Кәтиб Хафиз Гали оланга иртәгә буласы хәлне аңлатырга теләгән иде, хан оныгы аңа ышанмады, ул барысын да уен итеп кенә кабул итте. Әйе, ышанырлык хәлме соң! Кәтиб Хафиз аңа бу турыда яңадан сүз кузгатмады, һәм олан үзе дә сорамады. Әле булса күз алдында, кәтиб Хафиз угланны кочагына алды, юаткандай итте. Ә бит ул аның белән саубуллашты… Әйе, кәтиб Хафиз тантана итәргә тиеш иде, хаклык җиңде, тик әллә нигә күңеле тыныч түгел, гасабилана, хафалана. Бу серне кемнең дә булса ачуы бар иде. Кем? Биккол. Ул аңа ышана, сәүдәгәр моңа бармас. Аннары ул ерак. Вәзир Исхак? Аның үз хәле хәлдер. Шымчы азатлар? Аларны икенче көнне үк Җаек буена озаткан Сәлим хан. Әйе, Сәлим хан чынын белсә, ни инсафлы кәтибе Хафизны да җәллад балтасы астына куярга оялмас. Гаделлек, хакыйкать турында көн-төн сөйләсә дә, Сәлим хан иң якын кешеләрен җәллад балтасы астына сала һәм мыскал да вөҗдан газабы кичерми иде. Кем-кем, кәтибе Хафиз бу хакта бик яхшы белә.
Хаклык.
Ни ул? Нигә хаклыкны яклаган кешеләрне һәрчак эзәрлеклиләр дә алардан котылу җаен карыйлар?
Янә бер хәл кәтиб Хафизның күз алдында тора. Кайтыр якта Ибраһим каласына килеп кергәч, кала бие Ягъкуб капкасыннан яшь бер кыз чәчрәп чыкты. Хан азатларын күрде дә, канатланып киткәндәй, очына-очына аларга каршы йөгерде. Әмма азатларга җитәрәк шып туктап калды. Хан вәкилләре һәм варислары арасында Гали углан юк иде. Кыз вәзир Исхакка таба ымсынып куйды, ә ул аның ягына күз дә салмый үтеп киткәч, Булат оланга дәшмәк итте, әмма Булат та кызны күрмәмешкә салышып узды. Бу хәлне күреп, йөрәге юл өстенә өзелеп төшәр дәрәҗәгә җиткән Хафиз да кызга күтәрелеп карарга базмады. Барыбер юата алмас иде, аннары ул үзен, нәкъ менә үзен, ошбу кыз бала алдында гаепле итеп тойды. Берара киткәч, Хафиз артына борылып карады. Аның каерылып каравына юл читендә басып калган кыз янә бер талпынып алгандай итте, тик янә тукталып калды һәм, бөтенләй өметен өзеп булса кирәк, ике кулы белән йөзен каплады да сыгылып төште. Капкадан кызның ата-анасы чыкты, сулкылдаудан иңнәре калтыраган кызны, җитәкләп, юата-юата, ишегалдына таба әйдәделәр.
Икенче атнада гына кәтиб Хафиз янына бусагабаш Камайның ярдәмчесе килде. Ул, кыяр-кыймас кына, кәтиб Хафизны хан сараена дәште. Кәтиб Хафиз кара савытын билбавына элгән күн капчыкка салды, очлап куйган каләмнәрен түшенә тыкты.
Сарайга килеп керүгә, Хафиз ханга баш иде, сәлам юллады, әмма күтәрелеп карарга кыймады, үз урынына үтеп утырды, кара савытын өстәлгә куйды, бөкесен ачты, каләмнәрен өстәлгә тезеп салды. Шуннан соң гына хан ягына сирпелеп алды. Ханның чапаны астыннан кызыл итеге күренә. Чапан яңа, көмеш һәм алтын җепләр катыштырып тукылгангамы, җем-җем итә. Ханның башында кеш тиресе белән каелган бүрек, бүрекнең өске ягы затлы асылташлар белән бизәлгән, кулында кам таягы. Кәтиб Хафиз белә, бу таяк бик күп сергә ия. Таяк затлы ташлар белән бизәлгән. Таяк дык итеп идәнгә кадала икән, димәк, ханның кәефе юктыр, ә инде хан кулындагы серле таяк алдына килеп баш орган кешенең аркасына йомшак кына кагыла икән – ханның сиңа киңәше бар, башың күтәр дә дикъкать белән тыңла; таяк ханның тәхетенә сөялә икән – тыныч бул, борчылма, гасабиланма, ханның кәефе күтәренке, йомышың йомышларга ашык.
Менә ничә ел инде Сәлим хан янында Болгар тарихын язып утырган кәтиб Хафиз өчен боларның берсе дә сер түгел, әмма ханның хикмәтле хәлләрен белмәгән кешеләр дә килгәли иде тәхет каршына, ялгышып куючылар да бар – анда инде Сәлим ханнан шәфкать көтмә. Суктырмаса да, кимен куймый – куып чыгарырга да кушуы бар.
Кисәктән кәтиб Хафиз хан алдында үзен гаепле хис итә башлады. Яшен тизлеге белән зиһенен яман бер уй ярып узды: сәүдәгәр Биккол Гали оланны Сәлим хан кулына кайтарып биргән булса?..
– Хафиз, – диде хан, кәтибенең уйларын сизгән кебек. – Син анда барысын да күрдеңме? Нәрсә авызың ачып каттың?! Әйт, күрдеңме, дим, оланны корбан иткәнне? Нәрсә син гаепле кеше сыман дәшмәс булдың? Әллә чынлап та гаебең бармы?
Хафиз, үзе дә сизмәстән, гаебем бар дип чак кына ияк какмый калды, тел очына килгән сүзен көчкә йотты.
– Мин анда бернәрсә дә күрмәдем, хан.
– Күрмәдең? Күзең бәйләгәннәр идеме? Менә нәрсә, кәтиб, син миңа яңа кала салынасы төбәктә булган хәлләрне түкми-чәчми язып бир. Бар, катып торма каршымда! Иртәгә язмаң миндә булсын!..