Выбрать главу

Кәтиб Хафиз, тез буыннары бушавын тоеп, борылды да ишеккә юнәлде, ул аркасы белән тойды: хан аңа карап тора. Ни хакында уйлый микән хан? Муены нечкә, җәлладка чабуы кыен булмас дип калдымы?

Шулай дип уйлауга, кәтиб Хафизның аркасына суык йөгерде, хәтта ул җәллад чабып ташлаган башын күргән кебек булды. Кайтып керде дә бүлмәсенә, ятагына ауды, бөтен тәне калтырый, йөрәге ярсып тибә иде. Шактый озак бөкшәеп яткач кына, торып, өстәле янына килеп утыра алды. Кара савытын чыгарды, каләмнәрен тезеп салды. Алдында ап-ак кәгазь, зиһен таркау…

Язылмады.

Сәлим хан кәтиб Хафиздан көнләмәде, гәрчә ханбикә Зөбәрҗәт еш кына аның янында булып, кызы Назлыгөлгә сабак бирсә дә. Сәлим хан кәтибе янына берничә тапкыр ханбикә кереп киткәч, махсус ясалган ярыктан аларның нишләүләрен күзәтеп торды. Әмма кәтиб бер генә шикле хәрәкәт тә ясамады, хатын-кызны котыртырлык, аздырырлык бер кәлимә сүз әйтмәде. Хак анысы, янына ханбикә килеп керүгә, кәтиб Хафизның йөзе ачылып китәр, юка иреннәре елмаюга җәелер иде, мәгәр шуннан артмас. Кәтиб Хафиз ханбикәгә тарихтан өзекләр укыр, төрки шагыйрьләренең яңа китапларын укып һәм үзен кемдер күзәткәнне һәрчак аркасы белән тоеп торыр иде. Нәкъ менә шулай тоемлый алуы кәтиб Хафизны Сәлим хан күз алдында изге җан итте бугай. Һәм ул чынлап та изге иде ханбикәгә карата да, кызы Назлыгөлгә карата да, гәрчә икесен дә күргән саен күрәсе килсә дә. Назлыгөлне ул кыска гына вакыт эчендә укырга-язарга өйрәтте. Сәлим хан кәтибеннән ихлас канәгать иде. Моны күңеле белән тоя торды кәтиб Хафиз. Чөнки ул ханга бернинди дә хилафлык кылмады. Иллә ялгыш тоемлавы да бар иде. Менә хәзер өстәле янына килеп утыргач кына сизде ул аны, хан аннан шикләнә. Кызы Назлыгөлдәнме?..

Башта кәтиб Хафиз хан кызы Назлыгөлне иркә, нәзберек һәм һавалы зат буларак кабул иткән иде. Тора-бара бу уеның расланмавын күрде. Назлыгөл бар нәрсә белән дә кызыксынды, иң мөһиме, җитди китаплар укыды, кайберләрен аңлады, ә аңламаганнары хакында сорап йөдәтте, аңлатуын үтенде, белергә теләде. Тормыш тәмен яңа гына сизә башлаган кыз бала дөньяви хәлләрнең асылына төшенергә тырыша иде. Хафизны иң әүвәл хан кызындагы әнә шул сыйфат куандырды.

Назлыгөлгә унҗиде яшь тулгач, Хафиз беренче тапкыр аның авызыннан оста Дәүран исемен ишетте. Ишетте дә укучысы өчен курка калды. Мәхәббәт кешенең иң-иң яшерен сере булырга тиеш. Башкача була алмый, башкача булганда, ул мәхәббәт була алмыйдыр. Шулай, бары тик шулай дип аңлый иде кәтиб Хафиз, гәрчә үзе бер тапкыр да гашыйк булып караганы булмаса да. Хан кызы хан колы Дәүранга гашыйк. Мөмкин хәлме?! Сәлим хан өчен һич тә мөмкин хәл булмаса да, кәтиб Хафиз өчен мөмкин хәл иде бу. Чөнки ихлас мәхәббәт дәрәҗәләр белән исәпләшми, аның үз кыйбласы, үз карашы бар. Әйе, хан кызы Назлыгөл оста Дәүранга гашыйк. Тарих китабына бу хакта яза ала идеме кәтиб Хафиз? Юк. Чөнки китапны вакыт-вакыт Сәлим хан соратып ала, укый һәм үзенә ошамаган хәлләр хакында язылган юлларны яңадан язарга куша. Шуның өчен кәтиб Хафиз үзенә бер дәфтәр тота, Болгарда булган хәлләрнең иң кызыкларын ул шул дәфтәргә терки бара.

Әле дә ул тарих китабын бер читкә алып куйды, ләкин яза алмады, алдына салган ап-ак кәгазьне дә читкә этәрде һәм өстәлгә яшереп куйган дәфтәрен алды, каләменә үрелде.

«Йа Алла, Мөхәммәдерәсүлулла! Хикмәтле хәлләр хакында язам, кичерә күр бәндәңне. Йа Раббым, барысы да синең кулыңдадыр, берәүләрне хан итү дә, икенчеләрен кол итү дә. Елдан-ел Сәлим хан халыкка ясак салуны арттыра бара, яңадан-яңа кирмән-калалар торгыза, күпләп корал ясата, азатлар санын арттыра. Болар барысы да кара халык җилкәсенә төшә. Моннан ике-өч ел гына элек Ага Базарда бер җиләнне бер алтынга сатып алып була торган иде, хәзер бер җилән өч алтын торадыр. Хан үз халкына ышанмый башлады, сарайны читтән яллаган баһадирлардан саклата, килмешәкләрне куштан итә. Алар ханга ялагайланалар, аңардан илдәге чын хакыйкатьне яшерәләр, җирле халык белән исәпләшмиләр, гореф-гадәтләрен, йолаларын, хәтта җырларын да ят итәләр, юк кына гаепләре өчен дә зинданга ябалар, җәберлиләр. Бу кадәр җәберләүгә халык түзмәс, көннәрдән бер көнне, кимсетелүгә, рәнҗетелүгә түзә алмыйча, кулына корал тотып урамнарга чыгар, хан кирмәненә ташланыр, илдә кан кою китәр».

Кәтиб каләмен бер читкә куйды да уйга калды.

Кем өчен яза әле бу юлларны? Кем мохтаҗ бу юлларга?!

Сәлим хан мохтаҗ түгел, ул боларның барысын да үзе белә, мәгәр берни дә кылмый. Ә бәлкем, белмидер? Шулай да булуы бар ич! Юк, ул язып дөрес эшли. Бу дәфтәрне ул Үргәнечкә Гали оланга җибәрер, киләчәктә Болгар тәхетенә утырырга тиешле кеше тарихта булган хәлләрдән хәбәрдар булырга тиеш. Юкса аның да хаталар кылып ташлавы бар.