Выбрать главу

Оста Әхмәтнең, уйланып ята-ята, тәмам башы катты, иллә үз алдына куйган сорауларга җавап таба алмады. Бары бер нәрсәне ачык белә иде ул: гаепле түгел оста. Әмир Хаҗи каршында аның бернинди дә хилафлык кылганы юктыр. Ачсыннар ишекне, чыгарсыннар аны биредән. Аның әмир белән аңлашасы килә. Нинди хата кылды ул? Кайчан, кемне рәнҗетте, кемгә хыянәт итте? Кемгә кул салды, кемне ханга йә әмиргә каршы котыртты? Әүлия түгелдер, әүлия ук була алмады, әмма кылган явызлыгы да булмады.

Әхмәт сикереп сәндерәдән төште, ике куллап ишекне дөңгечләргә кереште:

– Кем бар анда, ясавыл, сакчы, ач дим, ач! Юкса ишегеңне ватам!

Берәү дә аны ишетмәде, берәү дә килмәде, берәү дә ишек төюенә колак салмады. Оста Әхмәт тәмам хәлдән тайды, ахыр җир идәнгә утырды. Аның янына шундук озын, шома койрыклы, борыны очлаеп килгән, күрер күзгә үк шыксыз, җирәнгеч күсе йөгереп килде. Оста Әхмәт коты алынып сикереп торды да җан көче белән күсегә тибеп җибәрде. Күсе таш диварга очып барып бәрелде, кан чәчрәде, ул да түгел, почмактагы тишекләрдән берсе артыннан берсе йөгерешеп күселәр чыкты, алар чинаша-чинаша кан эчендә яткан ишләрен өзгәләргә тотындылар һәм күз ачып йомганчы юк та иттеләр. Моны күреп, оста Әхмәтнең коты катты, аркасы чымыр-чымыр килде, бөтен тәне калтырана башлады. Ул ике сикерүдә сәндерәдәге бишмәтен эләктереп алды да иң өскә менеп ятты. Мәгәр иң биектә дә тынычлану килмәде, киресенчә, теше тешкә тими шыкылдарга тотынды. Кинәт ул сәндерәдән сикереп төште дә йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде һәм, тамагы чатнап киткәндәй, тынып калды. Ахырда янә җан ачуы белән ишекне төя башлады.

Ишекне ачканда, Әхмәт оста хәле бетеп җирдә ята, канаган куллары янында ач күселәр кайнаша иде. Аңын җуяр дәрәҗәгә җиткән оста һаман бер сүзне кабатлый иде:

– Ачыгыз, ачыгыз, ачыгыз…

13

Әмир Хаҗи һәрчак үзен атасы Сәлим ханнан да, энесе Илһамнан да өстен күреп яшәде. Башта ул Болгар тәхетенә утыру турында хыялланды, атасы ике туган арасындагы бәхәсне икесен ике калага әмир итеп хәл иткәч, үз кул астындагы калаларны ныгытырга кереште. Әнә шулай яманлыгы белән халык теленнән төшмәгән Шайтан каласы барлыкка килде, әнә шулай Казан кирмәнен салып яталар. Аңарда иң яхшы урманнар, уңдырышлы басулар, су юллары, моның өстенә Төн илләренә үткән һәр сәүдәгәр аның казнасына җыем калдыра иде. Бермәлне әмир Хаҗи Болгарның башкаласын Кашанга күчерергә маташып йөргән иде – барып чыкмады. Аксакаллар каршы төштеләр, хан куштаннары хәзер бөтен өметен яңа калага юнәлтте. Каланың исеме Казан булыр, кирмәне күчкәч, исеме дә күчәр. Моңа берәү дә каршы килмәс. Хәер, яңа каланы халык күптән инде Казан дип йөри. Кала чынлап та мәһабәт булыр. Моның өчен ул оста Дәүранның кулын чиште— теләсә нишләсен, ирек аңа, булачак каланы ничек күрә, шулай күтәрсен. Мәгәр бернәрсәне онытмаска тиеш: Казан каласы бер дә Бөек каладан ким булмасын, биналары, сарайлары, мәчетләре күз явын алырлык булсын.

