– Хат языйм әле, мөгаллимем?
Нигә дип сорамады, чөнки белә иде, күтәрелеп күзләренә генә карады – мәхәббәт нурлары биешә иде хан кызының кара күзләрендә.
«Димәк, оста Дәүранга гашыйк булуың хак, Назлыгөл, – дип уйлады Хафиз. – Тик берәүгә дә сиздермәсәң иде моны, гүзәлкәй! Сизсәләр, атаң-анаңнан һич шәфкать көтмә, утта яндырмасалар да, суга ташланыр көнгә калдырырлар».
Хафиз аңа ризалыгын сиздереп ияк кага, күзләрен йомып кына кызның сәламен ала. Хан кызы өстендәге ефәк күлмәк тын гына аккан чишмәдәй шуылдый, күзне камаштыра. Назлыгөл тәкәллефсез генә өстәл читенә утыра. Ул мөгаллименнән тартынмый, кыз аны атасыннан да якын күрә. Кыз мөгаллименә таба иелә, көмеш тәңкәләр тезгән толымы кара савытына тиеп зеңләп куя. Кәтиб Хафиз аңлый, хан кызы хат язарга килмәгән, мәхәббәт турында китап укуын тели. Ә бит хан кызы үзе дә бик яхшы укый, иллә нигәдер һәрчак мөгаллименнән укытасы килә. Кәтиб Хафиз хан кызын озак көттерми, үрелеп кенә китап ала һәм кирәк битен ача да сузыбрак укый башлый. Назлыгөлнең күзләрендә моңсулык, кем өчендер кайгыру, борчылу, зарыгу галәмәтләре. Кем өчен икәнен кәтиб Хафиз белә, әмма әйтеп буламы шул хакта. Ул аңа менә ничә тапкыр инде мәхәббәт хикәятен укый. Хикәят укылып беткәч, хан кызы бер ноктага карап уйланып ала. Аннары уфтанып куя да:
– Инде, мөгаллимем, Көнбатыр әкиятен сөйлә, – ди.
Кәтиб Хафиз җайлабрак утыра:
– «Борын-борын заманда Каф таулары артындагы диңгез буенда Көнбатыр яши. Батыр көн-төн көтү көтә икән. Кыш килсә – маллары белән җылы якларга күчә, яз килүгә – яз белән бергә Кара Идел буйларына юнәлә. Ул көн-төн табигать кочагында. Көтүче бәхетле, шат. Көннәрдән бер көнне Көнбатыр җәй алып килгән ике карлыгачны күрә, күрә дә таң кала. Карлыгачлар шундаен иттереп сөешәләр ки, Көнбатыр көнләшеп куя. Шуннан зәңгәр күккә бага, анда ике аккошны күрә. Шул мәлдән Көнбатыр сагышлана башлый һәм сәфәр чыга, ул аккошлар киткән тарафка юнәлә. Көн бара батыр, төн бара, ниһаять, зур елга буена килеп җитә. Бик сусаган була, тез тиңентен суга керә дә кушучына су алып эчмәкче итә. Шулчак колак янында гына ямьле пышылдау ишетә: «Иел!» Көнбатыр иелә һәм елгада үзен күрә. Күрә дә күтәрелеп зәңгәр күккә карый. Шунда аның колагы ачылып, күзләре киңәеп киткәндәй була. Ул аккош сайравын, елга шаулавын ишетә. Мондагы табигатьнең матурлыгына, хозурлыгына Көнбатырның исе китә. Ул иң әүвәл колагына сеңеп калган тавышны эзли, әмма берәүне дә күрми. Шуннан тирәнгәрәк керә, әмма тәүге тавышны ишетми. Көнбатыр судан чыга да яр өстенә менеп ята. Көн көтә ул тәүге ишеткән ямьле тавышны, төн көтә. Икенче тәүлек киткәндә, Көнбатыр янына бер карт килеп чыга. Карт аңа бер сүз дә әйтми, миңа ияр дип ишарә генә ясый. Алда түгәрәк күл күренә, күл күренүгә, карт кинәт юкка чыга, ә күл буенда бер кыз кер чайкый икән. Көнбатыр кыяр-кыймас кына кыз янына килә, сәлам юллый, шуннан соң атын сорый.
– Атым Айгөл, – ди кыз.
– Матур исем, – ди Көнбатыр. – Мин сине бик ерактан эзләп килдем. Ниһаять, таптым. Мин сиңа өйләнергә телим.
– Минем атам бар, минем анам бар, – ди кыз. – Әүвәл аларның ризалыгын ал. Үз атың ничек соң, сәфәрче?
– Атым Көнбатырдыр, – ди егет.
Көнбатыр кызның керләрен күтәреп алып кайта. Аталары Көнбатырны күрәләр дә сөенеп туя алмыйлар. Чөнки ата-ананың угланнары юк икән, бердәнбер кызлары да сазаеп килә икән. Көнбатыр аларга ни өчен монда килүен аңлата. Ата белән ана шундук ризалашалар. Мәгәр шарт куялар: бездә калырсың.
Әнә шулай Көнбатыр Олуг Идел буенда кала.
Күп тә үтми, Айгөл аңа ир бала таба. Аңа Сөябел дип исем кушалар. Бала туган елны әби белән бабай бер көндә диярлек дөнья куялар. Аларны җирләргә дә өлгермиләр, Айгөл авырып китә. Ул да үлә.
Көнбатыр сөйгәне Айгөлне җирләп кайта да Олуг Иделнең ярына барып утыра. Шунда ул кер чайкаучы икенче бер кызны күрә, күрә дә аңа өйләнергә теләге барлыгын, әмма хатыны үлгәннән соң углы калуын әйтә. Кыз риза була. Көнбатыр аны өенә алып кайта.
Анадан ятим калган угыл ел үсәсен көн үсә, буй җиткерә һәм, күп тә үтми, атасының малларын көтә башлый. Атасы ауга йөри, углы көтү көтә, яшь хатын өй карый. Бер тапкыр яшь ана үги углын күрә дә таң кала: үсеп-исәеп киткән, эһ тә итми бозауны күтәреп ала, үгезне мөгезеннән тотып ега. Гашыйк була үги ана углына. Көннәрдән бер көнне атасы ауга киткәч, үги ана углы янына килеп ята һәм хыянәт итәргә өнди. Сөябел сикереп тора да атка атланып далага чыгып чаба. Үги ана моңа бик тә рәнҗи һәм үч алырга була. Ире кайткач, ул аңа «Сөябел мине алдарга теләде», – ди. Яшь хатынның авызыннан бу сүзне ишетүгә, атада Сөябел углына карата коточкыч нәфрәт туа. Әүвәл ул углына ялкыны агач очына җитәрдәй учак ягарга куша, учак дөрләп яна башлагач, аңа шуның аша сикерергә боера. Мәкерле хатын Сөябелнең янып үләсенә куанып бетә алмый, чөнки мәхәббәт һәрчак нәфрәт белән бергә атлар, диләр.