Ул вакытта яшь иде әле әмир Хаҗи, Кашанга әмир булып килгән генә иде. Җирләрен, биләмәләрен үз күзе белән күрергә теләп, ул менә бүгенге кебек берьялгызы каладан чыгып китте һәм, йөри торгач, менә шул төбәккә килеп юлыкты. Ярның иң биек җирендә утырган хәрабә манараны күреп, таң калып карап торган иде. Гыйбрәтле гайрәткә ия кеше күтәргәндер моны. Әле булса, хәтта хәрабә рәвешендә дә, күңелгә шом салып тора. Шулчак, җир астыннан калыккан сыман, аның алдында кам пәйда булды. Әле булса хәтерендә, аның кулында таяк иде, кисәк ул таягын җиргә кадады һәм күз ачып йомганчы таяк ботаклар чыгарды, яфрак ярды. Нинди хикмәткә ия таяк булды икән кам кулында? Кам таякны янә җирдән суырып алды, һәм янә таяк шәп-шәрә калды. Әмир Хаҗиның ишеткәләгәне бар иде, имеш, сергә ия таякны камнар буыннан-буынга биреп киләләр, таяк чынлап та сихри көчкә ия икән шул. Шәех Игәнәй ничәмә-ничә камның әнә шул сихри көчкә ия таякларын утка ташлаганы бар. Ә камнар һаман шул таякларына таянып йөри бирә, гәрчә үзләренә ышанучы елдан-ел азая барса да. Болгарда камнарның беткәннәре юк иде. Янә бер нәрсә хәтерендә ачык калган әмир Хаҗиның: камны күрүгә, аты өркеп пошкырынырга тотынган иде. Шунда кам атка мөрәҗәгать итеп нидер әйтте һәм, хәйран, ат берни булмагандай утлый башлады. Ниһаять, кам аңа дәште:
– Атың беркая да китмәс, миңа ияр, әмир, – диде. Нәкъ шулай диде. Һәм, артына да әйләнеп карамыйча, Шайтан манарасына таба кузгалды.
Янә гаҗәбе шул булды: әмир Хаҗи аңа карусыз буйсынды, аңа иярде. Ихтыяр көче юклыктан түгел, кызыксынып, ни булыр, ни белән бетәр икән бу танышу дип. Манара хәрабәгә әверелгән, кызганыч бер хәлдә иде, мәгәр якынайган саен, манара әмир күз алдында үзгәрә барган кебек булды. Аның зур-зур ташлардан өйгән диварлары, ярым түгәрәк ишеге күңелне үзенә җәлеп итә, кайчандыр монда яшәгән, дөнья көткән кешеләрне күз алдына китерә иде. Кам манара янына җитте дә таягы белән дивар кырына төртте, шундук җирдән чишмә тибеп чыкты һәм, күз алдында юл ярып, чылтырап ага башлады.
– Эч чишмә суын! – диде кам.
Әмир карусыз тезләнде, кушучына көмеш кебек саф, боз кебек салкын су алды, иреннәренә якын китерде. Су аңа татлы да, бераз тозлырак та сыман тоелды.
Әмир Хаҗи әкрен генә күтәрелде, зәңгәр күккә карады, биектә-биектә тилгән тибрәлә иде. Юк, төшендә түгел бу хәл, өнендә. Кам да чын. Тик атын гына әйтмәде. Алай дисәң, чишмә кайдан? Чынлап та сихри көчкә ияме бу кам, әллә күз буамы? Юк-бар ырымга, юрауга күбрәк хатын-кызлар ышанучан.
– Әмир Хаҗи, Болгар камның гомере күп калмады, мин сине күптән көтәм инде, хәрабә булса да, керик манара эченә. Сиңа күрсәтер төньюлларым, әйтер сүзләрем бар. – Әмир карусыз аңа иярде. – Борын-борын заманда, ошбу якларда ни төрки, ни чирмеш яшәмәгән чакта, бирегә үзенең батыр алыплары белән Кубрат хан килеп чыга. Ошбу урынга баса да тирә-юньдәге манзарага карап тора. Һәм шунда Чулман елгасының иң биек ярына чатыр корып кунарга карар кыла. Гадәти хәл, иртән торып, Тәңре тудырган көнгә дога укырга дип кояш чыгышына бакса, иге-чиге булмаган җир-сулар, урман-тугайлар күрә. Кубрат кодрәткә ия кеше була, алыпларына үзе басып торган төбәккә манара торгызырга куша. Манараны торгызалар. Бер җәй шунда торалар. Ханның манараны ни сәбәпле ошбу төбәккә салдыруы билгеле – биредән ярты илне күзәтеп була. Манарада Кубрат ханның тамгасы бар. Хан киткән – тамгасы калган. Ә инде угланы илхан Кодрак бу төбәкләргә күчеп килгәч, манара янына кәрвансарай салдырган, үткән-сүткән сәүдәгәрләрдән җыем ала башлаган. Борынгы бабаларыбыз кәрвансарайны «Төн иле капкасы» дип атаганнар. Вакыт үтү белән, бу төбәкләрдә юлбасарлар күренә башлый, талау-рәнҗетүгә түзмичә, алар олуг хан салдырган кәрвансарайны уратып үтәргә мәҗбүр булалар. Манарадан түбәндәрәк бакыр кайнатканнар, тора-бара шулар юлбасарга әверелгәннәр. Ил-халыктан качып, тау куышларында яши башлаганнар. Бирегә туктаган сәүдәгәрләрне йә үтергәннәр, йә елгага ташлаганнар. Берәү дә белмәгән тау куышында яшәгән бакыр кайнатучыларның кайдалыгын. Кешеләрне шайтан үтерә, манарада шайтан яши дип белгәннәр. Әнә шулай күзәтү манарасы Шайтан манарасына әверелгән. Тора-бара халык биредән бөтенләй йөрмәс булган, бакыр кайнатучыларның да күбесе үлеп беткән, ә берише, читкәрәк китеп, Кашан инеше буена авыл булып утырган. Син әмир булып килгән Кашан каласының халкы – борынгы бакыр кайнатучылар адәмнәредер. Хәзер кәрвансарайга сәүдәгәрләр туктамый, кеше аяк басмагач, чишмә дә җир астына кереп кача. Чишмәнең дә җаны бар, әмир. Сандугач ишен эзләп сайрар, чишмә адәм көтеп челтерәр, ди. Мин сиңа Кубрат хан авыз иткән, кул-битен юып, Тәңре тудырган аяз көнгә дога кылган шифалы чишмә суы чыгарып бирдем, әмир. Сакла син аны, олуг хан Кубрат бабабыз истәлеге итеп сакла. Манарага менсәң, Кашаның күренер, аяз көндә Бөек кала төсмерләнер.