Выбрать главу

Кәтиб Хафиз янәдән ап-ак кәгазьне каршына салды. Ни язарга тиеш ул? Ни язса да, соңыннан җуеп булмас. Булган хәлнең асылын язса, хан аның үзен дә, вәзир Исхакны да кичермәс. Хәер, вәзир Исхакны хан болай да кичермәс, бәлкем әле, кәтибе Хафизны да. Кәтиб Хафиз берәүгә дә үлем теләми. Шуңа күрә Сәлим ханга бер кәлимә сүз дә язмас. Язуның әл-казый Ишкул кулына керүе бар, анда инде шәфкать көтмә. Бер гаепсез кешене дә гаепле итә ала, диләр аның хакында. Шулай ук шәех Игәнәй дә аны акламас. Киресенчә, ислам кануннарын бозучылар дип, Әбүҗаһилләр сафына куяр, һич булмас димә. Шәех Игәнәй яши белә. Тәсбих тарткан саен, ханга кулын суза, хан шәехен буш итми, чөнки кем мактар иде Игәнәй мактамаса ханны? Сәлим хан Болгар дәүләтенең уникенче ханы. Унөченчесе кем булыр? Кәтиб Хафиз Гали олан дип хыяллана. Нинди заманга туры килде Хафиз, ике туган билләренә кылыч тагарга өлгермәделәр, тәхет өчен тарткалаша башладылар, һәм моны башлап җибәрүче Сәлим хан үзе. Хәерле булсын, язганны күрми булмастыр, ахрысы.

Сәлим хан еш кына үзенә кадәр Болгар тәхетендә утырган ата-бабаларын хурларга ярата. Ә бит борынгылар «Атын хурлаган – уңар, атасын хурлаган – туңар» дигәннәр. Аллаһы Тәгаләм, моннан соң Болгар тәхетенә игелекле ханнар гына утыртсаң иде. Андый ханнар юк дия күрмә, Ходаем, кояш янында син булсаң, ай янында йолдыз бар. Ул йолдыз Гали угландыр…

Сәлим хан, борынгы бабаларыбыз йоласына ышанып, Гали угланны милади белән 1167, һиҗри белән 562 елда яңа кала нигезенә корбан итте. Аның уенча, бу чара каланың куәтен, гомерен үстерү һәм озайту өчен кылынган, ягъни җир астында ятучы изге җан каланы зур афәтләрдән сакларга тиеш булачак иде. Борынгы бабаларыбыз надан чакта мондый эшләр килешкәндер, ихтимал. Мәгәр хәзер бу хәл халык тарафыннан яклау табамы? Юк. Әйе, кайда ул нигезенә хан нәселеннән изге нарасыйлар корбан ителгән калалар? Нинди зилзиләләр җимерде аларны, кемнәр җир белән тигезләде? Кайда Бөек Кубрат хан салдырган Фанәгүр дә Бөек Болгар дәүләте үзе?! Олы Идел буйларына килеп сыенган илхан Кодрак, ерак Дунай буйларына барып ил тапкан илхан Аспарух, кайда сез?! Күп тә үтмәде, сез, бертуганнар, бер-берегезне танымас булдыгыз, гореф-гадәтләрегез, иманнарыгыз гына түгел, хәтта телләрегез дә алышынды. Ә бит илегездә яңа кала торгызган саен корбан иткәнсездер, ил-дәүләтегезне мәңгеләштерергә тырышкансыздыр. Хәер, ераккарак китсәк, тагын да әрнүлерәк хәлләребез. Кайда батырлыгы телдән телгә җырланып килгән Бөек Атиллабыз?! Кайда төрки дөньясын берләштерергә йөргән һәм шул юлда һәлак булган илтабар Күлтәгин ырулары?! Кайда сез?! Хөрмәткә ия Кубрат бабабыз, кайда синең Азак диңгез ярларына сыенган болын-тугайларың, иксез-чиксез далаларың?! Угланнарыңа җирләрең бүлеп бирдең дә үзең орыш кырында ятып калдың! Идел буена күчеп килгән Кодрак илхан ыруы ислам динен кабул итте, ошбу дин халык күңеленнән синең исемеңне җуйдырды. Бүген исә монда халкыңа ят булган, ком чүлләрендә туып, илеңә намәгълүм пәйгамбәрләр исеме яңгырый. Килер бер көн, Сәлим хан, синең исемеңне дә онытырлар, ел санын да яңа дин нәүбәтеннән башларлар. Хәзер инде барысы да үзгәрде, ашаган ризыкларына кадәр үзгәрде, тоткан иманнары хакында әйтеп тә торасы юктыр. Гасырлар буе төрки телдә сөйләшкән болгар болгарны аңламас булды, үз чыгышыннан ваз кичкәннәре дә аз түгел. Камиллек җитми халыкка. Ни ул камиллек дип сорамагыз. Әйтеп бирә алмам. Әбүгалисина сүзләрен куллансак, камиллек өч баскычтан торадыр: беренчесе – үзеңә тиң дуслар табудадыр; икенчесе – синең тарафтан ошбу якты дөньяда хыялга бай, һич югы, бер фикер иясе тәрбияләп калдырудадыр; өченчесе – иң әүвәл үз-үзең белән, аннары гаиләң, аннары илең белән камил идарә итүгә ирешүдәдер.

Дөньяви хәлләр турында язылган китапларны күп укыды кәтиб Хафиз һәм укыган саен белгән-таныганы аз тоелды. Иллә һәр китап аңа яшәү өчен көч бирде, киләчәккә өмет өстәде, күңелендә изгелеккә омтылу хисе уятты. Дөньяви хәлләрне башкаларга караганда күбрәк белсә дә, хатын-кыз янында гүя үсмер иде кәтиб Хафиз. Ул хәтта аларга туры карарга оялды. Юк, бу курку түгел иде, һич юк, мәгәр гүзәл хатын-кызларны күрүгә, ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән тетрәнү тояр иде. Хан кызы Назлыгөл әлегә дөньяви хәлләрнең асылына төшенеп кенә килә. Гүя ул яз кояшыннан уянган гөлчәчкә, ул гына да түгел, шул чәчкәгә кунган күбәләктер: йөзенә багуга, керфекләре дерелдәп куя, күзләрендә йолдызлар балкый башлый. Күренеп тора, кыз бала бәхетле, ул гүя мәхәббәт чәчкәсеннән бал җыярга төшкән. Бераз әсәрләнгән, гаҗизләнгән…

Хан кызы аның каләменә ябышты. Йа Хода, алиһә үземе әллә? Хода үзе җибәрдеме, хан кызы, әллә күктән төштеңме? Рәхмәт сиңа, Назлыгөл, мөгаллимең кулыннан тотып калдың. Сәлим хан пәйгамбәр түгел, мин аңа хикәятем язмамдыр. Кичерсә кичерер, кичермәсә, башымны җәллад балтасы астына куярга боерыр. Әлегә бар канун да аның кулында. Киләчәктә алай итә алмаслар. Җәмгыять аңы үскән саен, аның кануннары да алышына торыр, гаделлек ягына, хаклыкка таба. Мәгәр бүген кануннарны бер хан чыгара һәм үзе үк тормышка да ашыра. Фаҗигале көннәр кичерә Болгар.