Выбрать главу

– Корбан эте, баһадир. Олуг хан миһербанлыгына сарай этен корбан кылдык. Йөрәген алып, уч төбенә куеп юрадык. Күрдек: Болгарга яңа олуг хан килер. Шуны күрсәтте юрау.

– Кем булыр ул, төптәңре?

Төптәңре кулларын күтәрде:

– Барысы да Тәңре иркендә, баһадир. Тәңре кемне тели, шулбулыр Болгарда олуг хан. Инде бар, баһадир, ак юл сиңа. Яшь олуг хан сиңа Чәчкәне кайтарыр, сеңлесен чит-ят империягә җибәрмәс…

Илбарыс ишегалдына чыкты, күләгә кебек, аның артыннан кара гарәп иярде. Капкадан чыгуга, баһадир күккә карады: күк йөзен йолдызлар чуарлаган, ялгыз калган ай, моңсуланып, кала өстенә салкын нурларын сибә. «Чәчкә, Чәчкә, ай да ялгыз, мин дә ялгыз…»

Баһадирны аяклары Кызсарайга алып киттеләр. Баһадир үзе җырлады, үзе Кызсарайга ашыкты. Түр капка сакчысы аңардан рөхсәт тәңкәсен сорады. Баһадир аңа: «Чәчкә!»– диде. Сакчы әллә ишетте, әллә юк, әмма баһадирны кертмәде. Баһадирның тел очындагы «Чәчкә» сүзе исә, асма күпер астына төшеп, чулт итеп суга чумды.

– Менә ул тәңкә, каравыл алып, менә…

– Ай-һай, баһадир, килешмәгәнне кыланасың. Әллә мәҗлестә артыграк сыйландыңмы? Юкмы? Әллә соң грек эчемлеге белән кымызны кушып эчтеңме?.. Ә-ә, шулайдыр, шул ике нәрсәне кушсаң, дөньяның асты өскә килә… Кушмадыңмы?.. Һы! Кем кирәк соң сиңа, баһадир?.. Хан кызы?! Әнә кая үрелә берәүләр… Беләмсең, баһадир, хан кызы кайда утыра да, син кайда басып торасың? Әнә, әнә хан кызы кайда утыра – айда. Ә син минем янда – җирдә. Бакчы. Бакчы, баһадир, айга!

Илбарыс баһадир сакчы сүзләрендә кисәк хаклык күрде һәм борылды да өенә таба атлады.

– Адай, – диде баһадир, иртән торгач, – миңа Илбәк мәргәнне китер. Мин аны яуга алам. Олуг хан боерыгы, диген.

– Баш өсте, баһадир.

– Әйт әле, Адай, нигә син кичә Кызкуыш туенда катнашмадың?

– Баһадир, Фанәгүрдә мин яраткан кыз тумаган әле. Бәлкем, яуда табармын дим. Синең әниеңне дә әнә чит җирләрдән алып кайтканнар, ди бит.

– Минем анамны яу чапкач алып кайтмаганнар, уң кул Адай. Антлар кенәзе Кубрат ханга бүләк итеп биргән. Шуннан кайткач, атам Саклаб кавхан аны Кызкуыш туенда куып тоткан. Мин туып биш яз узгач, атам яуда ятып кала, Кубрат хан анамны кавханына бирә, мине үзенә тәрбиягә ала…

7

Болгарлар киң болынга килеп керделәр. Албагаучы алыплар елга буендагы таллар арасыннан поши куркытып чыгардылар. Алыплар, өзәңгеләренә басып:

– Һайт, поши! – дип кычкырдылар.

Көнозын аттан төшмичә, ияр өстендә килгән Илбарыс баһадир йокымсырап бара иде, алыплары кычкыруга, күзен ачты һәм елга яры буйлап элдерүче пошины күреп алды. Йокы качты, баһадир тезгенен җыйды, үкчәсе белән атның кабыргасына тибеп алды. Күк кашка колакларын торгызды, хуҗасының ни теләвен аңларга тырышкандай кешнәп куйды һәм шундук елга буйлап китеп баручы пошины күрде. Күк кашка, томырылып, шул тарафка чапты. Илбарыс баһадир чабып барган җайдак алыпларына кычкырды:

– Урра-гыз!

Уң кулы Адай үз алыплары белән сулга ташланды, сул кулы Иштуган үз алыплары белән пошиның юлын бүлде. Елга буйлап юыртып китеп барган поши ике яктан да һау-һаулап килгән җайдакларны күреп туктады, як-ягына каранды һәм уң яктагы таллыкка ташланды. Әмма барып җитә алмады— поши каршында, җир астыннан калкып чыккандай, башына тимер очлым кигән баһадир пәйда булды. Поши, кая барырга белмичә, сул яктагы куаклыкларга сикерде. Мәгәр киекнең ни кыласын сизеп алган баһадир җәясен тартып өлгергән иде инде. Сызгырып ук очты. Поши артка чүгеп куйды һәм мәтәлеп китте. Ук-кылыч белән эш иткәндә хуҗасының аяк хәрәкәтеннән кая барырга кирәген чамаларга өйрәтелгән күк кашка, поши мәтәлеп китүгә, юыртуга күчте һәм торырга маташып яткан киеккә җитәрәк туктап калды. Баһадир сикереп атыннан төште, җәясен җилкә аша ташлап, кылычын суырып чыгарды.

