Бик күп уйлана торгач, әмир Хаҗи янә бер тапкыр Шайтан каласына барып кайтырга булды. Бу юлы ул үзе белән бер азатын да алмады. Нишләптер серле кирмәнгә берьялгызы гына барып кайтасы килә иде.
Кашаннан чыгуга, әмир Хаҗи атын, җилне куып җитәргә теләгәндәй, куалап алып китте. Саф һава, тыгыз җил аның кәефен күтәрә төште. Кайчан шулай җан-фәрман атын чаптырып Кашаннан чыгып киткән иде әле ул? Әйе, Гали угланның яңа кала нигезенә корбан ителүен ишеткәч. Әй куалап та карады шунда атын, әйтерсең угланның җанын алган газраилне куып бара иде. Ул көнне яңа кала нигезенә эңгер иңгәч кенә килеп җитте һәм, Чияле тау түбәсендә чынлап та угланның каберен күреп, көндезге кояштан суынып җитмәгән туфрак өстенә капланып, йөрәк каны белән җылаган иде. Шунда ант эчте. Гали углан истәлегенә булачак каланы тиңе булмаган итеп салдырырга. Аның угланы кала нигезенә корбан ителгән икән, каласы да аныкы булыр – әмир Хаҗиныкы. Соңыннан угланы кабер өстендә биргән үч-антын онытырга маташып йөрде, әмма бер дәвам белән генә йолкып алмастай хатирәләр дә була икән, шул төбәккә барып чыктымы, төзүчеләрнең шул тарафта эшләүләрен күрдеме, янә йөрәгенә кан сауды. Шуның өчен әмир Хаҗи анда бик сирәк барды, килсә дә озак уралмады, тизрәк китү җаен карады. Гали оланның үлемендә минем гаебем юк, дип барса да, әмир Хаҗи бу хәл өчен атасын кичермәде, атасын яклаучы бусагабаш Камайны күралмас булды, шундый хәлгә җитте ки, исәнләшмәс итте.
Әмир Хаҗи Чулман елгасы ярына килеп туктагач кына тезгенен бушатты, атыннан төште, җәяүләп яр буйлап китте. Алда Шайтан кирмәне, кирмәнгә ашыкмады әмир. Шулай уйларга рәхәт иде. Ат үрелеп-үрелеп кенә үлән каба, башын селкеп, башын чайкап, йөгән тимерләрен зеңләтә, пошкырып ала. Кояш авышка таба тәгәри, көн аяз көе сүнә, бераз җиләс. Зәңгәр күккә карап ял итеп ятасы иде дә бит, кичкә, һич югы, ахшам тирәсенә, Кашанга кайтасы бар. Иртәгә Бөек калага китәсе булыр. Атасы дәшкән.
Киң иде дөнья биек ярдан караганда. Бабалары җир-суларны сайлый белгән, рәхмәт аларга. Уңга баксаң – Чулман елгасы, сулга баксаң – урман-кырлар. Урыс кенәзләренең нәкъ менә шушы җирләргә күзләре кыза, яу өстенә яу киләләр. Киләчәк буыннар өчен саклап кала алырлармы туган җирләрне? Шул хәлләр борчый иде әмир Хаҗины.
Күтәрелеп уң тарафка карады. Елга ярының иң биек җирендә диярлек Шайтан каласы – кирмән. Шайтан манарасы исә барысыннан да өскә калкып тора. Ташчылар баш күтәргәннән соң, манарага берәүнең дә кереп караганы булмады, кергәннәрен елга буеннан табып алдылар… Кем бар анда? Әллә чынлап та шайтан үземе? Башкалар өчен генә түгел, хәтта иясе әмир Хаҗи өчен дә серле манара иде ул. Дөрес, оста Дәүран аңа сызымнарын калдырды, әмма әмир Хаҗиның чынлап торып манараны тикшергәне юк әле. Илче Садак шунда кереп китә, кире әйләнеп чыкмый: әмир үзе яшь азатны кертеп җибәрде – үле гәүдәсен елга буеннан табып алдылар… Әллә соң бирегә кала салдырып, кирмән торгызып ялгыштымы әмир Хаҗи? Ялгышмады кебек. Бәкер оста монда чуен кайната.
Әмир Хаҗи күп еллар элек булган бер хәлне исенә төшерде. Күңел күгендә һәрчак сакланып килгән хәлне ул берәүгә дә сөйләмәгән иде, хәтта искә төшергән чакларда да тизрәк башка нәрсә уйларга тырыша иде.