмәнендәге азатларны беләм мин, тешләк халык.
Әмир Хаҗи көмеш кыңгыравын зеңләтте.
– Ни булды, әмирем? – дип, хатыны Акбикә килеп керде. Шулай диде дә ишек төбендә басып торучы баһадирны күреп, авызын яулык очы белән каплады.
– Зәйтүнә һәр көнне кая югала, бикә?
– Урманга җиләккә йөри, әмирем. Тубал-тубал җиләк җыеп алып кайта.
– Үзе генә чыгамы, сак беләнме?
– Әмирем, урманың Йомагыл тарханың саклый түгелме соң?
– Таптың урман саклый торган кеше, бикә. Ясавылның кул астында алты-җиде азат, тархан Йомагылны бер азат озатып йөри. Кая гына өлгерсен ул. Ясавылның Зәйтүнәне каравыллап йөрергә вакыты юк. Бикә, Зәйтүнәгә әйт, моннан соң ялгызы гына урманга йөрмәсен. Әллә кемгә очрап куюы бар. Мин беләм, Зәйтүнә бернәрсәдән дә курыкмый, уктан ала башласа, мәргәннәрең бер якта торсын, кылыч белән дә ару гына селтәнә икән. Аннары, килешми кыз балага берүзенә урманга йөрү, кешедән яхшы түгел. Башкодалар килеп тора, әллә ни уйлаулары бар.
– Мин алай дип әйтмәс идем, әмирем, болгар хатыннары гомер-гомергә урманга җиләккә йөргән.
– Җиләккә йөрсен, бер сүзем дә юктыр. Шайтан каласына нигә бара, ни калган аңа анда, менә шуны бел син, бикә. Кая соң әле үзе – Зәйтүнә?
– Иртәнге якта ук урманга җиләккә дип чыгып киткән иде.
– Тагын җиләккә! Әйттем бит инде, килешми аңа япа-ялгыз җиләккә йөрү…
– Син алай ук кырт кистереп куйма әле, әмирем, ярамый, дип. Беләсең килсә, борын заманда туран хатын-кызлары ирләре белән бер сафта дошманга каршы орышканнар.
– Сеңлемне ук атарга, атта йөрергә бик яшьли өйрәткән идем, әмир, – диде Бачман баһадир.
– Мин, әмирем, Зәйтүнәгә көнләшеп карыйм. Тели – урманга җиләккә чыгып китә, тели – Шайтан каласының могҗизаларын күреп кайта. Ул кирмәнне минем төзелеп беткәннән бирле күргәнем юк. Манарасы биек икән. Өске мәйданчыгыннан карасаң, дөнья читләре күренерлек икән, ди. Барасы килә шунда бер…
– Бик барасың килсә бар, күр, кара. Әнә баһадир озата барыр, – диде әмир Хаҗи битараф бер рәвештә.
Акбикә баһадир ягына сирпелеп алды, тегенең ризалыгын сорагандай итте, әмма баһадирның ризалыгы йөзенә үк чыккан иде.
– Рәхмәт, әмирем, игелегеңне онытмам, – диде бикә.
– Тик бүген түгел, бикә. Бүген анда мин үзем барып кайтам. Тимерче Әхмәт ямьсезләнә башлады. Алачыгына Яким Күчтем сәүдәгәрнең энесе Апанайны алган, углы Бәкерне урыс кызына өйләндергән, өйләндермәкчеме, ди. Чынлап та шулай булса, зинданга ябам мин аны. Кырын эшләре расланса, дим, ике дә уйламый ябам.