Ике яктан да поши юлын бүлеп алган алыплар килеп җиткәндә, баһадир канлы кылычын үләнгә сөртә иде инде. Кылычны кынысына салды һәм киекнең корсак тиресе тартышып-тартышып куйган урыннан күзен ала алмый торды. Уң кулы Адай, атыннан төшеп, баһадир янына килде.

– Баһадир, биредә гаҗәеп аулак урын, елга буе, кич җитеп килә, төнлеккә туктап, казан ассак, – диде.

– Өске Кирмәнгә бер көнлек юл калды. Урын аулак. Әйт йөзбашларга: төнлеккә туктасыннар, ашчылар казан ассын, мул итеп ит пешерсеннәр, – дип боерды баһадир, тирә-юньгә күз ташлап.

Еракта-еракта, күз күреме җиткән офык читеннән алып алар тукталган аланга кадәр, тоташ кара урман сузылган иде. Шул урман эченнән зәңгәр тасмадай мул сулы Итил елгасы агып чыга. Елганың сул ягында – болын, болын бетүгә, калку-калку таулар башлана. Таулар өеме каядыр кояш чыгыш тарафка китеп югала. Шул тауларны узгач, Чулман елгасына килеп чыгасың. Анда, Чулман елгасы буенда, маҗарлар яшәгәннәр. Көннәрдән бер көнне, маҗарларның ирләре яу киткәч, аларның җирләрен Чалбай хан басып алган һәм маҗарлар әйләнеп кайткач, җәйләүләрен аларга бирмәгән. Шуннан соң маҗарлар Азов диңгезе буйларына күчеп киткәннәр, әмма анда да тынгылык тапмагач, Тын елга буйларына күченгәннәр, ахыр Атилла җиренә юл алганнар. Маҗарлар киткәч, Чалбай хан Чулман елга буендагы җәйләүләрне кул астына җыя, Кубрат хан, Итил буйларын буйсындырып йөргәндә, Чалбай хан белән орыша, тегене җиңә, ясак сала. Мәгәр Кубрат хан иленә кайтып җитәргә өлгерми, Чалбай хан Кубрат хан килешеп киткән һәм аңа күпмедер күләмдә буйсынган угорларга яу чаба, тегеләрне җиңә, Кубрат ханга ясак салмагыз, миңа салыгыз, дип, үз тамгасын куеп китә. Шушындый хәлләр кабатлана торгач, Кубрат хан янә Итил буйлап күтәрелә, янә Чалбай хан белән орыша, җиңә, Чалбай ханны ул биләгән җәйләүләргә чапмаска ант эчертә. Ул гына да аз тоела Кубрат ханга, Итил буена кирмән салдыра. Кирмәндә үзе белән орышып, яңа җәйләүләр яулап йөргән баһадиры Мангышны тархан итеп калдыра, Кубрат ханга ант эчеп калса да, Чалбай хан булган хәлләрне бик тиз оныта, тернәкләнеп, сәүдә эшләрен җайга салып җибәргән болгарларның Өске Кирмән дип аталган җәйләүләренә яу белән килә, Кирмәнне ала, Мангыш тарханны әллә әсир итә, әллә үтерә – бер Тәңре үзе белә. Кубрат хан баһадирга Өске Кирмәнне Чалбай хан кулыннан тартып алырга, төрки кардәше булуына карамастан, башын кисеп, капчыкка салып, Фанәгүргә озатырга куша. Җиңел бурыч йөкләмәде Кубрат хан баһадирга. Яу чаба-чаба остарып, орышларда үз алымын булдырган Чалбай ханны җиңәсе бар иде. Чалбай ханны җиңеп, аңардан Кубрат хан өчен аерата кадерле булган Өске Кирмәнне тартып алган хәлдә, ханның да, бәлкем, баһадирга карата бераз күңеле йомшарыр иде. Белә бит, чамалый бит: сарайда тәрбия алган, үзенең угланнары белән бергә тәрбияләнгән Илбарыс баһадир Кубрат ханның бердәнбер кызын ярата. Олуг хан үзе күрмәсә, игътибар итмәсә, ханша күрә, белә. Бу хәлне ханша олуг ханга чишми түзмәс. Әйткәндер дә, уйлашкан-уйлашканнардыр да, үзләре тәрбияләп үстергән баһадирдан котылырга уйлаганнардыр – Чалбай ханга каршы җибәрде… Албагаучы алып җиткерде: Чалбай хан үзенең иң көр дигән алае белән кирмәнгә кереп бикләнгән, ә баһадирда бары тик бер йырмач алай. Дөрес, саны белән аз булсалар да, болгарлар бик яхшы коралланган, чалбайныкылар белән тиңләрлек түгел. Шулай да, шулай да икеләтә көчкә каршы чыгу – җитмәсә, Чалбай хан кирмәндә…