– Яратасың, димәк. Тик белеп торсаң иде, оста олан, ошбу дөньяда мәхәббәттән башка туган тел һәм туган ил бар. Мин белмим әле ни өчен Владимирның иң бай сәүдәгәре ошбу кыз баланы Кашанга китерүен, иллә мин аны ачыклармын. Кисәтеп куям, оста олан, чуен кою сере илдән чыкса, синең дә, гүзәлең Дүнәңнең дә соңгы сулышы шул көндә булыр, шул чуен кайната торган мичкә ташлатырмын!
Әмир Хаҗи күтәрелде дә чыгып китте. Оста Әхмәт аның артыннан ташланды. Ата кеше углы Бәкерне тәгаен танымады. Әмир кадәр әмир белән ни тамаша сөйләшә бит. Һәй бу яшьлекне! Тик кенә утырырга да бит! Әллә соң мәхәббәт дигәннәре шулай сукрайтамы, чукраклатамы кешене?! Ичмасам, атасына күз ташласын иде. Һич югы, күз сал атаңа, дип, күңелдән тәкрарлыйм, карамый гына бит. Йа Хода, бу ни инде тагын! Ахырзаман, ахырзаман киләдер, бүтән түгел, шул юлга чыккандыр.
Оста Әхмәт әмирне болдырдан төшеп барганда куып җитте:
– Әмирем, кичер углымны, зинһар, кичерә күр. Күңеле ашкынулыдыр, уе яманлыкта түгел, изге бала, изге җан. Чуен кою серен сата буламы, башына тай типкән булса гына инде. Берәү дә белми ул серне, белмәс тә… Мин дә рәтләп белмим әле, әфсен укып эретә ул аны, ниндидер әфсен укый да…
Оста Әхмәт, болдырдан төшүгә, әмир каршына чыкты, алдына чыгып тезләнде.
– Тор, оста! – диде әмир Хаҗи – Углың бик әйбәт сөйләште. Горурланасы ит. Шуннан тынычлан. Тынычлан да бераз уйланып кара. Ни өчен нәкъ менә сиңа китерә ул гүзәл кызны?
– Товар ишләре без, дуслар, шабралар…
– Товар ишләре, шабралар… – дип кабатлады әмир Хаҗи. – Товар ишләре, шабралар… Ул шабралар, оста, Святослав кенәзне дә санасак, җиде тапкыр Болгарга яу киләләр, килгән саен буш кул белән кайтып китмәгәннәрдер.
– Без дә яу баргалаганбыз анысы, әмир.
– Без ике тапкыр, алар – җиде! Аермасы бармы? Дәшмисең! Углың кирәк аңа, чуен коеп ятучы углың. Гашыйк кеше – диванага хас кеше, диләр. Җүләрлек эшләп ташламасын дип кисәтүем.
– Кирмәнне ышанычлы азатларың саклый, әмирем.
– Саклый, хак. Ләкин кисәтеп куям, углыңа үзең дә күз-колак бул, мичтә бергә янасың килмәсә. Углыңның Яким Күчтем кызына ияреп китүе бар. Шулай була кала икән, үзеңне генә түгел, бөтен нәсел-нәсәбеңне җиде буынга кадәр корытырмын, алачыгыңны җир белән тигезләтермен.
– Әмирем, мин бары тик кылыч-корал ясаучы, әмма сакчы түгел, углыма түгел, үз алачыгыма да күз-колак булып бетерә алганым юк. Алла сакласын диген инде, Алла сакласын афәтеннән дә, яман уеннан да.
– Болгардан Владимирга, ары китеп Новгородка сузылган сәүдә юлларын кем саклый, оста?.. Углың Владимирга кузгала кала икән, икенче көнне ук башы колга очында булыр. Минем анда да кешеләрем бар. Мин сине кисәттем, оста, калганын үзең кара. Ә хәзер, бар, углың белән саубуллаш та минем белән Кашанга кайтырсың. Азатларың да ялыкканнардыр.
– Кайтырмын, кайтырмын, әмирем.
Әмиргә атын китерделәр, ул җилле генә сикереп атына атланды да, Әхмәт болдырга чыккан углы белән саубуллашкан арада, кирмән дивары буйлап атлатып кына китте. Асма күпердә әмир останы көтеп алды, күпердән чыккач:
– Синдә, оста, бүген йөз азат, – диде. – Син мине үтерә аласың. Мөмкинлектән файдаланып кал. Мәгәр мин сиңа бу ахмаклыкны эшләмәскә киңәш бирер идем. Вакытлы көч кешене ирәйтә, мәгәр соңы яман бетүе бар.
– Минем башыма тай типмәгән, әмирем. Түрә китә, түрә килә, диләр, ә без каласы. Юк, бер дә кулай түгел миңа сезнең белән бәйләнергә, Аллам сакласын…
Кашан каласына җитеп, басу капкасын узганда, алданрак киткән әмир останы көтеп алды.
– Әмирем, туры зинданыңа барыйммы, әллә өйгә кайтып хатынымны, балаларымны күреп килимме? – диде оста Әхмәт, әллә кинаяләп, әллә чын-чынлап. – Әйтер әмерең әйт, әмир.
– Туры зинданга баруың хәерлерәк булыр, оста. Инде әйт, Яким сәүдәгәр энесе сиңа ник килде дип беләсең?
– Һөнәр алырга дип беләм, әмирем.
– Һөнәрне кайда да ала алыр иде ул, оста. Яким Күчтем сәүдәгәр энесенә чуен кою сере кирәк. Шул нәрсә ачыклану белән, мин сине зинданнан чыгарырмын, оста.
Ул арада оста янына азатлары килеп җиттеләр.
– Тукталмагыз, алачыкка кайтыгыз. Мин әмир янында калып торам. Иншалла, озак тотмас әле. Мәгез, атымны да ала китегез, – диде оста.
Оста Әхмәт азатларын тегеләр чатка кереп югалганчы карап торды. Аннары акрын гына әмир Хаҗи йортына таба кузгалды. Йортка кергәч, әмир кул чапты, шундук ике азат пәйда булды.
– Останы зинданга ябыгыз! – дип боерды әмир.
– Әмирем, мин моны сездән көтмәгән идем, – диде Әхмәт, артына каерылып.
– Көтәргә идең, оста, көтәргә идең. Җик Мәргән кай тарафта качкынлыкта йөри, казаклыкта, дим? Илче Садакны үтерүче кем? Шайтан манарасындагы яшерен юлларны аңа кем күрсәтте? Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә кем янына йөри? Белмисеңме, оста?.. Белмисең. Менә мин дә белмим шул. Ә миңа калса, син боларның барысын да беләсең, һич югы, беришесен.