– Атың Болгар дидең, кам. Нигә мин сине белмим?
– Камның аты буламы, әмир? Мин – Тәңребезнең җирдәге вәкиледер. Сиңа тап булуымның сәбәбе шулдыр: сине Чәчкә-ана дәвалады, ә ул… Әүвәл манарага мен дә тирә-юньгә бак, әмир…
Әмир Хаҗи тар таш баскычлардан манарага менде һәм тирә-юньгә күз ташлавы булды, гүя күккә ашты – очып китәр сыман иде. Еракта-еракта, зәңгәр офык читендә, Кашан каласы төсмерләнә, иллә күпме генә күрергә тырышса да, Бөек каланы күрә алмады әмир. Ә менә Чулман елгасы офык читенә зәңгәр җеп булып кереп югала. Елга өстендә ике-өч сәүдә корабы күренә. Әмиргә тиле бер уй килә: кәрвансарайны торгызырга, манараны әйләндереп кирмән итәргә, тау куышын табып, бакыр базларын ачып, бакыр кайната башларга. Осталар табылыр, Кашан үз кулында, бакыр кайнатучыларның оныклары аның кул астында, һөнәр дә холык кебек буыннан-буынга күчә…
Әмир Хаҗи ашыга-ашыга түбән төште, аскы якта аны кам көтеп тора иде, әмир төшеп җитүгә, ул аңа кул изәде, артыннан барырга кушты.
Түргәрәк үтүгә, кам сихерле таягы белән диварга кагылды, шундук кеше сыярлык кына ярык барлыкка килде, кам кысыла төшебрәк шунда керде, әмир аңа иярде. Эчтә караңгы иде, кам үрелеп кисәү агачы алды, чакматашы белән ут салды һәм, әйдә минем арттан дигәндәй, әмиргә кул изәде.
– Хәтереңдә калдыр, әмир Хаҗи, ошбу төньюлы урман ягындагы тирән упкынлы тарлавыкка барып чыгар, – диде кам, артына да әйләнеп карамыйча баруын дәвам итте.
Әмир Хаҗи аңа чак-чак кына иярә алды. Кисәк ул нәрсәгәдер бәрелде, ниндидер агач тамыры икән.
– Кам, кам!
– Ярканатлар, агач тамырлары, игътибар итмә, – диде кам, ерагая барып.
Әмир кабалана башлады, йөрәге дөп-дөп типте. Ул камны көчкә куып җитте:
– Кем салган бу төньюлын, кам?
– Юлбасарлар. Алар монда яшәгән, көн күргән, кыш чыккан.
Чынлап та, тагын бертын баруга, көн яктысы күренде, һәм алар тарлавыкка килеп чыкты. Аннары сөйләшми генә килгән юлдан кире әйләнеп кайттылар. Төньюлдан чыккач, кам таягы белән диварга төртте, дивар элекке хәленә кайтты. Кам манараның көнчыгыш тарафына күчте, шулай ук диварга таягы белән кагылды, янә могҗиза күрде әмир – янә дивар кеше сыярлык кына ачылды да, кам, әмир Хаҗины ияртеп, түбән таба төшә башлады. Караңгы, кисәү агачы сүнәр-сүнмәс леперди, кам үрелеп кенә икенче кисәү агачы алды, аңа ут салды, кызурак атлап китте. Аяк астында су чыпылдый, түбәдән тамчылар тама, таш баскычлар тайгак, менә-менә таеп, мәтәлеп китәрсең кебек.
– Җитәбезме инде, кам?
Теге дәшмәде, һаман төшә бирде.
Әмир Хаҗиның зиһене сафланып киткәндәй булды. Бу камны күргәне бар лабаса. Еш кына Кашан базарына килер, сүзсез генә халык арасында йөрер, артыннан бала-чага ияргән булыр, кам аларга бөтенләй игътибар итмәс, ил-дөньядан ваз кичкән берәүдәй, кемнедер эзләр, иллә берәү янына да туктамас, сүз катмас. Нигә ул үзен Болгар дип атады? Аты чынлап та Болгармы?.. Аты чынлап та Болгар булса, бу кеше кайчандыр Чәчкә-ананың ире булган булырга тиеш, ире булмаганда – якын кешесе… Алай булгач, нигә икесе илнең ике тарафында яшиләр? Чәчкә-ана – Ык елгасы буйларында, монысы – Чулман буенда, ата-бабалардан калган манара хәрабәсендә. Болгарга ислам һәм христиан дине таралгач, барча халык мәчет-чиркәүләргә йөри башлагач, бил каешына төрле шалтыравык савыт-саба, башына бүре башы сөяге, түшенә кыңгыраулар таккан камга кәмит итеп кенә карыйлар, ул хәзер халыкны бөтенләй кызыксындырмый, кайчандыр бабалары инанган Тәңре бары тик телдә генә кала. Тәңре динен әле булса халык күңеленә салырга өмет итеп атын Болгар дип йөргән камга хәтта сәдака бирүчеләр дә юктыр. Хәер, ул үзе дә берәүдән дә сәдака алмый, бернәрсәгә игътибар итми, ыгы-зыгы килгән халык арасында сабыр гына йөри дә йөри. Кайчак ул кисәктән бер ярлы янына туктый, ярлының башында чалмасы, өстендә җиләне юк, киндер күлмәгенең җиң очлары теткәләнгән, әмма ул мөселман, ул үзен, ярлы булса да, камнан өстен күрә, аңа югарыдан торып мескен итеп карый, гәрчә алдына мескен бүреген куеп, хәер сорашып утырса да. Кам исә аны кызгана, керләнеп беткән мескен бүрегенә бер көмеш акча ташлый. Үзен камнан өстен санаган мөселман аңа баш ия-ия рәхмәт укый, аннары, ике кулын күтәреп, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата дога кыла.
– Синең рәхмәтеңнән өй салып булса икән ул, – ди аңа кам. – Ач кешегә ипи бирсә икән Аллаң, – ди һәм ярлы мөселманның мескен бүрегенә зур бер телем ипи куеп китеп бара.
Ярлы мөселман авыз эченнән генә белгәнен укып рәхмәт әйтә, догасын укый.
Әле булса сөйли базар картлары, имеш, борын-борын заманда, болгар халкы Таман ярымутравында дөнья көткәндә, элек төптәңре исемен йөрткән камнар халыкның иң яраткан һәм хөрмәткә лаек кешеләре булган, халык аларны ихтирам иткән, өй ишекләре аларга һәрчак ачык булган. Хәзер әнә камнарга ышанучылар калмады диярлек, булганнары да кеше күзенә күренергә курка, чөнки шәех Игәнәй мөридләре, епископ Габбас дьяклары камнарны эзәрлеклиләр, кеше-кара күрмәгәндә, иблисләр дип, агачка асып куярга да күп сорамыйлар иде. Хәтта шуңа барып җиттеләр ки, илгә корылык, үләт кебек чирләр, яман яу килсә дә, камнарны гаепләделәр, аларны астылар, сөңгегә алдылар. Хан боларның берсендә күрми, күрепме күрмәмешкә салыша. Шул сәбәпле булса кирәктер, камнарның күбесе урманнарда, тау куышларында, шәех Игәнәй мөридләренең куллары җитмәгән җирләрдә яши, соңгы көннәрен кичерә.