Ә инде оста Әхмәт мәсьәләсенә килгәндә, ул аны болай гына, бераз куркытыр һәм сынар өчен генә зинданга япты. Һәм хак булып чыкты. Шул хәлдән соң оста аның тирәсендә тәгәрәп йөри, углын каравыллый, товар ише Якимгә шикләнеп карый башлады. Оста Әхмәт аңа кирәк иде, ул аны беркайчан да күздән яздырмады. Әйе, яздырырлыкмы! Кем Болгарның коралын камилләштерә? Кем яван Фатийны яллап әллә ниткән утчагыр ясатып ята? Бу хәлгә Бәкер дә керешкән икән. Кем әмир казнасына иң күп җыемны бирә? Оста Әхмәт. Хак анысы, заманында әмир Хаҗи да аңа зур изгелек кылды, утар салырга урын бирде, әҗәткә акча биреп торды һәм үкенмәде, үкенми. Хәзер әнә икеләтә кайтарып ята. Аннары оста Әхмәт тимерчеләрен коллыктан азат итеп, аларга акчалата түли башлап бермә-бер отты дисәң, бер дә ялган булмастыр. Әмир Хаҗиның баеп китүе, кул сузып атасына бармавы оста Әхмәттән башланды дисә дә, хата булмастыр. Эзләнде оста, читтән осталар китерттерде, аларга кешедән артык түләп, әллә ниткән кораллар ясата, яңа әйбер дип, икеләтә бәягә сата, ә халык яңа коралны бик теләп ала иде. Әхмәтнең беренче булып чуен кайната башлавына бер дә гаҗәпләнәсе түгел иде. Мәгәр артык мөстәкыйльлеккә омтылуы, җитмәсә, утарында азатлар тотуы, аның янына Яким сәүдәгәр белән тыгыз элемтәдә булуы бераз эчне дә пошыра иде. Куркытып алуы бары тик шуннан иде. Хак анысы, Кашанга Бөек кала һөнәрчеләре күчә башлагач, атасы Сәлим хан да аны кисәткәндәй иткән иде. Имеш, нигә ул оста качкын колларны үзенә җыя да сатып алып ирек бирә? Һәм бу хакта олуг хан угланы әмирне бөтен мәҗлес алдында кисәтте. Яшерми әмир Хаҗи, Бөек каладагы тимерчеләрне, чүлмәкчеләрне Кашанга күчәргә котыртып йөрде, әмма берсенең дә кулыннан тотып ирексезләп алып китмәде. Үзләре килделәр, үзләре Бөек кала ияләреннән качтылар. Әмир Хаҗи аларны үз каласына урнаштырды. Җитмәсә, Бөек кала кәрван сараена тиңләрлек кәрвансарай салдырды һәм ялгышмады, сәүдәгәрләрнең күбесе Бөек калада туктамас булдылар, туры Кашанга юнәлделәр. Ефәк юлын саклаучы Тубыкбайга ышанычлы кешесен җибәреп, Табгач сәүдәгәрләрен әүвәл башта Кашанга җибәрүен үтенде, өстәмә хак түләргә исәбе барын белдерде. Тубыкбай белән тату яшәү тимерче Әхмәт өчен дә файдалы иде. Бәкер углы шул тарафлардан эремә таш алып кайта, ә ул җирләрнең бер өлеше Тубыкбай баһадир кул астында. Уралып-ишелеп торган тауларда эремә ташның исәбе-хисабы юк икән. Тубыкбайга ни, ул эремә ташның кадерен беләме, аяк астындагы таш та таш, эремә таш та таш аңа. Оста Әхмәт углы Бәкер эремә таштан чуен кайнатырга өйрәнде. Бу хакта берәү дә белми иде, хәзер әнә барысының да күзе кыза башлаган. Барысына да чуен кирәк. Чуен? Ни ул? Тимер дә түгел, шул ук вакытта чуеннан утчагыр өчен дары кайнатып була. Бала башы кадәр ядрә күреп, әмир Хаҗи шаккаткан иде. Әнә шул чуеннан төрле зурлыктагы чукмарбашлар коя башлагач, Яким Күчтем сәүдәгәре чуен кайнатучыны эзли башлый да инде. Чуен кайнатучы Якимнән бигрәк кенәзгә кирәк, әлбәттә. Һәр кенәз дружинасын иң камил корал белән коралландыру турында хыялланадыр. Бәкерне урлаулары бар. Шуның өчен тимерче Әхмәт углы Бәкерне күз карасы кебек сакларга кирәк. Бәкер кайнаткан чуен – Болгарның куәте, байлыгы, тынычлыгы. Ниһаять, кулында кылычы булган кешегә хәнҗәр тотып бармыйлар.