Ары таба баскычлар бетте, кам да туктады, куе яфраклар каплаган кеше сыярлык кына тишекне ачты. Аста су шаулый иде.
Кам сүзсез генә кире борылды. Манарага җиткәч, янә әфсен укып диварга кагылды, дивар янә үз хәленә кайтты.
Әмир Хаҗи, ашыга төшебрәк, манарадан чыкты һәм, янында камны күрмәгәч, чак кына кычкырып җибәрмәде.
Әгәр дә мәгәр бу мәлдә әмир Хаҗига, кояш тотылачак, дөнья бетәчәк, ахырзаман килде, дисәләр, бу кадәр гаҗәпләнмәгәнбулыр иде. Ул йөгереп манара эченә керде, кам кагылган диварны этеп-төртеп карады, мәгәр һичнинди ишек тә, эз дә күрмәде. Әмир Хаҗиның мизгел эчендә башына әллә ниткән уйлар килде. Ул монда кәрвансарай сала, ә Шайтан манарасын күзәтү урыны итә. Чулман елгасыннан түбән төшкән һәм югары күтәрелгән сәүдәгәрләр аның уч төбендә кебек булыр, кораблар биредән йөзәр чакрымнан күренәчәк… Яу килгән дошманны әйтеп тә торасы юк…
Шушы хәлдән соң әмир Хаҗи Болгар камны күрмәде. Кемдер аңа әйтте, имеш, Шайтан каласына нигез салырга килгәч, җир астыннан диярлек кам килеп чыга һәм кала нигезенә үзен тереләй күмәргә куша. Ташчылар аннан көләләр, ә инде кам үзе нигез өчен казылган чокырга кереп яткач, ни кылырга белми аптырап калалар. Шунда ташчылар янына кала салырга фатиха бирергә килгән шәех Игәнәй болар янына килә һәм, иблисне күмгән кешенең урыны оҗмахта булыр, дип, камны күмәргә куша. Мөселманнар арасында оҗмахка керергә теләүчеләр бик тиз табыла. Шулай итеп, Болгар кам Шайтан каласы нигезенә күмелә.
Шул хәлдән соң икенче көнне үк әмир Хаҗи, хәрабә манара төбәгенә кала салырга рөхсәт сорап, атасы Сәлим хан янына барды. Атасы аны теләми генә кабул итте. Атасының Владимир кенәзе Андрей Боголюб белән мукшы һәм ирҗә җирләре өчен бәхәскә кергән чагы, кәефе юк, угланының теләген тыңлап бетерер-бетермәс үк:
– Сала бир! – диде.
…Әмир Хаҗи Шайтан каласына кермәде. Ат тезгененнән тотып, яр буйлап йөри-уйлана торгач, кайтып китәргә булды. Шайтан каласына нигәдер аягы тартмады.
Көн үткән саен, кәтиб Хафиз өчен дөнья тарая барды. Казан кирмәненнән кайтканнан соң, атна гомер үтеп тә китте. Ә Сәлим хан аны чакырмады да чакырмады. Иллә бу хәл озакка бармас, тиздән ул Сәлим хан алдына басар. Аның тарафыннан булмаса да, явызлык кылынды: вәзир Исхак хан оныгы Галине яңа кала нигезенә корбан итте. Күп тә үтмәс, ул төбәккә меңләгән ташчыларны куып китерерләр һәм Гали олан күмелгән Чияле тауга сарай торгыза башларлар. Каланы оста Алпар углы Дәүран сызымнарына карап салачаклар икән, кәтиб Хафизга моны Камай әйтте. Сарай корты Камай белми буламы, димәк, дөрес. Әйе, кала күтәрелер, тиздән ул төбәккә төрле илләрдән сәүдәгәрләр агыла башлар, базар урамнары умарта күчедәй гөжләп торыр, ләкин берәү дә биредә булган фаҗигане искәрмәс. Белгәннәре дә дәшмәс, чөнки ханның нәфрәтеннән куркыр. Хәер, Сәлим хан анда булганнарның берсен дә исән калдырмас, шаһитларның барысыннан да арыныр, хәтта кәтибе Хафиздан да, чөнки ул да анда булган хәлләргә шаһит.
Алай да кәтиб Хафиз тыныч иде. Гали оланның исән-имин булуын фәкать ике генә кеше белә: ул һәм сәүдәгәр Биккол. Кәтиб Хафиз, утлы табага бастырсалар да, бу турыда беркемгә дә әйтмәс, Биккол янә дәшмәс. Башкалар күрмәде, кам барысын да җиренә җиткереп эшләде. Кайтырга чыккач та, юлда чакта да, Бөек калага җитәрәк тә һәммәсе дә Гали оланның яңа кала нигезенә корбан ителүен сөйләделәр. Хәтта бу хәлнең алай түгел икәненә инанган кәтиб Хафиз да курка калган иде. Гали оланны кам коткарып кала алмаган булса? Биккол аны Үргәнечкә алып китмәгән булса? Йа Хода, йа Хода, әллә нинди уйлар килә башка. Кәтиб Хафиз чынлап та курка калды. Бу куркуы соңрак та китмәде, чөнки аны Сәлим хан дәшмәде, гүя аның өчен кәтибе юк та иде. Шуннан шиккә калган иде кәтиб Хафиз. Уйлана торгач, үзен янә тынычландырырга кереште. Әйе, ул аны күрмәде, ләкин ул исәндер, аны сәүдәгәр Биккол Үргәнечкә алып киткәндер, хәзер инде алар Саксин каласын узып баралардыр. Әлбәттә, Гали олан һични аңламый калгандыр, соңрак Биккол белән юлга төшкәч, тегесе барысын да аңлаткандыр. Барысын да уен итеп кенә кабул иткән олан үртәлеп җылап алгандыр, аннары тынычлангандыр, чөнки ул чынлап та яңа кала нигезенә корбан ителергә тиеш булганын һәм моны эшләргә кем дә булса түгел, бабасы Сәлим хан үзе боерган икәнен аңлагандыр.