Выбрать главу

Әмир Хаҗи җавап бирмәде, атына камчы белән сукты, туры айгыр кушаяклап алга ыргылды, иллә оста Әхмәт әмирнең атын бик тиз куып җитте һәм йөгәненә ябышты:

– Тпру-у, ашыкма, әмирем. Вәгъдәгезне бирегез, тимәссезме углыма?

– Мин углыңны яман эштән коткарырга дип барам, оста.

– Шайтан манарасына ябыпмы? Аннан берәүнең дә исән чыкканы булмады әле. Яшь азатны да кертеп харап иттегез. Аңа бит, сабыйга, яшисе дә яшисе иде, әмирем.

Әмир Хаҗиның оста Әхмәткә ачуы килә башлады, ул, өзәңгесенә басып, ияреп килгән тимерче азатларына күз төшереп алды. Шүрләве түгел иде, әмир Хаҗиның беркайчан да, беркемнән дә курыкканы булмады, бүген оста аның ышанычын какшатырга маташамы әллә? Ачу чыкмаслык та түгел, ат йөгәненә үк ябышты, ә күңел әмер бирергә, җәза кылырга күнеккән, куллар шуңа җайлашкан, теге вакытта коллар белән ни кылды – үкенмәде түгел, соңыннан бик тә үкенде, әмма хагы хак иде, җәза бирүдән дә туктала алмады. Аннары яшь азат… Хаклы оста. Аны анда кертеп җибәрергә хакы юк иде аның. Әмма кертми дә булдыра алмады. Ә бит белде үтереләсен, үзе үк әмер бирде. Останың кулына куй маенда кайнатылган камчы белән суга да ала иде, әмма кулы күтәрелмәде. Останың хәрәкәтендә хилафлык юк иде, ул аны явызлык кылудан тыярга тели, хәтта йөз азатын да алып чыкты.

– Синең углың Бәкер минем өчен иң кадерле кешеләрнең берседер, оста. Мин аны һәр тарафта да яклармын.

Әмир шулай дигәч кенә, Әхмәт көмеш тәңкәләр белән бизәлгән йөгәнне җибәрде.

– Мин сезгә ышанам, әмирем, – диде.

Ниһаять, алда Шайтан каласы күренде. Атларны куалый торгач, капкалар янына да килеп җиттеләр.

– Әй, кем бар анда? Асма күперне төшерегез, капкаларны ачыгыз! – дип кычкырды әмир Хаҗи.

Гадәттә, моны алдан килеп җансакчылары эшли иде, бу хәлгә кирмәндәге каравылбашы аптырый калды, үзе капка манарасына менеп карады. Чынлап та әмир кычкырамы, янәсе, һәм әмир Хаҗи икәненә инангач кына, асма күперне төшерергә, капкаларны ачарга боерды.

Шагырдап күпер төште, җилләнеп капкалар ачылды. Әмир Хаҗи, ат корсагына үкчәсе белән тибә-тибә, кабалана төшебрәк, күперне узды. Капкага җитүгә, каравылбашка:

– Минем җансакчыларым кергәч тә күперне күтәр, капкаларны яп! – дип боерды.

Кирмәндәге ясавыл азатлар шулай иттеләр дә, әмир белән оста һәм җансакчылар үтүгә, күперне күтәрделәр, капкаларны яптылар.

– Бусы нигә тагын? – диде, гаҗәпләнә төшеп, тимерче Әхмәт.

Әмир Хаҗи аңа бер сүз дә әйтмәде, атыннан төште, тезгенен җансакчысына ташлады да өтәләнеп торган каравылбашка:

– Алып бар мине Бәкер олан янына, – диде.

– Ул өендә, хакимдарым, – диде каравылбашы.

– Оста, әйдә кунак булыйк әле бер оланыңда. Кәләшен күреп чыгыйк.

Әмир Хаҗи өй болдырына җиңел генә менеп китте, әмма ул узуга, Әхмәт каршына бусагада торучы азат пәйда булды, остага аркылы төште. Әхмәт аны селтәп кенә җибәрде дә өйгә керде.

– Аркылы тора әллә, эчне пошырып! – диде ул, сукрана-сукрана түр якка узды.

Әмир Хаҗи исә өйгә кергән, өстәл янында утыра иде инде.

Ул арада чуен коючы Бәкер керде, тыйнак кына әмир белән, аннары атасы белән исәнләште.

– Сәламең алдык, утыр әле каршыма, Бәкер, – диде әмир Хаҗи тыныч кына.

– Атам, әллә нигә кәефең юк кебек? – диде Бәкер, утыра-утыра.

– Атаң исән-сау, Аллага шөкер. Менә синең хәлең белергә килдек. Ичмасам, сыйлар идең, авыз кипте. Юл буе әмирем белән ызгышып килдем. Аңа ил җитми, миңа җир җитми. Синең барысы да җитешле икән, әлхәмделилләһи. Инәңә әйтерем, куаныр. Кайтмыйсыз да, ишек башыннан ук ясавыл саклый үзеңне. Кадерле кешегә әверелеп барасыз. Ни кырып ятасың инде?

– Чуен коючы оланга сорауларымны үзем бирермен, ата кеше.

– Шулай итәрсез, әмирем. Мәгәр онытмасагыз иде, чуенны үзбаш коя башласа да, тимерчелеккә аны мин өйрәттем.

– Углыңның һөнәре белән син генә түгел, мин дә горурланам, оста. Рәхмәт аңа, Болгар өчен изге эш кыла. Әйт әле, Бәкер, чуен кайнату ысулын тагын кем дә булса беләме?.. Әллә, булмаса, бер син генә сәләтлеме бу эшкә?..

– Чуенны кайнатучылар булыр, әмир. Тик эш кайната белүдә генә түгел, мич сала белүдә, эремә таш сайлый белүдә, күмер көйрәтә белүдә, ниһаять, нәрсә кирәк, шуны салып, туктаусыз күзәтеп торуда. Чуен кою ипи пешерү белән бердер, әчеп китсә дә начар, төче булса да әйбәт түгел.

– Хәбәрең өчен рәхмәт. Инде әйт, кәләшең мондамы?

Чуен коючы кәләш турында сүз чыгуга кызарынды, мич ягына күз төшереп алды.

– Монда, әмир.

– Яким сәүдәгәр кызымы?

– Атасы Яким түгел аның. Яким аны китерүче генә, хуҗалары була.

– Аты ничек инде гүзәл хатыныңның?

– Аты Дүнә, әмир. Дөньяда бик күп кадерле һәм бәһале әйберләр була, тик минем өчен Дүнәдән дә кадерле беркемем дә юктыр. Аның өчен утка да, суга да керәчәкмен.