– Барысы да ялган, әмирем, бинахакка рәнҗетәсез, бинахакка!
– Алып китегез! Исеңә төшү белән чакыртырсың, оста, – диде әмир соңгы сүзе итеп.
Оста Әхмәт Кашан каласында хөрмәткә ия кешеләрнең берсе иде. Ул ясаган коралны кулына тоткан бер кеше «Әхмәтнеке» ди торган иде. Әхмәтнеке, димәк, ышанычлы, аласың, кораллы буласың килә икән, бәһасендә торма, чөнки бары тик Әхмәт алачыгында гына Гали кылычыдай корыч эшкәртәләр, бары тик Әхмәт алачыгында гына корал эшләп, хуҗалыктагы барлык кирәк-яракларны җитештерәләр иде. Әлбәттә инде, Владимир каласының бай сәүдәгәре Яким Күчтемнең нәкъ менә тимерче Әхмәтне эзләп табуына бер дә шаккатасы түгел иде. Товар ишенә кергәч тә, Яким алган товарлары өчен акчаны мулдан түләде. Әхмәт мохтаҗ булган әйберләрне дә табып китерде. Кыскасы, Әхмәттәй алтын кеше кулга кергәндә, тимер кызгана буламы – корал-кылычны Яким товар ишенә күп озатты. Яхшы товар ишенә мал кызгана буламы Әхмәт. Мәмләкәткә кирәкләрен дә сатты, кирәкмәгәннәрен дә олактырды. Иллә башына бер тапкыр да Яким сәүдәгәр аңардан чуен кою серен белергә теләр дигән уй килмәде. Илче Садакны кем үтерүен Әхмәт белми иде, аннары Кашан кызларының юкка чыгулары?.. Каян белсен аларны Әхмәт?! Төркидә кыз урлау гомер бакыйдан килә, әмир әнә аны да аңа яга. Юк, ул аңа бернәрсә дә якмый, дәүләт серен сатар дип курка. Курка гынамы, булган хыянәтләрдә аның да катнашы бар дип уйлый. Румнар рум уты серен, ягъни грек уты серен сигез йөз ел буена саклыйлар, табгачлар исә кәгазь ясау серен биш йөз елга якын сер итеп тоталар.
Төрки Болгары чуен кою серен ничә ел саклый алыр? Әнә нәрсәне саклап тотарга исәпли әмир Хаҗи. Атасы Сәлим ханга берни дә кирәкми, шуңа күрә Олуг Мөхәммәт илчесенә Шайтан каласына керергә ярлык бирә, ә каланы әмир Хаҗи азатлары саклый, кеше түгел, кош та очып кермәле түгел чуен коючылар ягына. Кирмәнгә керә кеше, ары бара алмый, чуен коючылар янына манара аша узарга кирәк, манара ишекләренең серләре әмир Хаҗи һәм углы Бәкер кулында, аннары манарадагы өстәмә ялган култыклар, үзеннән-үзе ачылып киткән упкын ишекләрен оста Дәүран да белә. Сызымнарны ул эшли, төзүне дә ул башкара. Ташчыларның барысын да юк итәләр. Манара сере бары тик өч кешедә саклана.
Оста Әхмәт зинданның сәкесенә менеп ятты.
Әйе, ул нәрсәнедер уйлап җиткермәде. Чуен кою серен ул белә, әмма белмим дип бара – монысын яшерә алды. Бөтен эшне углына биреп, үзе читтә калды. Бу хакта әмир аңардан шикләнми. Ни өчен япты икән соң ул аны? Фәкать бер корал саткан өченме? Булмас… Их, барысы да җайланып, көйләнеп киткәч кенә нәрсә килеп чыкты. Бу Якимне дә әйтер идем инде, нигә дип шул чәчбиен алып килде икән?.. Әллә соң чынлап та чуен кою серен белергәме исәбе? Кеше күңеле карурман шул, болай бер дә андый кешегә охшамаган да кебек үзе…
Уйланырлык иде Кашан каласы остасы тимерче Әхмәткә.
Әмир Хаҗи «илче Садак Бәкерне алмага килгән» дип расларга маташа. Бу бәхәссездер. Хуш, шулай да булсын ди. Алып та киттеләр ди оланны. Шуннан ни?.. Оста аларга чуен кою серен ачармы? Ачмас, оста Әхмәт углын белә, муенына бау ташласалар да ачмас… Әйе, бау ташласалар да. Ә менә Яким сәүдәгәр кызы кочагына керсә? Йа Хода, шулай булып куюы да бар бит әле аның! Углы кызны ярата, әйе, кызны түгел, хатынын, хәтта ярата дию генә аздыр, үлепләр ярата, хатын өчен җан тәслим кылырга әзер…
Оста Әхмәт бик озак вак имәннәрдән тезеп түшәлгән түшәмгә карап ятты. Бүрәнә араларына үрмәкүч тозак корган, ә үзе бер читкәрәк поскан да корбанын сагалый. Пәрәвезен зур итеп, боҗралый-боҗралый үргән, аркылыга китереп тукыган. Тамак тәмугка кертер, диләр. Әллә соң Сәлим хан куштымы угланы әмир Хаҗига аны зинданга ябарга? Моңа кадәр әмир Хаҗи оста Әхмәткә үзенә ышанган кебек ышана иде ләбаса!
Әхмәт оста бишмәтен салды, баш очына кыстырды. Кичә аңа Яким сәүдәгәр энесе Апанай хикмәтле бер сүз әйтте. Имеш, ханнар белән кенәзләргә беркайчан да ышанма. Аның үзен кенәз Китан эзәрлекли башлаган икән, шуннан бирегә качып китәргә мәҗбүр булган, имеш. Апанайга ышансаң, ул кенәзгә: «Безгә Болгар белән сугышырга түгел, сәүдә итәргә кирәк», – дип әйтеп әйткән, имеш. Барысы да хак булса, хикмәтле сүз әйткән Апанай кенәз Китанга – Болгар киявенә. Киявен кияү, ә менә яу килә. Әллә ни зыян итә алмаса да, күпме останы, һөнәрчеләрне, ташчыларны алып китә. Теге вакытта сугышып алып киткән булса, Рокыяга өйләнгәч, хан белән килешеп алып китә башлады. Менә китте замана! Болгардан Владимирга кача-күчә халык, Владимирдан – Болгарга.