– Анысы синең эшең, әмирем, – диде бикә һәм, баһадирга таба борылып: – Барыр көнемдә үзем хәбәр иттерермен, баһадир, – дип чыгып китте.
– Әмир, саксыз юлга чыкмагыз, урманда ишләре белән Җик Мәргән яши икән дигән сүз йөри.
– Булмас, ышанасым килми, баһадир. Тубыкбай энесе Җик Мәргән качкын? Минем урманда йөрсә, бер күренмәсә, бер күренер иде.
– Адәм баласы бүредән дә сизгеррәктер, әмир. Алайга калганда, минем дә шигем бар. Җик Мәргән саллы егет иде, хан кулыннан Мәргән атын алган кеше. Нигәдер минем дә ышанасым килми килүен дә… Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән.
– Абыйсына муен бирмәгән Җик Мәргәнгә ни кирәк булды икән безнең урманнарда? Мин кайчак шиккә калам, баһадир, кызларны да шулар урламыйлар микән? Ике айга өч кыз юкка чыкты, ни мәетләре, ни үзләре дигәндәй.
– Кызларны Үргәнеч сәүдәгәрләре урлыйлар, әмир. Урлыйлар да Олуг Мөхәммәт куштаннарына саталар. Безнең ак тәнле кызлар Үргәнечтә бәһале.
– Шулай ук Олуг Мөхәммәт кешеләре микәнни? Илчесе өчен үч алуымы? Һич булмас димә, бик ихтимал хәл. Тик кем хәбәр итеп тора микән аңа? Димәк, сәүдәгәрләр арасында Олуг Мөхәммәтнең үз кешеләре бар. Таймас баһадир ни карый микән соң?
– Туры килсә, Таймас баһадир үзе сатып җибәрәчәк кызларны, әмир.
– Бик ихтимал, бик ихтимал, эчә, азгын, әмма атама ярый белә, төче телле, юмакай, юха җылан кебек. Ярый, анысы икенче мәсьәләдер. Җик Мәргәннең безнең урманнарда йөрүен атам белә микән, юкмы икән?
– Юк сүздер, әмир. Җик Мәргән алай йөрмәс шикелле миңа.
– Ярый, баһадир, мин Шайтан каласына киттем, үзем белән тимерче Әхмәтне дә алырмын. Углы Бәкер ни кырып ята икән анда. Каяле син, бусагабаш, Җирән Кашканы иярлә. Көнендә әйләнеп кайтырга исәбем.
Әмир Хаҗи Бачман баһадирның киңәшен тотмады, сакны гадәттәгечә алды – ун азат. Башта әмир Әхмәт алачыгына юнәлде, Тимерче Әхмәт Кашанда зур алачык тота һәм углы Бәкер ясаган чуенны тимер итеп тирә-юньгә сатып ята иде. Игенчеләргә, авыл халкына корал, сабан-тырма, сука, балта, чүкеч, чөшлегә кадәр ясый иде Әхмәт. Аның янында һәрчак сәүдәгәрләр булыр, шунда ук әмирнең казнабашы – корал сатудан җыелган акчаның уннан бер өлеше әмир казнасына керергә тиеш. Тимерче Әхмәт эшкә ныклап кереште, чит илләргә тимер сата башлады. Көннән-көн тимерчене күзәтү авырая, ул күрәләтә мөстәкыйльлеккә омтыла иде.
Тимерче алачыгына әмир ун азатын ияртеп килеп керде. Алачык капкасын әмиргә киереп ачтылар. Тимерче Әхмәт алачыгын биек дивар белән уратып ята, капкалар утыртып, сакчылар куймакчы икән. Тимерче Әхмәт кул астында меңгә якын кеше эшли, коллар тотмый, файдасы юк, дигән була. Әхмәт һәммә эшчесе белән дә уртак тел таба белә, осталыгына карап хезмәт хакын түли, кирәк икән, өй салырга да ярдәм итә, диләр. Әмир Хаҗи, гомумән, тимерчеләр, һөнәрчеләр белән кызыксынмады, казнабашы җыем һәм салымнарны төгәл үти, кул астындагы җиде-сигез кеше белән барысына да өлгерә иде. Шул ук вакытта еш кына нәкъ менә тимерче Әхмәттән зарлана иде. Имеш, алтынны капчыклап йөртә, әмир казнабашын санга сукмый. Әмир Хаҗиның Әхмәт эшенә кысыласы килмәсә дә, ул кул астындагы кешесенең узынуын, үзбаш хакимлек итүен ошатып җиткермәде. Килүе шуның өчен иде, әмма аның тимерче белән бәхәскә керәсе килми иде. Эшләгән кешегә аркылы төшмиләр, туры кеше буларак, бәлкем, Әхмәт казнабашка кул очына бирмәгәндер, шуннан зарлана, шуннан бу адәм турында коткы таратадыр. Мәгәр, дөрес булмаса да, ул әмир иде һәм үзенең хакимдарлыгын сиздерәсе килә иде. Ишегалдына килеп керүгә, әмир туп-туры бер читтәрәк торучы тимерче останың өенә таба юнәлде. Өй янына җитүгә, сикереп атыннан төште, тезгенен җансакчысына ташлады да, болдырда басып торган тимерчене күрмичә (дөресрәге, күрмәмешкә салышып), өйгә узды.
– Көтмәгәндә-уйламаганда, әмирем! – диде аның артыннан ук ияреп кергән тимерче Әхмәт.
– Хәлләр иминме, оста?
– Аллага шөкер кылып яшим, әмирем. Сукранасым килми, сукранып караган чакларым да булды, сукыр бер тиен бирүче дә булмады. Бир дигәнгә кеше саңгырау лабаса.
– Чуен күп кайтамы алачыкка?
– Җитәрлек кебек болай. Рәхмәт углыма, тырыша.
– Владимир кенәзенә ничә олау тимер озаттың инде?
– Казнабашы да, тарханың да язып бара, әмир. Беркөннәрне Яким Күчтем килгән иде, атасы утарына шундый алачык салмакчы икән… Ни диим, ярдәм итәрбез, дидем. Күрше ләбаса. Товар ише. Ярдәм итми ярамый. Әйттем, безнең әмир киң күңелле кеше, каршы төшмәс, дидем. Килеште. Кинәнде, акчаны мул түләде.
– Аннары энесе Апанайны калдырып китте, шулаймы?..
– Апанайга сүз юк, әмирем. Әйбәт кеше. Тәресен өзеп атты, мәчеткә йөри, тимерче булмакчы.
– Сиңа нинди бүләкләр китерә инде Яким Күчтем сәүдәгәр?