Выбрать главу

– Углыма каравыш кыз китергән иде, углым күрде дә гашыйк булды, өйләнештеләр, килен кеше такы-токырак сөйләшсә дә, үзара чөкердәшеп яшиләр. Менә синнән фатиха алырмын дигән идем шуларга, соң булса да уң булсын дип.

– Хәйләкәрсең, Әхмәт. Әй хәйләкәрсең… Ходайдан да курыкмыйсыңмы? Шәех Игәнәй ни әйтер? Никах, никах укыттыңмы балаларыңа?

– Игәнәй – Бөек калада, без – монда. Ә монда, әмирем, безнең өчен хан да, шәех тә сездер. Ышанмасагыз, Коръән тотып ант итәм, барысы да шулай ди. Кайчан әмиребез акылы җиңеләя башлаган Сәлим ханга баш июдән туктар икән, диләр. Хак әйтәм, әмирем.

– Ялгышма, тимерче. Атасына хыянәт иткән бала игелек күрмәс, диләр. Шәех Игәнәй ил башында тормаса да, дин башында тора. Ни сөйләгәнеңне шәйлә бераз, оста. Бу сүзләрең атама җитсә?..

– Кичер, әмирем, мин кеше әйткәнне генә әйтәм, кеше сүзе кеше үтерер, диләр, хак икән.

– Ярый, куеп торыйк ул хакта. Яким Күчтем сәүдәгәр Шайтан каласына бармакчы иткән икән, тархан җибәрмәгән, хакмы шул?

– Сорады, ялынмады, бары тик сорады гына, иллә алай бер дә барам дип бәргәләнмәде, әмирем, языклы буласым килми.

– Каравыш кызны Шайтан каласына үзең илттеңме, углың кайтып алдымы?

– Үзем илттем, әмирем. Сылу бала. Мәгәр, әмирем, минем малай да төшеп калганнардан түгел, кыз углымны күрде дә комачтай кызарынды. Көтмәгән икән шушындый сынбатлы егеткә тап булырмын дип. Каравыш кыз бит. Кыз да бер кашык су белән кабып йотарлык. Кавыштылар, каршы килмәдем. Яким дә канәгать калды. Кимсетәсем килмәде, сер булса да әйтим инде, ул кыз бала аның асраудан тапкан үз кызы икән, әмирем. Әмма бала белми икән. Менә шундый хәлләр безнең, әмирем. Әнә шулай Яким Күчтем белән кардәшләшеп киттек. Апанай турында әйтеп тә торасы юк инде, үз малаем кебек күрә башладым үзен. Никахны укытырбыз аны, әмирем. Никах ни ул, саф мәхәббәткә никах өч тиен бакырдыр. Мәхәббәткә үлем куркыныч, әмир, үлем. Кирәк дип табалар икән, мәчетенә дә, чиркәвенә дә барырлар. Кызның да күңеле булыр, егетнең дә.

Ул арада озын өстәлгә ике савыт әче бал китереп куйдылар. Әмир Хаҗи савытны күтәреп эчеп куйды да, мыекларын сыпырып:

– Һэ-һэ, балыңны кем ясый, бигрәк усал, бигрәк татлы? – дип сорады.

– Чирмеш карчыгы. Алтын куллы карчык, белмәгәне юк.

– Оста, бик күп яңалыклар сөйләдең, рәхмәт сиңа, балың өчен дә рәхмәт. Иллә бер бөртек гөнаһың булмаса да, мин сине бүген зинданга ябам.

– Йа Раббым, әмирем! Синең алда гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында да гөнаһым юктыр шикелле. Әйе, һич югы, сәбәбен әйтер идең?..

– Мин моны чуен кою сере Яким Күчтем сәүдәгәр кулына күчмәсен дип эшлим, оста. Ишетсеннәр, шаукымы Владимирга барып җитсен… Ә хәзер… – диде әмир Хаҗи һәм алдындагы бал савытын этеп җибәрде, – җыен, Шайтан каласына барып кайтабыз.

– Баш өсте, әмирем.

Әмир Хаҗи ишеккә таба атлады, оста янына ярдәмчесе килде, сак кына иңенә кагылды.

– Йөзбаш керсен, тиз йөр! – диде оста Әхмәт җитди төстә.

– Мин монда, иям! – дип килеп керде йөзбаш.

– Әмир мине Шайтан каласына алып китә. Азатларың ал да, бераз кала төшеп, артыбыздан бар!

Аннары Әхмәт өс киемнәрен алыштырды, болдыр янына ук китергән атка атланды да, чаптырып, капкадан чыгып барган әмирне куа китте. Аты тоягыннан чәчрәгән балчыкларга караганда, оста Әхмәт гаять тә ачулы, гасабилана, иллә бер дә куркып юлга чыкмый кебек иде.

Тимерче Әхмәт каланы чыккач кына әмир Хаҗины куып җитте.

– Һәй, әмир, янәшәңнән урын бир! – дип кычкырды ул, килеп җитәр-җитмәс.

Әмир янәшәсендәге ике азат читкә каерылдылар, оста Әхмәт, атын тыя төшеп, әмир белән янәшә атлатып бара башлады.

Әмир Хаҗи, останың бу кыланышына гаҗәпләнүен сиздереп, артына әйләнеп карады. Оста артыннан, бераз кала төшеп, йөзләп азат килә иде.

– Кемнәр болар, синең чирүеңме?

– Сезнекеләр, әмирем. Бүген мине саклыйлар, кирәк икән, иртәгә сезне. Хәер, кем ул азат? Кем күбрәк түли, шуны саклаучыдыр, әмирем. Тимерчеләре өчен борчылуларыдыр, әмир зинданга ябам дип янады бит, ишетеп тордылар.

– Минем ни теләгәнне аңламадың булып чыга, оста. Минем синең хакта кайгыртуым иде.

– Оста Дәүранны да, үзе турында кайгыртып, хан зинданыннан коткардыгызмы, әмир?

– Оста Дәүран ирекне алтын бәһасенә сатып алды дияргә була, – диде әмир Хаҗи, атын куалый төшеп.

– Ирекне сатып алмыйлар, ирекне яулыйлар, әмирем.

– Ирекне әле ничек кенә сатып алалар, оста. Ибраһим хан Бөек каланы саклап калу өчен Владимир кенәзе Юрий Долгорукка күпме алтын түли, аннары – атам. Ул гынамы, Китан атлы малаена сеңлесе Рокыяны биреп җибәрә.

– Үткән эшкә салават, әмирем. Мине бүгенгесе борчый. Шайтан каласына нигә бара икән әмирем?